Яңа ел бәйрәмнәрендә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика кан үзәгенә кеше гомерен саклап калуда булышу ниятеннән 232 кеше килгән. Шуларның 175 е - донор буларак катнашкан. Шулай итеп, 4, 5 һәм 10 гыйнвар көннәрендә 74 литр кан тапшырылган.
Республика кан үзәге әлеге чараны һәр яңа елның беренче кәннәрендә - ял бәйрәмнәрендә уздыра. «Әлеге уздырылган чара авыруларны дәвалау һәм аларның гомерен саклап калу өчен зур ярдәм булды», - дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Донор булырга әзер булган һәр кешене Республика кан үзәгендә сәгать 8.00дән алып 14.00кә кадәр түбәндәге адрес буенча көтәләр: Казан шәһәре, Җиңү проспекты, 85-нче йорт.
Фото: www.kublog.ru
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар