16+

Яңа ел каникуллары күңелле үтәчәк

Казанга Яңа ел каникулларына йөз меңнән артык турист килүен көтәләр. Бәлки, аңардан да артыграк булыр, ни өчен дигәндә, узган ел кышкы каникул чорында башкалада йөз утыз мең турист булып киткән.

Яңа ел каникуллары күңелле үтәчәк

Казанга Яңа ел каникулларына йөз меңнән артык турист килүен көтәләр. Бәлки, аңардан да артыграк булыр, ни өчен дигәндә, узган ел кышкы каникул чорында башкалада йөз утыз мең турист булып киткән.

Татарстанның Туристлык буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Сергей Иванов сүзләренчә, бәйрәм көннәрендә республика буенча 360 кунакханә, хостел, шифаханә һәм ял базалары кабул итәчәк. Бүгенге көндә 2-6 гыйнвар көннәренә кунакханәләрнең номер фонды 93 процентка тулган. Кунаклар Татарстанга уртача өч көнгә килергә планлаштыра. Кышкы каникулларда безгә күбесенчә Мәскәү, Санкт Петербург, Идел буе федераль округыннан киләләр икән.

Бәйрәм чаралары быел да бик күп булачак. Ярминкәләр, квестлар, хәйрия спектакльләре, кызыклы күңел ачу программалары әзерләнгән.
Быел өченче тапкыр Иске татар бистәсендә Яңа ел ярминкәсе ачылачак. 24 декабрьдән 7 гыйнварга кадәр эшләячәк ярминкәдә Яңа ел сувенирлары, халык һөнәрчелеге товарлары сатылачак. Татар милли кухнясыннан да авыз итәргә мөмкин булачак. Узган ел Яңа ел алдыннан бизәлгән Кремль яр буе казанлылар һәм башкала кунакларының күңеленә хуш килде. Бәйрәм тамашаларын, Европадагы иң озын шугалагын күрергә 200 мең кеше килгән. Быел шугалаклар берничә җирдә ачылачак. Казан Башкарма комитетының Туризмны үстерүгә булышлык күрсәтү комитеты җитәкчесе Дарья Санникова сүзләренчә, шугалакларның берсе 24 декабрьдән 2017 елның 13 гыйнварына кадәр "Казан" халыкара ат-спорт комплексы территориясендә ачылачак.

- Һәр көнне "Кышкы Сабантуй" дип исемләнгән бәйрәм тамашасы, балалар өчен "Шәһәрдә әкиятләр" дигән интерактив программа оештырылачак. Күпләр яратып калган "Юркин парк. Бозлавык чоры" күңел ачу паркы инде эшли дә башлады. Аның территориясендә шулай ук шугалак эшләячәк. Анда тимераякларны прокатка бушка бирәчәкләр. Быел беренче тапкыр "Казан" гаилә үзәге янында "Оранжевый ветер" дип исемләнгән кышкы фестиваль үтәчәк. Ул үзенә актив ял яратучыларны көтеп кала. Биредә профессиональ спортчыллар кайтинг һәм винд-серфинг буенча ярышачак. Тагын бер яңалык -элек булган традицияне яңартып, Казан ратушасында Яңа ел бал-маскарады үтәчәк, - дип сөйләде журналистларга Дарья Санникова.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading