16+

Яңа елдан хезмәт хакы артыр

Киләсе елда бюджет өлкәсендәгеләрнең хезмәт хакларын арттыруга федераль казнадан 80 миллиардтан артыграк акча бүлеп биреләчәк. Хезмәт хаклары артуга табиблар, урта һәм кече медперсонал, фәнни хезмәткәрләр, укытучылар, социаль хезмәттәгеләр һәм мәдәният хезмәткәрләре исәп тота ала.

Хезмәт хаклары Президентның май аенда чыгарылган указлары нигезендә арттырыла: 2018 елга бюджет өлкәсендәгеләр хезмәт хакларын төбәк икътисады буенча уртача алганнан да кимрәк алмаска тиешләр. Нигездә, бу бурыч субъектлар бюджеты өстенә төшәчәк. Ә федераль казнадан аларга ярдәм күрсәтелә.
Киләсе елга мәгариф өлкәсенә 48 миллиард сумнан артык акча юнәлдереләчәк. Югары уку йортларында белем бирүчеләрнең, укытучыларның, сәнәгать өлкәсе мастерларының, балаларга өстәмә һәм мәктәпкәчә белем бирүчеләрнең хезмәт хаклары арттырыла. Медикларның хезмәт хакларын күтәрүгә - 13, мәдәният өлкәсенә - 9, галимнәргә - 8, социаль өлкәдәгеләргә 1 миллиард сум ярдәм каралган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading