Спиртлы эчемлек кулланып, транспорт чарасын идарә итү җинаятькә тиң, ди Ленар Габдрахманов. Әлмәт районында быелның 29 июнендә булган фаҗигане мисал итеп китерде ул. Исерек хәлдәге ир 2 яшьлек баласын утыртып, җиңел автомобильдә юлга кузгалган. Тик, сәфәрләре авария белән тәмамланган, бала имгәнүләр алудан үлгән.
— Автомобильдә балалар булган вакытта да тизлекне арттыру, каршы як полосага чыгып узып китү очраклары бар. Балалар белән барганда тизлекне нык киметергә, кагыйдәләрне катгый үтәргә кирәк, ләбаса,- ди республиканың баш автоинспекторы.
Быелның 9 аенда балалар катнашындагы 344 авариядә 11 бала үлгән, 370е имгәнгән.
— Ике авариянең берсендә балалар-пассажир сыйфатында барган вакыт. Алты очракта руль артындагы кешенең исерек булганлыгы ачыкланды, ә җиңел машинасы эчендә балалар да утыртылган. Моның кадәр дә акылсызлык күрсәтергә ярамый. Кечкенә сабыйларны автомобильдә махсус урындыкта йөртү кирәк. Шушы таләпне үтәмәүнең 12 мең очрагы теркәлде,- диде Ленар Габдрахманов.
Комментарийлар