16+

Ялган ОСАГО полисы белән юлга чыкмагыз

Үземне мошенникларга беркайчан да алданмам, дип уйлый идем. «Беркайчан» дияргә ярамый икән шул. Үзем алданмадым да кебек, бары алдакчы белән эш иттем генә.

Ялган ОСАГО полисы белән юлга чыкмагыз

Үземне мошенникларга беркайчан да алданмам, дип уйлый идем. «Беркайчан» дияргә ярамый икән шул. Үзем алданмадым да кебек, бары алдакчы белән эш иттем генә.

Җәйге көннәрнең берсендә зур булмаган юл һәлакәтенә юлыктым. Мин гаепле түгел идем. Икенче машина йөртүче олы яшьтәрәк, сабыр гына кеше булып чыкты. Бернигә дә каршы килмичә, барысына да риза булып, үзен тыныч тотты. Барлык кәгазьләрне тутырып, бер-беребезгә үпкә тотмый, таралыштык. Күңелем тыныч: икебездә дә ОСАГО, димәк, минем машинаны бушка төзәтәчәкләр. Тик, бушка кинәндем дә, куандым икән.

Барысы да иминият компаниясендә ачыкланды. Минем оппонентның чынлыкта «страховкасы» юк икән. Ничек инде?! Мин бит аны үз күзләрем белән күрдем, дип аңлатып карадым. Схема түбәндәгедән гыйбарәт икән. Клиент машинасын электрон рәвештә иминиятләштерә, бланкның күчермәсен кулына ала, ә берничә көннән соң килешүне тарката. Машина хуҗасы иминиятләштерү өчен берничә көн генә түләп өлгерә, калган сумма аңа кире кайта. Ә бит күчермә кулда кала! Минем очракта та шулай булды. Барысы да беркатлылыктан шул: кулда копия булгач (үземнеке дә шул бит), базадан тикшереп тә тормадык. Аны теләсә кем тикшерә алганны мин белмәдем дә.

Исегездә калдырыгыз: ОСАГО полисының дөреслеген сез мөстәкыйль тикшерә аласыз. Россия автоиминиятчеләре берлеге сайтында (РСА) полис номерын язып, аның нинди иминият компаниясендә булуын һәм бланк статусын белеп була. Әгәр номер «У страхователя» яисә «Аннулирован» категориясендә икән, димәк, бу бланкны урлаганнар яки ул чын түгел. РСА базасында полис номеры буенча иминият компаниясенең исеме, полисны сату датасы, аның гамәлдән кайчан чыгуы турында мәгълүмат та чагылыш табачак.

ОСАГО полисының өске уң почмагында QR-код булырга тиеш. «Юл-транспорт һәлакәте. Европротокол» мобиль кушымтасы ярдәмендә бу код күбрәк мәгълүматны бирәчәк. Иминиятләштерү оешмасын, полисның реквизитларын гына түгел, шулай ук машинаның маркасы, моделе, VIN-код һәм дәүләт номерын да күрерсез. Барлык мәгълүматлар да туры килгәненә инаныгыз.

Шулай ук мошенниклар лицензияләре чикләнгән, туктатылган яки кире алынган компания бланклары белән эш итә ала. Әгәр сезгә мондый компания исеменнән полисны күрсәтсәләр, килешү гамәлдә булмаячак. Ләкин бу мәгълүматны (иминиятче лицензиясенең статусын) да Россия Банкы сайтында тикшерергә мөмкин.
Ничек сакланырга соң? Идеаль вариант – ЮХИДИ хезмәткәрләрен чакырту. Алар килгән очракта да, мәгълүматларны  реестрдан тикшерү турында искә төшерү комачау итмәс. 

Европротокол буенча юл-транспорт һәлакәтен рәсмиләштергәндә исә, бланкларны һәрвакыт авария урынында тутырыгыз. Юл-транспорт һәлакәтенең башка катнашучысы нәрсә язганын җентекләп тикшерегез. Барлык кәгазьләрнең дә дөрес рәсмиләштерелгәнлегенә инанмыйча, таралышмагыз. Ике автоны да һәлакәт урынында фотога һәм видеога төшерү дә артык булмас. 

 ОСАГОны ясату өчен акча түкмим дип, зинһар, кызыкмагыз. Минем очракны гына карасак та, бу кеше күпме акчасын янга калдыра ала иде бит. 6-7 мең сумга машинасын иминиятләштергән булса, хәзерге көндә минем машинаны төзәткән өчен аңа берничә дистә мең түләргә туры да килмәс иде. 

Автогражданлык җаваплылыгын иминиятләштермичә йөрергә ярамый. Әгәр сезне ЮХИДИ хезмәткәре туктатса һәм ОСАГО полисы ялган булуы ачыкланса, сезгә 800 сумга штраф язачаклар, ә машинаны махсус стоянкага җибәрәчәкләр. Чит илгә чыкканда да иминиятне чиктә тикшерергә мөмкиннәр.

Иң мөһиме – критик вазгыятьтә чын булмаган полис белән сез иминият яклавыннан башка булачаксыз. Үзеңнең яки чит милекне ремонтлауга яисә чит ил табибларын дәвалауга чыгымнарны мөстәкыйль түләргә туры киләчәк. Ә бу һәрвакыт ОСАГО бәясеннән бермә-бер күбрәк булачак.

Лилия Яфизова.
 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading