16+

Ялкынлы яшьләр Казанны яулый!

Муса Җәлил нигез салган «Ялкын» журналына 90 яшь тулуы уңаеннан, 21 март көнне журналның яшүсмерләр редколлегиясе зур чара - татарча флешмоб оештырды. Бармакларда санаганда бик карт булып тоелса да, «Ялкын» һаман ялкынланып яна бирә. Анда бөтен республикадан яшь журналистлар, студентлар, укучылар һәм бала чагында «Ялкын» укыган мөхтәрәм абый-апалар җыелган иде.

Чара ике этапта узды: беренчесе - «Флешмоб - метрода», икенчесе - «Флешмоб - Бауманда». Чараның тәртибе буенча, 90 кеше 10 командага бүленде. Һәр команданың - үз станциясе. Старт 16.00дә «Җиңү проспекты» станциясендә бирелде. 10 кеше, төрле вагонга кереп, букчаларыннан «Ялкын» журналын чыгарып укый башлады. Шушы хәл башка станцияләрдә дә кабатланды. Финиш сызыгы «Авиатөзелеш» станциясендә булды. 90 кеше, бергә кушылып, кабат вагоннарга кереп утырды да «Тукай мәйданы» станциясенә кадәр барды һәм Бауман урамындагы Шаляпин һәйкәле янына юнәлде.
Журнал вәкиле Илүзә Гайнетдинова сүзләренчә, яшьләрнең бу флешмобы көткәннән дә уңышлырак килеп чыкты.
Бер көтү фотографлар әйдәп «Ялкын» флешмобында катнашкан бар кешене, аларның елмаюларын, кичерешләрен фотосурәткә төшереп бардылар. Бауман урамы бу көнне бер сихри тылсым иленә әйләнгән иде. Чөнки кешеләрнең шатлануларын күрү, могҗизаның бар төсләреннән җыелган шарлар күңелгә рухи рәхәтлек бирде. Шунысын да әйтергә кирәк, әлеге чарада барлык катнашучылар дуслашты, димәк, «Ялкын» ул - дуслык иле, анда хыяллар чынга аша!
«Ялкын» журналы оештырган флешмоб барчабызга да бәйрәм китерде. Барлык катнашучылар да күтәренке кәеф белән таралышты. Челтәрдә дә рәхмәт сүзләре яудырып тордылар. Әлеге флешмоб татар яшьләрен бергә җыйды, берләштерде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading