16+

Янгыннан соң

Гадәттә, күңелсез хәлләр имин булмаган гаиләләрдә килеп чыга. Республикада исә социаль яктан авыр хәлдә калган 31 550 гаилә исәпләнә. Опека органнары, янгын сүндерү хезмәткәрләре, социаль яклау бүлеге белгечләре, җирле үзидарә вәкилләре мондый гаиләләрне гыйнвар аеннан бирле - Лениногорск районында булган фаҗигадән соң тикшерә. Беренче чиратта, гаиләдәге яшәү шартлары, янгын куркынычсызлыгы...

Янгыннан соң

Гадәттә, күңелсез хәлләр имин булмаган гаиләләрдә килеп чыга. Республикада исә социаль яктан авыр хәлдә калган 31 550 гаилә исәпләнә. Опека органнары, янгын сүндерү хезмәткәрләре, социаль яклау бүлеге белгечләре, җирле үзидарә вәкилләре мондый гаиләләрне гыйнвар аеннан бирле - Лениногорск районында булган фаҗигадән соң тикшерә. Беренче чиратта, гаиләдәге яшәү шартлары, янгын куркынычсызлыгы...

Янгын куркынычсызлыгын кисәтү өчен күп гаиләләргә янгын турында хәбәр бирә торган датчиклар урнаштыра башлаганнар. Яңа салына торган йортларның күбесендә ул куелган инде. Имин булмаган гаиләләр яши торган иске торакларны бу җайланмалар белән җиһазлау аеруча мөһим. Яшел Үзән районында мондый датчиклар инде ун гаиләгә куелган. Төтен исе чыгуга әлеге җайланма кычкыра башлый. Барлык датчиклар бюджет акчасына алынган. Республикада барлыгы шундый 1700 җайланма урнаштырырга ниятлиләр. Беренче чиратта ул күп балалы, мич белән җылытыла торган йортларга куелачак.

Рейдларда торак-коммуналь хезмәтләргә түләү буенча бурычлары булганнар белән дә аңлату эшләре алып барыла. 57 гаилә бурычларын түләп бетерә алган, аларга ут, газны кабат тоташтырганнар. Татарстанның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы "Сбербанк", "Ак Барс банк" белән имин булмаган гаиләләрнең исәп счетына "автомат рәвештә түләү" хезмәтен тотташтыру турында да килешкән. Бюджеттан бирелә торган субсидияләрнең бер өлеше ай саен коммуналь хезмәтләрне түләү өчен тотылып барылачак. Татарстанда 1216 гаилә эчкечелек буенча исәптә тора. Андыйлар белән аерым эш алып барыла. Социаль яклау хезмәткәрләре аларны эшкә урнаштыру белән мәшгуль. Ел башыннан 94 енә эш урыны тапканнар.

Биш һәм аннан да күбрәк балалары булган гаиләләргә дә дәүләт ярдәм итү чараларын эзли. Мондый категория әниләргә, бала пособиесенә өстәп, торак-коммуналь хезмәтләргә түләгәндә ташлама, дәүләт ярдәме бирергә уйлыйлар.

Еш кына күп балалы гаиләләр ана капиталына яшәргә яраксыз торак сатып ала, "кара" риелторлар "капкынына" эләгә. Мондый күңелсез хәлләргә юлыкмас өчен шәһәр һәм район башлыкларына Пенсия фонды белән берлектә эшләргә туры киләчәк. Ана капиталына сатып алынасы йортның торышын алар контрольдә тотачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading