16+

Ярдәм чынлап та янәшә булды

Пандемия сәламәтлек саклау өлкәсен генә түгел, республиканың һәр кешесен сынады һәм бу катлаулы чорда Казан кешеләре үзләренең олы йөрәкле булуларын раслады.

Ярдәм чынлап та янәшә булды

Пандемия сәламәтлек саклау өлкәсен генә түгел, республиканың һәр кешесен сынады һәм бу катлаулы чорда Казан кешеләре үзләренең олы йөрәкле булуларын раслады.

Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров эшлекле киңәшмәдә коронавирус шартларында бик күп хәйрия чаралары оештырылуын әйтеп, алар арасында «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» акциясе турында ассызыклап үтте.

Исегездә булса, әлеге акция 28 апрельдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча старт алды. Ул дүрт этапта икешәр атна аралыгында үтте. Шушы чор эчендә керемнәре яшәү минимумыннан түбәнрәк булган 8 яшьтән зуррак бала тәрбияләүче гаиләләргә, 65 яшьтән узган ялгыз пенсионерларга, коронавирустан зыян күргән өлкәдә эшләүче үзмәшгульләр, шәхси эшмәкәрләргә 54,5 мең азык-төлек җыелмасы таратылган.

Узган атнада Казанның биш һәм аннан да күбрәк бала тәрбияли торган 200дән артык гаиләсенә шулай ук азык-төлек җыелмалары җибәрелгән.

– Бу акция чынлап та бик мөһим булды. Азык-төлек җыелмаларын тапшыруда 800 волонтер һәм эшмәкәрләр катнашты. Аларның барысына да рәхмәтебезне белдерәбез, – диде Рөстәм Гафаров.

Аның сүзенә кушылып, Казан мэры Илсур Метшин волонтерларга рәхмәтне тантаналы рәвештә белдерергә ниятлүләрен әйтте. Роспотребнадзор андый чараларны уздырырга рөхсәт биргәч, август ахыры яки сентябрь башында ачык һавада оештырылыр, мөгаен, диде ул.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading