16+

Яз буламы, юкмы быел?!

Халыкны соңгы көннәрдә нәкъ менә шул сорау борчый. Язны барыбыз да зур түземсезлек белән көтәбез. Язгы кояш елмая башлауга, үзебез дә яңадан тугандай булып китәбез бит: кәефләр ачыла, күңелләр күтәрелеп китә. Әмма Россия метеорологлары, барыбызны да борчуга салып, быел яз булмый, кыш артыннан ук җәй киләчәк, дип хәбәр иттеләр. Кыскасы,...

Халыкны соңгы көннәрдә нәкъ менә шул сорау борчый. Язны барыбыз да зур түземсезлек белән көтәбез. Язгы кояш елмая башлауга, үзебез дә яңадан тугандай булып китәбез бит: кәефләр ачыла, күңелләр күтәрелеп китә. Әмма Россия метеорологлары, барыбызны да борчуга салып, быел яз булмый, кыш артыннан ук җәй киләчәк, дип хәбәр иттеләр. Кыскасы, елның өч кенә фасылы калачак. Чыннан да, соңгы елларда һава торышын аңлап булмый: урамда әле аномаль салкыннар, әле яңгыр ява, кайдадыр су баса, икенче бер җирдә исә корылык хөкем сөрә. Галимнәр, алдагы елларда да һава торышына бәйле төрле үзгәрешләр булачак, дип фаразлый, әмма нинди үзгәрешләр - монысы бәхәсле. Берәүләр, Җир шарында температура күтәрелә бара һәм алдагы 20 елда табигатьтә булачак үзгәрешләр дә нәкъ менә югары температура, корылык белән бәйле булачак, ди. Икенчеләр, киресенчә, салкыннар килә, дип куркыта.
Яз мәсьәләсендә дә фикерләр каршылыклы. Россия синоптиклары, булмый, дисә, Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты галимнәре моны кире кага. Алар фикеренчә, быел гадәти яз киләчәк. Бу турыда галимнәр «Татар-информ»га сөйләгән.
Бүген, синоптиклар хәбәр итүенчә, көндез - 6, төнлә белән 8 градус салкын булуы көтелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading