16+

Язгы якта гына да 190 солдатның җәсәде табылган

 “Хәтер вахтасы” акциясе кысаларында, Бөек Ватан сугышында һәлак булан сугышчыларның  җәсадләрен эзләү гамәлгә ашырыла.

Язгы якта гына да 190 солдатның җәсәде табылган

 “Хәтер вахтасы” акциясе кысаларында, Бөек Ватан сугышында һәлак булан сугышчыларның  җәсадләрен эзләү гамәлгә ашырыла.

– Татарстаннан язгы чорда 30 эзтабарлар отряды Волгоград, Ленинград, Новгород һәм Тверь өлкәләренә 7 экспедиция үткәрде. 190 солдатның җәсаде табып алынып, хөрмәтләп, зиратка җирләнде. 22 медальон табылды, шулардан җидесендәге язу укылды, берсе экспертизада. ДНК буенча да ачыклау башкарыла.

Татарстан җитәкчелеге ярдәмендә бу җәйдә лаборатория ачылачак, ул яу кырынды һәлак булган сугышчыларның кем булганлыкларын ачыкларга нык ярдәм итәчәк, – диде “Ватан” (“Отечество”) берләшмәсенең төбәк җәмгыяте рәисе Александр Коноплев.

“Ватан” берләшмәсе “Имена из солдатских медальонов” китабы чыгара. Аңа экспедицияләр вакытында табылган Кызыл армия сугышчылары исемнәре кертелгән. Быел 11нче том нәшер ителәчәк. “Ватан” берләшмәсе инде 400 экспедиция үткәргән, 12 мең сугышчының җәсаде табылган, ә 1,5 мең сугышчының исеме ачыкланган.

– Сугышчыларның кайберләре хорафатка ышанып, медальонга исемен язып тыкмаган. 1943 елдан соң медальон тутыру тәртибе дә бетерелгән. Кайбер солдатлар үзләренең исемнәрен 1 сум акчага яки шырпы кәгазенә дә язып та медальонга тыкканнар, – диде Бөтенроссия эзтабарлар мәгълүмат үзәге белгече Илья Прокофьев.

– “Хәтер вахтасы” – барыбыз өчен дә Ватан һәм Бөек Ватан сугышында илне саклап һәлак булган сугышчылар алдындагы бурычыбыз ул. Җиңү көненнән соң 80 елга якын вакыт узса да, әле бик күп кызылармиячеләр хәбәрсез югалган дип санала, – диде республиканың яшьләр эшләре буенча министры урынбасары Айгөл Сабирова.

Александр Коноплев әйткәнчә, дошман солдатлары җәсадләре дә, Россия белән Германия арасындагы килешенү нигезендә, зиратлардагы аерым каберләргә җирләнә. 
 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading