Әлеге ике мөлаем парны фоторәсемгә Чиләбе шәһәре Сабантуенда төшереп алган идем.
Йөзләрчә чакрым юл үтеп, Чиләбе шәһәре Сабантуенда авылдашым Мөнәвәрә әби Нурмөхәммәтованың оныгы Илгизәрне, җәмәгате Виктория, соңрак әтисе Радик Гатаулла улы белән очрашырбыз, танышырбыз дип һич тә уйламаган идем.
Дөнья буйлап сибелгән шул без: авылдашымны Чиләбедә очраттым.
Бөтендөнья татар конгрессының Чиләбе өлкә бүлегенең актив әгъзасы буларак Сабантуйда Илгизәргә татарча көрәш бәйгесен ачу, җиңүчеләрне бүләкләү вазифасы аңа йөкләнгән иде. Көрәш бәйгесен ачып җибәргәч, сөйләшеп киттек. Илгизәрдән: “Тамырларың кайдан соң?” – дип сорыйм. “Татарстаннан!” – ди бу. Төгәлрәк килсәк… “Әбием Саба районыннан, Олы Шыңар авылыннан”, – димәсенме… Аңга килеп: “Мин дә Шыңардан бит! Ләкин кечесеннән. Анда якыннарыгыз бармы? Кемнәр алар?” – дип сорыйм. Шулай таныша, сөйләшә торгач, Илгизәр Олы Шыңар авылында яшәүче, озак еллар хуҗалыкта төрле җитәкче эшләрдә эшләгән, хәзер лаеклы ялда булган, Олы Шыңар авыл җирлеге инвалидлар оешмасын җитәкләүчее Рафаэль абый Әхмәтовның туганнан-туган энесенең улы булып чыкты.
Баксаң, берничә ел элек кенә гаиләләре белән Олы Шыңарга, Рафаэль абыйның төпчек улы өйләнгәндә туй мәҗлесенә кайтып килгән булганнар.
Сабантуй ахырында кабат күрешеп, иркенләп сөйләшеп алырга сүз куештык. Чөнки бәйрәмне оештыручы буларак аның да, минем дә эш хәттин ашкан. Кабат күрештек-күрешүен. Хәтта әтисе Радик әфәнде, җәмәгате Виктория белән дә. Әмма бик кыска вакытка гына. Озаклап сөйләшеп торып булмады. Автобуска төялеп, Татарстанга, туган Теләчебезгә юл алдык. Калганын, Чиләбедән ялкынлы, кайнар сәламнәр алып кайткач, Рафаэль абыйдан сорашып бетердем.
…Балачактан ятим, 15 яшеннән Чиләбе якларына акча эшләргә дип бер елга чыгып киткән Мөнәвәрә Нурмөхәммәтовага шунда калырга насыйп була. Мөгаен, халкыбыз күңелендә: “Әйдә киттек Чиләбегә, ничу монда чиләнергә, кабак, бәрәңге җитешкәч, кайтырбыз өйләнергә”, – дигән шаян шигъри юллар нәкъ менә шул елларда тугандыр.
Ул Кунашакта (бүген Галиевлар гаиләсе Кунашак районының район үзәге булган Кунашак авылында гомер итә) татар егете Гатаулла белән таныша һәм алар гаилә корып дүрт бала (өч кыз, бер ул) тәрбияләп үстерәләр. Уллары Радик электротехник әтисе юлыннан китеп, Чиләбе авыл хуҗалыгын механикалаштыру һәм электрлаштыру институында белем ала, төрле оешмаларда баш инженер, дәүләт инспекторы булып эшли, 1013 елдан хакимият органнарына эшкә күчә. Берничә ел район хакимияте башлыгы вазифасын башкарганнан соң кабат энергетика өлкәсенә әйләнеп кайта. Бүген улы Илгизәр дә “потомственный” энергетик буларак район электр челтәрендә хезмәт куя. 2018 елда Илгизәр Чиләбе өлкәсе татар конгрессы тарафыннан үткәрелгән “Татар егете” бәйгесенең җиңүчесе булып таныла.
Мөнәвәрә апа мәрхүмә инде, 90 яшькә җитеп дөнья куйган. Исән чакта туган авылына кунакка еш кайтып йөргән. Мөнәвәрә апа гомер иткән Кунашак районының 36 процент халкын татарлар тәшкил итә. Ул Саба районының яшьтәше, 1930 елның 20 августында оештырылган. Милләттәшләребез бу якларга Явыз Иван явы килгән заманнарда ук, чукындырылудан качып күчеп утыра башлаган. Мөгаен, урбанизациянең иң көчле вакыты – индустриальләштерү чорына, узган гасырның утызынчы, сугыш алды елларына һәм сугыштан соңгы елларга туры киләдер.
Шахталарда, руда кою заводларында хезмәт куяр өчен татарлар бирегә күпләп киләләр. Узган гасырның илленче елларында атом-төш коралын сынаган вакытта зур зыян күргән Мөслим авылы да шушы районда урнашкан. Рафаэль абый белдергәнчә, әлеге район күлләргә бай икән. Балык белән Россиянең бик күп төбәкләрен тәшкил итә ди. Биредә илле күлдән елына ике мең тонна балык тоталар. 2012 елда файдалануга тапшырылган кошчылык фабрикасы да Кунашак районының казанышы. Биредә елга 90 мең тонна кош ите җитештерелә. Бәйрәм ашы кара-каршы дигәндәй, Әхмәтовлар гаиләсе дә Кунашакта еш кунак була. Кем әйтмешли, ике як та ике арадагы лга тузан төшерми.
Күргәнебезчә, дөнья буйлап сибелгән татарларыбыз кайда да югалмый, уңышка ирешә, өлге булып яши белә.
Фәнил Нигъмәтҗанов,
Теләче.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар