16+

Җылылык өчен субсидия билгеләтүнең өченче этабы бара

Быелның сентябрь аеннан җылылык өчен билгеләнгән субсидияләрне түләүнең тагын вакыты чыкты. Бүгенге көндә халык аны яңа вакытка билгеләтү мәшәкатьләре белән янып-көеп йөри. Кыскасы, җылылыкка субсидия рәсмиләштерүнең өченче этабы бара.

Җылылык өчен субсидия билгеләтүнең өченче этабы бара

Быелның сентябрь аеннан җылылык өчен билгеләнгән субсидияләрне түләүнең тагын вакыты чыкты. Бүгенге көндә халык аны яңа вакытка билгеләтү мәшәкатьләре белән янып-көеп йөри. Кыскасы, җылылыкка субсидия рәсмиләштерүнең өченче этабы бара.

Субсидия алты айга гына билгеләнә һәм аны алга таба да алуны дәвам итү өчен, яңадан, социаль яклау бүлекләренә барып, кирәкле документларны тапшырырга кирәк. ТРның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Мәскәү районы социаль яклау бүлегендәге вазгыятьне белеп кайтырга булдык. Узган елгы мәхшәр - су буе чират, талашлар быел юк үзе. Иртәнге якта халыкны да әллә ни күп дип әйтеп булмый. Дөрес, тора-бара җыела башладылар, әмма аларның күбесе кире китте, чөнки халыкны талоннар буенча гына кабул итәләр. Ә аны исә шул ук килгән көнгә алам димә, чөнки инде алдагы бер атнага барысы да алынып беткән, бер генә буш урын да юк. Шуңа күрә, субсидия билгеләтергә барганда бер көнне талон алырга гына багышларга туры киләчәк әле. Аның каравы, тиешле вакытка килгәч, көне буе чиратта утырасы түгел. Бер тапкыр субсидия билгеләтүгә гариза язган кешеләрнең Социаль яклау бүлекләрендә документларының күчерелмәләре сакланганга күрә, гаилә составы үзгәрмәсә һәм торакка хуҗа булу нигезләре элеккечә булса, аларны яңадан алып килү дә таләп ителми. Оригиналлары булса, шул җитә. Әмма гаиләдәге һәр кешенең соңгы алты айга керемнәре турындагы белешмәләрнең оригиналлары булу мәҗбүри. Социаль яклау бүлегенең эш графигы сәгать 8.00дән үк башлана.
Билгеле булганча, узган елны җылылыкка бәяләр арткач, аны аз булса да йомшарту өчен, махсус субсидияләр билгеләнде. Әлеге яңалык Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Зәй шәһәрләрендә, шәһәр тибындагы Урыссу бистәсендә (Ютазы районы), Афанасово, Красно-Ключинское авыл җирлекләрендә (Түбән Кама районы) яшәүчеләргә һәм җылылыкны «Таттеплосбыт» ААҖдән алучыларга кагылды. Ярдәмне гаиләдәге керем бер кешегә 30 меңнән артып китмәгән кешеләр алырга хокуклы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading