Казанда быелның тугыз аенда теркәлгән 1316 юл-транспорт һәлакәтендә 53 кешенең гомере өзелгән, 1610сы төрле авырлыктагы имгәнүләргә дучар булган. Тыныч тормышта нигә без шуның кадәр күп корбан бирәбез? Кем гаепле моңа?
Алтайга «киттек»
Казан шәһәре буенча эчке эшләр идарәсенең ЮХИДИ бүлеге җитәкчеләре мине чираттагы төнге рейдка Мочаев экипажына билгеләде. Автоинспектор егетләр хөрмәт күрсәтсәләр дә, сүзгә гаять тә саран булып чыктылар. Таныш түгел журналистка ярамаган сүз ычкындырсаң, эш харап дигәндәй, авызларына «су каптылар». Тамчылып-тамчылап мәгълүмат алам.
- Иптәш лейтенант Мочаев, исемең ничек?
- Игорь.
- Кече сержант белән дә танышыйк.
- Казан егете Михаил Гостьев булам.
- Игорь, ә син тумышың белән кайлардан?
- Алтайдан.
- О-о, Алтай!
Җылылык белән әйтелгән шушы бер сүз егетләрнең күңелен чишеп җибәрде.
- Әнием Татарстаннан, - дип ачылып сөйләп китте Игорь. - Казанда институт тәмамлаганнан соң Алтайга химия заводына билгеләнгән. Әтием белән яратышып гаилә корганнар. Алтай крае бик матур! Андагы тауларны, елгаларны һәм күлләрне сөйләп бетергесез. Татарлар тарихына кагылышлы тарихи урыннар да бар Алтайда.
- Мәсәлән, Аркаим шәһәрлеге, - дип әңгәмәне куәтләп җибәрдем мин. - «Шәһри Казан» редакциясендә эшләгән елларында язучы һәм тарихчы Әхмәт Гаделнең: «Ул борынгы шәһәрлек Арка ми, ягъни арка мие кебек мөһим үзәк саналган. Анда астрономия, математика, хәрби гыйлемнәр нык үсеш алган булган», - дип сөйләгәне хәтердә. Игорь, син Алтайда татарларга кагылышлы тарихны каян болай яхшы беләсең?
- Минем әбием татар бит, - диде Игорь. - Әнием туган җирен сагына башлагач, Татарстанга күченеп кайттык. Автоинспекциядә 17 ел хезмәт куям.
- Михаил, син ничә ел эшлисең?
- Әле ике генә ел, армиядән соң урнаштым. Гаиләбездән автоинспекциядә эшләгән кешеләр юк, мин беренче. Автоинспектор буласым килде, хезмәтем ошый.
Оренбург трактындагы, Эсперанто һәм Вишневский урамнарындагы транспорт хәрәкәтен күзәтеп чыктык. Юл читенә туктагач, полиция лейтенанты Мочаевка, хезмәт чорыңдагы берәр гыйбрәтле хәлне хәтереңә төшер әле, дип мөрәҗәгать иттем.
- Мин куркыныч хәлләрне сөйләмәскә һәм хәтердә яңартмаска тырышам. Автоһәлакәтләрдәге җанөшеткеч күренешләр турында кайтып сөйлисең икән, ул гаиләңә авыр тәэсир итә башлый, күз алдында тотасың икән, йокының нәрсә икәнлеген онытуың ихтимал. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен санламаучы мәгънәсезләргә күрсәтәсе иде ул куркыныч күренешләрне: һәркем авариягә юлыгырга мөмкин бит, - дип җавап бирде ул.
«Тоннель» операциясе
Экипажны радиоэлемтә аша «Тоннель» операциясенә чакыртып алдылар. Мин моны автомобильләрне Ершов урамындагы яки Химиклар мәдәният сарае янәшәсендәге тоннельләрдә тикшерәләрдер дип күзаллаган идем. Алай түгел икән. Ун экипаж «Казан-Арена» футбол стадионы янында Ямашев проспектыннан килүче транспорт чараларын янәшә юлга «куалап кертеп», энәсеннән-җебенә кадәр тикшерә башладылар.
- «Тоннель» операциясен ай саен үткәрәбез, - ди Казан шәһәре буенча эчке эшләр идарәсенең ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе урынбасары Наил Гыйбадуллин.- Кемнең кем булуына карамастан, шәхеснең һәм транспорт чарасының документлары, салон тикшерелә. Соңгы вакытта яшьләр җиңел автомобильне түбәнәйтү белән мавыгалар. Автомобиль конструкциясен үзгәртү катгый тыела, андый машиналар дәүләт техник каравына кертелми. Руль артына исерек килеш яки бернинди документсыз утыручылар тотыла. «Тоннель» операциясе бик нәтиҗәле, шунлыктан ул алга таба да үткәреләчәк. Кешеләр руль һәм туктату механизмнары ватык булган транспорт чараларында юлга чыкмасыннар иде, бу белә торып үлемгә баруга тиң.
Җиңел автомобильнең пружинасын кисеп, кузовны түбәнәйткән өчен, нибары 500 сум штраф каралган. Ләкин, мондый автомобиль тотылса, штраф мәйданчыкка алып кителә. Димәк, чыгымнар һәм мәшәкате аның белән генә чикләнми дигән сүз. Административ чарадан соң акылына утырмаган бер «сәрхуш» тә эләкте. Әлеге ир‑ат спиртлы эчемлек кулланып, автомобиль идарә иткәне өчен таныклыгын алдырткан һәм 30 мең сум штрафка тартылган. Әмма, таныклыксыз булып та, автомобилендә юлга чыккан. Хәзер инде бу түземсезгә кабат 50 мең сум штраф салыначак, моның өстенә әле 3 елга таныклыгыннан мәхрүм ителергә мөмкин. Өченче бер иптәш автомобиль тәрәзәләренә тонык пленка-элпә ябыштырган. Аңа тырышып-тырышып, тәрәзәсен чистартырга туры килде. Кайбер автоһәвәскәрләрнең иминият полислары вакыты узган, бу да рөхсәт ителми.
Хәерчелек галәмәте
Автомобилендә әле һаман җәйге тәгәрмәчләрен алмаштырмаган килеш йөрүче егет:
- Шипалы тәгәрмәчләр кирәклеген аңлыйм, акча җитеп бетми шул, - дип акланды.
Заманында үзем дә нәкъ шушы хәлдә идем. Җәйге тәгәрмәчле «Нива» светофорда бөтерелеш ясады, ярый әле ян‑якта машиналар булмады. Икенче бер вакытта район юлында, бозлавыкта уйнаклап, читкә мәтәлә яздым. Үзем генә түгел, салонда хатын белән кечкенә бала. Бүгенге акылым булса, шомарып беткән җәйге тәгәрмәчле автомобильдә кышкы юлга мәңге кузгалмас идем, әлбәттә. Кием-салымны, ниндидер башка җиһазны алмый да торырга була, тик шипалы дүрт тәгәрмәчне һәм, яшь балаң үскәндә, махсус балалар өчен эшләнгән урындыкны һичшиксез сатып алырга кирәк. Акча ул табылыр, ә мәгънәсезгә гомерләре өзелгән якыннарың табылмаячак. Автоһәлакәтләрдә гаеп кемдә? Гаепнең төп өлеше үзебездә. Чишелеше гап-гади: юлга аек килеш чыгарга һәм кагыйдәләрне үтәргә генә кирәк.
Белеп тор
Рейдта иң еш салынган штрафлар
Дәүләт теркәү билгесе транспорт чарасына тиешле стандартларга туры китереп беркетелмәсә, хәрефләре һәм саннары пычранган булса, кисәтү ясала яки 500 сум штраф салына.
Дәүләт теркәү билгесез яки укып булу махсус кыенлаштырылган теркәү билгесе белән йөрсәң, 5 мең сум штраф. 1‑3 айга таныклыксыз да калуың мөмкин.
Таныклыксыз һәм транспорт чарасына кагылышлы документларсыз транспорт чарасын идарә итүче 5 мең сумнан 15 мең сумга кадәр штрафка тартыла, транспорт чарасы штраф мәйданчыгына куела.
Таныклыгы булмаган кешегә транспорт чарасын идарә итүне тапшырсаң, штраф - 3 мең сум.
Автомобиль тәрәзәсенә тонык пленка ябыштырсаң, 500 сум штраф. Транспорт чарасын идарә итү чикләнә, дәүләт теркәү билгесе салдырып алына.
Автор фотолары
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар