16+

Юл өчен көрәш: кем хаклы?

Яңа күршеләре килгәннән бирле, Поляковлар гаиләсе өчен бакча баш бәласенә әйләнгән. Бакчага керә торган юлны күршеләре рәшәткә белән ­әйләндереп алган. Хәзер Поляковлар үз участокларына урман буендагы сукмактан йә икенче бер күршесенең бакчасы аша йөрергә мәҗбүр.

Юл өчен көрәш: кем хаклы?

Яңа күршеләре килгәннән бирле, Поляковлар гаиләсе өчен бакча баш бәласенә әйләнгән. Бакчага керә торган юлны күршеләре рәшәткә белән ­әйләндереп алган. Хәзер Поляковлар үз участокларына урман буендагы сукмактан йә икенче бер күршесенең бакчасы аша йөрергә мәҗбүр.

Бакча - баш авыртуымы, юанычмы?

- Тагын җәем суд юлын таптап узармы икән инде, шундый туйдым, валлаһи, - дип, редакциябезгә килеп керде Иван Михайлович Поляков.
Үзе рус кешесе булса да, татарча яхшы аңлый, сөйләшә, хатыны Наҗия апа да газетабызны яратып укый.

Иван Поляков - 76 яшендә, пенсионер. Озак еллар нәшриятта исәпләү техникасын ремонтлау белән шөгыльләнгән. Журналистлар һәм язучылар җәмгыятеннән аңа Югары Ослан районындагы «Аланлык» бакчачылар ширкәтеннән алты сотый җир бүлеп биргәннәр. Бакча табигатьнең матур урынында урнашса да, анда баруы бер дә җайлы түгел. Казаннан бирегә Биектауга бара торган автобуста йә электричкада киләләр. Станциядән соң урман эченнән биш чакрымлап җәяү барырга кирәк. Бакчачылык ширкәтендә элек су булмаган. Яңа рәис Люция Шиһапова биш еллар элек скважина казыткан. Бакча кишәрлекләренә торбалар сузганнар. Су хәзер краннан ага. Артезиан суын күпләр эчәргә кыймый. «Сары төстә юшкын утыра, шуңа да эчәргә суны Казаннан шешәләр белән ташыйбыз», - диләр. Ничек кенә булмасын, һәркемгә үз бакчасы якын. Иван абзый да биредә үзенә юаныч таба. Яшелчә үстерә, ике катлы җәйге йорты, мунчасы бар. Күршесе Мансур белән балыкка йөриләр. Кышын да чаңгыда бакчасын урап кайта.
Мәшәкатьләр 2011 елда 10нчы участок хуҗасы үзенең җирен икенче берәүгә саткач башлана. 2015 елда яңа хуҗа - Сергей Зилаев - бакчасын челтәрле тимер рәшәткә белән әйләндереп ала.

- Үз кишәрлегенә күршебез бакчама илтә торган аллеяны да керткән. Кеше йөри торган юлны үзенә алган. Ә менә элекке хуҗаның кишәрлегеннән 4 метр киңлектәге, 14 метр 70 сантиметр озынлыктагы мәйданны ни өчендер алмый калдырган, - дип аптырый Иван абзый.
Без дә «Аланлык» бакча ширкәтендә булдык. Зилаевның, Поляковның бакча кишәрлекләрен карап, күзәтеп чыктык. Чынлап та, Сергей Зилаев бакчаның бер өлешен аерып калдырган. Хәтта элеккеге хуҗа Әсгать абый утырткан карлыганнар да рәшәткәнең тышкы ягында калган. Аның каравы, аллеяга юл ябык.

«Телим икән - сатам, телим икән - йорт салам»

Эшнең нидә икәнен аң­ларга теләп, Сергей Зилаевның үзенә шалтыраттык.
Ул үзе бакчага сирәк килә. Алты ел дәвамында, кишәрлегендә рәшәткә тотуны санамаганда, берни эшләнмәгән, элекке хуҗаның җиргә сеңеп барган сарае гына кыйшаеп утыра, бакчаны чүп үләне баскан.



- Телим икән - йорт салам, телим икән - сатам. Бу - минем эш. Җир, закон нигезендә, минеке, - диде ул безгә. - Элеккеге хуҗа миңа: «Аллея булган урыннан ун капчык бәрәңге ала идем», - дип сөйләде. Кемдер аны аллеяга әйләндергән дә, хәзер мине юлны яулап алуда гаеп­лиләр. Минем барлык документларым да кулымда. Кадастр планы буенча да барысы да законлы, - ди ул.
«Ут-күз була калса, По­ляков­лар бакчасына узып булмый лабаса, мондый оч­ракта нишләргә?» дигән соравыма, Зилаев: «Юл җитәрлек анда», - дип җавап кайтарды.

Иван абзыйның бакчасына дүрт яклап керергә тырышсак та, машина юлын таба алмадык. Бер якта - урман, икенче якта - чокыр, аннан елга ага, өченче яктан аллеяны тимер рәшәткә белән күрше ябып куйган. Дүртенче якта - кеше бакчасы. Иван абзый хәзер нәкъ менә шул 8нче участок аша үз кишәрлегенә кереп йөрер­гә мәҗбүр.

Поляковның бакчадагы йортының техник паспорты буенча да аллея күрсәтелгән. Бакчачылык ширкәтенең спутник планын карасаң да, 10нчы, 9нчы, 7нче участоклар аша 1нче аллея уза.


Биектау районындагы Га­дәттән тыш хәлләр идарәсе хезмәткәрләре бу мәсьәләне тикшергән.
- Поляков яшәгән 7нче участокка иң якын аллеяга кадәр ара 50 метрдан күбрәк. Янгын куркынычсызлыгы таләпләре буенча (п. 8.17 СП 4.13130.2013), янгын сүндерү машиналарына аз катлы (өч катка кадәр) торак корылмаларга кимендә 50 метр аралыкка кадәр якынаю мөмкинлеге тудырылырга тиеш. 8.18 пункты буенча, бакчачылык ширкәтләрендә янгын сүндерү техникасы өчен машина йөри торган төп урамнарның киңлеге 7 метрдан да таррак булмаска, ә тыкрыклар кимендә 3,5 метр киңлектә булырга тиеш. «Аланлык» бакчачылык ширкәтендәге 7нче кишәрлеккә янгын сүндерү машиналары керә алмый, - дип нәтиҗә чыгарган Россиянең Гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнарны саклау министрлыгының Татарстан идарәсендә эчке эшләр майоры Егор Аликов.
Бакчада өлкән яшьтәге пенсионерлар шактый. «Ашыгыч ярдәм» хезмәтенең дә кирәк булуы ихтимал, Алла сакласын. Тик хәзер 7нче участокка бер машина да керә алмый.



Иван Поляков, ­гаделлек эзләп, күршесен судка бир­гән. Биектау районында хөкемдар Наил Таҗиев аңлатканча, әлегә эш ахырына кадәр тикшерелмәгән. Эшне дәвам итү өчен, кабат дәгъва гаризасы язарга кирәк. Бер утырышта судья ике якны татулашырга да чакырган булган. Ул чакта Зилаев аллея турысына капка куярга ризалашкан. Әмма бу Иван абзыйны канәгатьләндерми.
- Җирне башка берәүгә сатса, яңа хуҗа тагын аллеяны ябып куйса? Кирәк түгел капкасы, аллеяны ачсын. Закон нигезендә, анда юл булырга тиеш, - ди укучыбыз.

Биш операция кичергән, суд юлын таптап сәламәтлеге шактый какшаган Иван Поляков гаделлек эзләвен дәвам итә. Безнең ярдәм белән, ул Татарстан прокуратурасына да шикаятьләр юллады. Хәзер киләсе суд­ны көтә. Аллея өчен көрәш ниләр белән бетәр? Нәтиҗәләрен газетабызның киләсе саннарында язарбыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading