16+

«ЮНЕСКО исемлегенә татар авылларын кертер идем»

Бу атнада Зөя утравында урнашкан Успение соборы һәм монастыреның ЮНЕСКО мирасы исемлегенә керүе турында сертификат тапшырылды. Татарстаннан моңа кадәр әлеге исемлеккә Казан Кирмәне һәм Болгар тарихи-археология комлексы кертелгән иде. Ә сез тагын нинди объектларны бу исемлеккә кертер идегез?

«ЮНЕСКО исемлегенә татар авылларын кертер идем»

Бу атнада Зөя утравында урнашкан Успение соборы һәм монастыреның ЮНЕСКО мирасы исемлегенә керүе турында сертификат тапшырылды. Татарстаннан моңа кадәр әлеге исемлеккә Казан Кирмәне һәм Болгар тарихи-археология комлексы кертелгән иде. Ә сез тагын нинди объектларны бу исемлеккә кертер идегез?


Римзил Вәлиев, журналист, җәмәгать эшлеклесе:

- Иң башта бу исемлеккә Биләрне кертергә кирәк. Анда хәтта зур объектлар төзелмәсә дә, ул тарихи кыйммәткә ия урын. Безнең республика территориясе аша бик күп юллар үткән: Ногай, Себер, Ефәк юллары. Ул юлларны да ЮНЕСКО исемлегенә кертер идем мин. Халык шул ук Ефәк юлының юнәлешен дә белми. Ул Казан, Чистай, Чирмешән тирәсеннән үткән бит. Бу юллардан кемнәр узган, нинди чик режимы булган, тукталу урыннары кайда урнашканлыгын күрсәткән тамгалар куйсаң да яхшы булыр иде. Элек Казанның Арча кырына («Корстон» сәүдә үзәге тирәсендә) җиткәч, Себер башланган дигәннәр. Арча кырын да ЮНЕСКО исемлегенә тәкъдим итәр идем. Ул да тарихи урын. Биредә Себергә сөргенгә җибәрелгән кешеләрнең богауларын салганнар. XVII-XVIII елларда да күп сугышлар булган. Арча кыры Лев Толстойның «После бала» хикәясендә дә сурәтләнә.

Айваз Садыйров, «Татар радиосы» баш мөхәррире:

- Мин үземне бу өлкәдә белгеч дип санамыйм. Ләкин ЮНЕСКО исемлегенә тарихи, татар авылларын кертер идем. Алар бүгенге көндә бетү хәлендә, халык саны кими. Әле узган атнада гына үзебезнең Арча районы, Кышкар авылына кайтып килгән идем. Авыллар бетү факты күңелне әрнетә. Бәлки ЮНЕСКО бу авылларны таратмаска ярдәм итә алыр.

Гөлүсә Галимова, Балык Бистәсе районы, укытучы:

- Сабан туен да ЮНЕСКО исемлегенә кертергә җыеналар дип ишеткән идем, әлегә бу вакыйганы кичектергәннәр. Минемчә, милләтебезнең күркәм бәйрәме әлеге исемлеккә керергә лаек. Болгар, Зөядән тыш, ел саен гаиләбез белән Биләр, Иске Казан җиренә барабыз. ЮНЕСКО вәкилләренә ул җирләр никадәр кызыктыр - белмим, ләкин бу урыннар да татар халкы өчен зур кыйммәткә ия. Иске Казанда хәзер тарихи берни дә калмаган инде, тавы, чишмәсе генә бар. Ләкин кайчандыр шушы җиргә Казан салынуы үзе күп нәрсә турында сөйли.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading