16+

Юрий Гагарин турында без белмәгән фактлар: галәмне буйсындырган, әмма...

Ул космоста нәрсә югалткан һәм Елизавета II не ничек итеп «гагаринча чәй» эчәргә өйрәткән?

Юрий Гагарин турында без белмәгән фактлар: галәмне буйсындырган, әмма...

Ул космоста нәрсә югалткан һәм Елизавета II не ничек итеп «гагаринча чәй» эчәргә өйрәткән?

Чак кына училищедан чыгарылмаган 
Юрий Гагаринның биографиясе авторы, әдәби тәнкыйтьче һәм язучы Лев Данилкин язганча, космонавт очучылар училищесыннан куылу чигендә булган. Бөтен яктан да диярлек югары нәтиҗәләр күрсәтсә дә, ул самолетны берничек тә яхшы итеп утырта алмаган.

Эш училище начальнигы генерал-майор Василий Макаровка кадәр барып җитә, һәм ул гына Гагаринның кечкенә буе (165 см) аңа җирне тоярга комачаулавын аңлый. Гагарин очып күтәрелә торган полосаны башка почмактан күрә икән. Шуннан соң аның утыргычына мендәр куела.

Космоста карандашын югалткан 
Космоска беренче очыш белән барысы да шома булмаган. Мәсәлән, Юрий Гагаринның үзенең, скафандры һәм креслосы тиешле авырлыктан 13,6 килограммга кадәр арткан, шуңа күрә инженерлар, авырлыкны киметү өчен, “Восток” эчке аппаратурасының бер өлешен сүткәннәр. Космик сәяхәт вакытында җитди җитешсезлекләр булмаган, әмма, язучы, журналист һәм прозаик Юрий Нагибин үзенең “Гагарин турында хикәяләр” китабында язганча, авырлык югалту шартларында Гагаринның кулыннан карандашы төшеп киткән, һәм космонавт үзенең язмаларын борт журналына терки алмаган. “Гагарин җиргә буш журнал белән төште, – дип язган Нагибин. – Аның сүзләренә караганда, карандаш начар беркетелгән булган”. 

Запас төймәләр йөрткән
Язучы Лев Данилкин: “Гагарин үзе белән төймәләр салынган шкатулка йөртергә һәм очрашулардан соң аларны гел тагарга мәҗбүр булган, чөнки искеләре гел өзелгән”, – дип сөйләгән. Очрашулар вакытында җанатарлары аны кочаклап, үбеп калырга гына түгел, ә истәлеккә төймәләрен дә алып калырга тырышкан.
 
Король хатыны белән төшке аш 
Сез чәйне “гагаринча” эчеп карадыгызмы? Әйе, дип уйлыйм. Очыштан соң беренче космонавт “тынычлык миссиясе” белән дистәләгән илләрдә булып кайткан. 1961 елның июлендә Англиядә булып, ил премьер-министры Гарольд Макмиллан һәм королева Елизавета II белән очрашкан. Һәм бу очрашуда этикет белән бәйле берничә казус була. Алар турында Британия дөнья космонавтикасы тарихын тикшеренүче Кристофер Райли сөйләгән.

Британиянең король сарае этикеты кагыйдәләре ул вакытта корольләргә гади кешеләр белән фотога төшәргә рөхсәт итмәгән. Ләкин Елизавета II, Гагарин – җир кешесе түгел дип, бу тыюны читләтеп үткән һәм коммонавт белән фотога төшкән. Хәер, ул фотосурәтне беркем дә таба алмаган: мөгаен, ул король архивларында саклана торгандыр.

Хәзер табын янына узыйк. Рәсми төшке аш вакытында Гагарин үзенә таныш булмаган бер өем өстәл приборларын күреп, беркадәр аптырашта кала һәм моны король хатынына әйтеп тә куя. Моңа җавап итеп, Елизавета II үзенең дә нәрсәнең нәрсә өчен икәнен белмәвен әйтә. Уңайсызлыктан котылу өчен, барысына да нәрсә белән ашарга күнеккән һәм җайлы дип таба, шуның белән ашарга тәкъдим итә. Гагаринга кушылып, үзе дә диңгез кысласы паштетын гади кашык тотып ашый башлый.

Эш чәй эчүгә барып җиткәч, табынга лимонлы чәй китерәләр. Гагарин чәен эчеп бетерә дә, кашыгы белән чынаяктагы лимонны алып каба. Бездә бу гадәти саналса, король сараенда мондый гамәл – этикет бозу, бу хәтта кулларың белән ашаганнан соң, аларны эскәтергә сөртү белән бер була. Королева бу хәлдән дә чыгу юлын таба, “гагаринча чәй эчәбез” дип, чынаяктан үз лимонын алып ашый башлый.

Дилбәр Гарифуллина әзерләде.
Чыганак: “Новосибирск онлайн”.
Фото: https://www.freepik.com/

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading