16+

«Забота»га ярдәм итәчәкләр

Татарстан митрополиясе инвалид балаларның әти-әниләре оештырган «Забота» иҗтимагый оешмасына ярдәм итәчәк.

«Забота»га ярдәм итәчәкләр

Татарстан митрополиясе инвалид балаларның әти-әниләре оештырган «Забота» иҗтимагый оешмасына ярдәм итәчәк.

Татарстан митрополиясе һәм «Забота» иҗтимагый оешмасы хезмәттәшлек турында килешү төзеде. Документны Казан һәм Татарстан митрополиты Анастасий һәм ТР Инвалид балаларның әти-әниләре иҗтимагый оешмасы президенты Надежда Титова имзалады.
«Забота» иҗтимагый оешмасы 2011 елда мөмкинлекләре чикле балаларны тәрбияләүче әти-әниләр тарафыннан оештырылган. Җитди авырулы балалар белән эшләү оешманың төп бурычы булып тора. Килешү мөмкинлекләре чикле балаларга ике яктан да ярдәм күрсәтү, шулай ук башка иҗтимагый хәрәкәтләр белән хезмәттәшлек итү кирәклеген күз алдында тотып имзаланган. Беренче чиратта, бу - медицина ярдәме.
Мохтаҗларга ярдәм итү өчен, матди гына түгел, ә эчке ресурслар да кирәк, бу - тар профильле белгечләрнең административ, мәгълүмати һәм техник ярдәме. Алар әлеге изге эштә үз мөмкинлекләреннән чыгып катнаша алыр иде, дип хәбәр ителә Татарстан митрополиясе сайтында.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading