16+

Үзләре эшләп таба бит

Соңгы атналарда кризис дип язмаган матбугат чарасы, кризис дип сөйләмәгән телеканал, радио калмады бугай. Бар да, булдыра алганча, бәяләр турында сөйли, ниндидер фаразлар, юраулар ясый. Кемнәрдер базарларда йөреп, чөгендер вә кишер бәяләренең доллар үсеше сәбәпле бәясе үзгәрү динамикасын күзәтә, кемдер автомобильләр бәясен чагыштыра, кемдер ипотека кыйммәтләнсә, бу гамәлнең фатирлар бәясенә...

Үзләре эшләп таба бит

Соңгы атналарда кризис дип язмаган матбугат чарасы, кризис дип сөйләмәгән телеканал, радио калмады бугай. Бар да, булдыра алганча, бәяләр турында сөйли, ниндидер фаразлар, юраулар ясый. Кемнәрдер базарларда йөреп, чөгендер вә кишер бәяләренең доллар үсеше сәбәпле бәясе үзгәрү динамикасын күзәтә, кемдер автомобильләр бәясен чагыштыра, кемдер ипотека кыйммәтләнсә, бу гамәлнең фатирлар бәясенә...

Беренче итеп бик матур исемле Виолеттага (чын исеме алай түгелдер инде) шалтыраттым. Беренче гудок барып җитүгә үк алды бу телефонны.

- Бәяләр үзгәрмәде. Сәгате-2000, ярты сәгатьтә өлгерсәгез - 1500, - диде бик ягымлы тавышлы туташ. Кварталда. Сез кайчанрак киләсез?

- Ә ул ике меңгә ниләр керә?

- Гади комплекс. Бар да саклану чарасы кулланып. Ансыз булса, бер меңгә кыйм­мәтрәк.

Минем аз хезмәт хакы алып эшләүче бюджет оешмасы хезмәткәре икәнем дә Виолеттаны йомшатмады.

- Юк, унбиш минутка кабул итмим. Акчагыз булмаса, хатыныгыз белән генә йоклагыз, - дип, трубканы куйды.

Ярар дип уйладым мин, бу Казанда бер Виолетта гына түгел ич. Менә Миланың телефоны. Бер форумда: «Егетләр, мин сезне көтәм», - дип язган. Әле генә. Шалтыраттым.

- Кил, җаным, - диде миңа шактый түбән тавышлы Мила. - Ярты сәгате бер мең генә, саклану чарасы кирәкмәсә (анысын куллану-кулланмауның үз нечкәлекләре бар) тагын биш йөз өстисең. Иң түбән бәяләр - миндә. Яратам мин ул эшне чөнки. Ярты сәгать. Өлгерәсең, өлгерәсең...

Мила Гвардиячеләр урамы тирәсендә тора булып чыкты. Уйлап карарга вәгъдә биреп, элемтәне өздем. Ә менә Альбинаның бәясе кыйммәтрәк булып чыкты. Сәгатенә 3000 икән. Шул ук стандарт нәрсәгә инде бу. Өстәмә теләкләрең булса, алары бер меңнән тагын өч меңгә кадәр бәя өсти булып чыкты. Форумда бу кыз йөзен күрсәтмичә генә фотоларын да куйган - чибәр, каһәр. Гәүдәсе дип әйтүем инде. Ну нинди генә булса да, бер айлык окладка торырлык түгел инде. Альбина да бәяләр үзгәрдеме дип сораганга гаҗәпләнде генә. «Юк, бар да элеккечә», - диде ул коры гына минем өстәмә теләкләр түгел, гади комплекслы кабул итүгә дә килмәячәгемне аңлаганга, күрәсең.

Анастасиядә бер сәгатьлек ял итү 2500 тора булып чыкты. Өстәмә те­ләк­ләр арасында массаж ясау да бар. Анысына тагын ике мең өстәргә кирәк. Хәзер менә, көт, ясатам ди ике мең тәңкәгә массаж. Монысының бәяләре дә көздән бирле үзгәрмәгән икән.

Шакирә дигән исемгә тап булгач, бераз аптырап торган идем - татар түгел, кара тәнле бер кыз икән. Монысы фатирда да кабул итә, кирәк булса, сиңа кунакка да килә ала. Бәяләре, кара тәнле булуына карамастан, безнең кызларныкы кебек үк. Тик телефонын алмады, эш вакытына туры килдем бугай.

Руфинаның ярты сәгате - бер мең, сәгате ике мең икән. Монысының бәясе аз гына төшкән. Алла дигәне, гомумән, күпләп сатуга күчкән. Ул атнага 2‑3 тапкыр очрашу шарты белән, бер айлык хезмәтен 25 мең сумга бәяли. Хезмәт күрсәтүнең төрлесе кергән монда. Тик бөтенесе клиент территориясендә (мунча, кунакханә дә керә) булырга тиеш. Кемдер: «Иң кыйммәтле фахишә белән күңел ачу да, санап карасаң, гади хатын асрауга караганда арзангарак төшә», - дигән -шул сүзләр искә төшеп китте... Хм... Аена 25 мең - ничек телисең, шулай.

Иң мөһимен эшләмичә, анадан тума шәрә кызлар тәне белән ясый торган массаж рекламалары да күп интернетта. Андыен 800 сумга да, бер меңгә дә, кыйммәтрәккә дә ясаучылар бар. Теләгең булса, ике кыз да ала аласың. Икәү булсалар, сәгатенә өч мең түләргә кирәк. Кызык инде үзе...

Әлбәттә, Казандагы бөтен хезмәт күрсәтүче кызларга бер көндә генә шалтыратып чыгып булмый. Күп, бик күп алар. Тик шушы кыска гына тикшеренүдән дә шул аңлашыла - кризис дигән нәрсә бу өлкәгә бераз тәэ­сир иткән - бәяләр аз гына арзанайган. Күп игъланнар: «Скидки», «Яңа ел акциясе» дип башлана. Бәрәңге саталар диярсең...

Кайсыдыр гәҗиттә Казан кызлары, гадәттә, Чаллыда, Чебоксарда эшли, ә ул шәһәрләрнекеләр бездә дип язганнар иде, анысын белеп булмады. Бу юлы максат та ул түгел иде бит. Ләкин ни дисәң дә, «эшли торган» кызлар арасында татар кызларының шактый булуы бераз уйландырды, әлбәттә. Хәер, һич кенә дә гаепли дә алмыйм мин аларны. Алучы булганда - тәкъдим итүче һәрвакыт булачак, акча күп кирәк чорда, барыбыз да матур тормышта яшәргә омтылган чорда яшибез ич. Ичмасам, болары кеше таламый, кешенекен урламый, бюджет акчасын үзләштерми...

Фото: elitefon.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading