16+

Зоопарк «Тылсымлы тау»га менә

Казан кебек төзекләндерелгән, зур һәм матур шәһәр өчен заманча зоопарк күптән кирәк иде инде. Дөресен генә әйткәндә, соңгы елларда ул шәһәребезнең иң авырткан урыннарының берсе булды дияргә дә мөмкин. Моннан берничә ел элек Британия архитекторлары тәкъдим иткән энә карагы формасындагы кыйммәтле зоопарктан да баш тартырга туры килде, чөнки аңа баштан...

Зоопарк «Тылсымлы тау»га менә

Казан кебек төзекләндерелгән, зур һәм матур шәһәр өчен заманча зоопарк күптән кирәк иде инде. Дөресен генә әйткәндә, соңгы елларда ул шәһәребезнең иң авырткан урыннарының берсе булды дияргә дә мөмкин. Моннан берничә ел элек Британия архитекторлары тәкъдим иткән энә карагы формасындагы кыйммәтле зоопарктан да баш тартырга туры килде, чөнки аңа баштан...

Х әзер инде бу эшкә үзебезнекеләр җәлеп ителгән. 2016 елда 210 еллыгын бәйрәм итәсе Казан зооботаника бакчасы үзебезнең «Татинвестгражданпроект» институты тарафыннан эшләнгән проект нигезендә төзекләндереләчәк һәм яңартылачак. «Татинвестгражданпроект» җитәкчесе Гадел Хөснетдинов белдергәнчә, түгәрәк өстәлләр оештырып, проектны өйрәнәчәкләр, тикшерәчәкләр, җәмәгатьчелек фикерен дә тыңлаганнан соң, бер ай эчендә расланып, киләсе ел башына зооботаника бакчасын төзекләндерергә керешәчәкләр.

Проектта каралганча, хәзерге зоопарк территориясенә Спортның ишкәк ишү төрләре үзәгенә орынып торган мәйданнарны кушу хисабына аның мәйданы 2,3 тапкырга арттырылып, 7,7 гектардан 17,5 гектарга кадәр зурайтылачак. Җәнлекләр санын да 4 меңнән 6-6,5 меңгә кадәр арттыру уйланыла. Хәзерге вакытта бер җәнлеккә уртача 2,5 квадрат метр туры килсә, төзекләндерелгәннән соң, аларны тоту шартлары халыкара таләпләргә туры киләчәк. Проектны гамәлгә ашыру ике этапта алып барылыр дип көтелә. Иң башта яңа территориядә яңа павильоннар һәм экспозицияләр төзелсә, икенче этапта хәзерге зоопарк территориясе төзекләндереләчәк. Әлеге эшләр барышында исә зоопарк гадәттәге режимда эшләячәк, диләр проект авторлары.

Эскиздан күренгәнчә, зоопаркның хәзерге территориясендә фәнни-тикшеренү институты, оранжерея, контактлы зоопарк, аттракционнары булган балалар мәйданчыклары, ресторан һәм кафе урнашачак. Маймыллар һәм кошлар да шунда ук калачак.
Проектта төп урынны ясалма «Тылсымлы тау» алып тора. Җәнлекләр кыя тарлавыгында урнашачак. Аларны карарга килүчеләр тау эченә дә кереп йөри алачак. Башка эре зоопарклар мисалында берничә зонага бүленгән «Сафари-парк» булдырылачак. Анда мөгезборыннар, антилопалар, фил, арыслан, жираф, пандалар һәм башка экзотик хайваннар урнашачак. Сулыкларда яшәүчеләр өчен ясалма сулык булдыру күздә тотыла. Шулай ук океанариум белән дельфинарий төзү планы да бар. Картинаны террариум, күбәләкләр бакчасы, җәйге верандалар, балалар иҗаты өчен аерым мәйданчыклар тулыландырачак. Эскизларга караганда, яңартыласы зоопарк бик матур һәм кызыклы булачак. Ә менә финанс ягына килгәндә, аның күпмегә төшәчәге әлегә билгеле түгел. Әмма төп финанс чыганагы республика бюджетыннан булачак.

Проект гамәлгә аша калса, зоопаркка кимендә елына бер миллион кеше килер дип көтелә. 2013 елда анда 225 мең кеше булган. Быелның 1 ноябренә алынган саннар буенча, шушы ун айда анда 222 мең кеше килгән.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта зоология коллекциясендә 160тан артык төрдәге җәнлек исәпләнә, аларның гомуми саны алты меңнән арта. 25 төре халыкара Кызыл китапка кертелгән. Россиянең Кызыл китабына исә 15 төрдәге җәнлек, 11 төрдәге үсемлек кергән. Татарстанның Кызыл китабына - алты төр җәнлек һәм дүрт төр үсемлек. Ботаника коллекциясендә бер меңнән артык үсемлек исәпләнә, гомуми саны - алты меңгә якын.

Эскизда: Проектта төп урынны «Тылсымлы тау» алып торачак. (Фото: www.business-gazeta.ru)

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading