16+

Фасил Әхмәтовның улы Азат: «Әтинең башкарылмаган җырлары да бар, ник бер җырчы сорап шалтыратсын»

Күренекле композитор, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Фасил Әхмәтов яшәгән, аның рухын саклаган йортка юл тотуым юкка түгел.

Фасил Әхмәтовның улы Азат: «Әтинең башкарылмаган җырлары да бар, ник бер җырчы сорап шалтыратсын»

Күренекле композитор, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Фасил Әхмәтов яшәгән, аның рухын саклаган йортка юл тотуым юкка түгел.

Улы Азат Әхмәтов белән күрешеп, композитор турында истәлекләрне барларга килештек. Әлеге гаиләдә барысы да Фасил абыйның үзе кебек ачык йөзле, киң күңеллеләр. Әниләре Йолдыз ханым да исән-сау, улы Азат һәм килене Фирдәвес тәрбиясендә яши.

- Азат әфәнде, әтиегез сезгә үзенең үткәннәре хакында сөйләргә яраттымы? Әниегез белән ничек кавышканнар?
- Әтинең сөйләгәннәре бер­кай­чан истән чыкмый. Алар гаиләдә биш бала үсә. Бишесе дә гармунда уйный. Әти балачактан полиомиелит белән авырып, бер аяксыз кала. Шуның аркасында укырга да соңга калып керә. VII сыйныфтан соң Казанга килеп, музыка училищесында белем ала. Шунда тәүге тапкыр «Люция» дигән җыр яза. Ул аны үзенең беренче мәхәббәтенә багышлап язылганын да яшерми иде. Ә инде консерваториядә симфоник әсәрләр иҗат итә башлый. Әни белән дә алар беренче мәртәбә студент чакта, әнинең туганы Фоат абыйларда очрашалар. Ул мәҗлестә уйнарга консерваториядән баянчы егет чакырган була. Әнинең медицина институтында укып йөргән чагы. Очраша башлыйлар. 1961 елда гаилә корып җибәрәләр. Алар бик тату яшәделәр. Әни 40 елдан артык компрессорлар заводы шифаханәсендә невропатолог булып эшләде. Ул да музыка яратты. Әтигә дә үз киңәшләрен бирә иде. Әти аңа багышлап, «Таң йолдызы» дигән җырын язган иде.

- Композитор гаиләсендә җыр-музыка тыңлап үскән егетнең татар моңына мөнәсәбәте ничегрәк булды? Әтиегезнең танылган композитор булуы сездә горурлык хисләре уятмый калмагандыр.
- Мин әти белән масаеп йөрмәдем, чөнки ирешкән уңышлары үзенеке генә бит. Әле дә хәтеремдә, бик бәләкәй чагымда ук безгә композиторлар, җырчылар килеп, гармунда уйнашып, җырлашып утыралар иде. Әти баянда халык җырларын уйный башлыймы, бергә җырлыйлармы - минем күзләргә яшь килә иде. Ул радиодан концерт тыңлаганда да мине янына утыртыр иде. Үз җырын башкарсалар, горурланып тыңлый иде. Кызганыч, үземдә андый талант булмады. Берәр атна баян тотып өйрәнергә дә маташып карадым. Әти минем җәфалануга түзмәде: «Ярар, җитте, баянны интектермә», - диде.

- Фасил абый танылган шә­хесләрдән кемнәр белән аралашты?
- Әти дусларын ярата иде. Күбрәк композиторлар килә иде безгә. Мирсәет Яруллин, Ренат Еникеев, Исмай Шәмсетдинов, Заһид Хәбибуллин, Илһам Шакиров, Александр Ключарев, Гариф Ахуновны һ.б. әдәбият-сәнгать әһелләрен кечкенәдән күреп үстем.



- Җыр-моң тыңлап үскән егет нинди һөнәрне сайлады соң?
- Мин гомер буе заводта. Хәзерге вакытта заводта инженер-механик булып эшлим.

- Ир бала буларак, әтиегез өйдә нинди эшләргә өйрәтеп үстерде?
- Мин кечкенәдән, бакчадамы, өйдәме - әтинең ярдәмчесе, «уң кулы» булдым. Ул мине балта, пычкы тотып эшләргә өйрәтте. Әлеге һөнәрләр тормышта һәрвакыт кирәк булды.

- Әтиегез булачак киленне ничек кабул итте?
- Фирдәвес кечкенәдән хорда җырлап йөргән. Балачакта әти көйгә салган «Юл» җырын яратып башкарган. Ул алдан ук нинди гаиләгә киләсен белде. Әни белән әти Фирдәвесне үз кызлары кебек каршы алдылар. Туй алдыннан әти безгә: «Мәҗлестә бернинди акча җыю булмасын», - дип әйтеп куйды. Әмма кунак­лар алып килгән бүләкләрен яшерен генә барыбер үзебезгә тапшырдылар.

- Тормышта ничегрәк яшәргә өйрәтте икән ул сезне?
- Әти беренче чиратта кешелек­ле, намуслы булырга өндәде. Мин оялчан булгач: «Һәрвакыт тәвәккәл булырга кирәк», - ди торган иде. Аның байлыкка исе китмәде. Кешегә кирәк булса, соңгы киемен дә бүләк итәргә мөмкин иде. Һәрвакыт намуслы яшәргә өндәде. Мин аның әйткәннәрен үтәргә тырыштым.

- Фасил абый көйләрне тәү­лекнең кайсы вакытында язды?
- Төнлә язарга яратты. Безне борчып, пианино кычкыртып утыр­мады. Көен нотага гына теркәп барды.

- Әтиегезнең җор телле, юмор яратучы кеше булганын да беләбез. Сезнең янда да юмор белән сөйләшә идеме?
- Безнең өйдә һәрвакыт юмор булды. Әти мине дә, оныгын да беркайчан ачуланмады. Ул, олылар сөйләшкәнне балага тыңлатмас өчен, кечкенә чакта улыбыз Вагыйз­гә: «Улым, бар әле, үз бүлмәңдә бәхетле бул!» - дияргә ярата торган иде. Бервакыт әти белән урамнан барганда, аны бер ир кеше туктатты. Мин читкәрәк китеп көтеп тора башладым. Якын танышы белән сөйләшә, янәсе. Шактый гына басып торганнан соң, саубуллаштылар болар. Мин әтидән аның кем булуы белән кызыксына башлаган идем. Ул миңа: «Аның кем икәнен белсәм, сөйләшеп тә тормаган булыр идем», - дип җавап кайтарды. Бу бит үзе мәзәк. Безнең Мирсәет Яруллиннар белән бакчалар янәшә булганлыктан, алар дуслар булды. Әти гомер буе партиягә кермәде, ә Мирсәет абый коммунист иде. Шулай бервакыт әтигә ике ел рәттән «Партийная жизнь» журналы килде. Ул аны башта кем яздырганын белми аптырады. Белгәннән соң, Мирсәет абыйга «Свиноводство» журналын яздырган иде. Бервакыт әтинең дуслары бер-берсеннән иң яраткан китаплары кайсы булуын сораша башлады. Әти боларга: Ленинның «Материализм и эмпириакритицизм»ы дигәч, тегеләр аптырап калды. Кайсыныңдыр: «Сез партияле түгел бит, ничек аны яратып укыйсыз?» - дип сораганына каршы ул: «Ә мин аны кулга алуга, йокыга китәм», - дип җавап кайтарды.

- Әтиегезнең шундый җор теллелеге сезгә дә күчмәгәнме? Аның тагын кайсы сыйфатларын үзегездә күрәсез?
- Әти кебек үк булмаса да, мин дә шаяртырга, мәзәкләр сөйләргә, музыка тыңларга, укырга бик яратам. Спортка мәхәббәтне дә ул тәрбияләде.

- Улларыгыз нинди юлны сайлады?
- Ике улыбыз да музыка мәктәбендә укыды. Музыканы яраталар. Олысы Вагыйз быел механика-технология колледжын тәмамлады, ә Шамил әле шунда укып йөри.

- Өегездә Фасил абыйның нинди әйберләрен кадерләп саклыйсыз?
- Әтинең өстәле, пианиносы балалар бүлмәсендә тора. 300ләп көе язылган пластинкасы, транзисторы, партитуралары сак­лана. Аның студент чагыннан ук җыйган 250 китабын музыка көллиятенә тапшырдык. Студентлар файдалансын.

- Музыка сәнгатендә якты эз калдырган Фасил Әхмәтовның әле башкарылмаган җырлары, әсәрләре дә шактый калгандыр. Аларны башкару өчен берәр җыр­чының сораганы юкмы?
- Башкарылмаганнары да бар. Ник бер җырчы сорап шалтыратсын...

- Әгәр бүген берәр яшь җыр­чы әтиегезнең җырын сорап килсә...
- Без каршы түгел. Алар бары тик яңгыраудан гына туктамасын.



Рәсемдә:

1. Азат Әхмәтов
2. Фасил Әхмәтов

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading