Кама Тамагы районының Кыртапа авылында туып, бүгенге көндә кызы Наилә белән Казанда яшәүче Нурлыбанат Нигъмәтҗановага 101 яшь тулган. Якыннары аның озын гомерле булуын сабырлыктан күрә.
- Әниебез бик тә сабыр, ипле, тыйнак кеше. Бик күп авырлыклар-михнәтләр күреп яши-яши, шул сабырлыгы, тырышлыгы белән кыенлыкларны җиңәргә өйрәнгәндер инде ул. Ике яшендә -...
Кама Тамагы районының Кыртапа авылында туып, бүгенге көндә кызы Наилә белән Казанда яшәүче Нурлыбанат Нигъмәтҗановага 101 яшь тулган. Якыннары аның озын гомерле булуын сабырлыктан күрә.
- Әниебез бик тә сабыр, ипле, тыйнак кеше. Бик күп авырлыклар-михнәтләр күреп яши-яши, шул сабырлыгы, тырышлыгы белән кыенлыкларны җиңәргә өйрәнгәндер инде ул. Ике яшендә - әнисез, ә биш яшендә әтисез калган. Ятимәне әтисенең энесе Хәйретдин белән аның җәмәгате Таифә тәрбияләп үстерә. 13-14 яшендә чагында ук торф чыгаруда, урман кисүдә катнашкан. Укыйсы килү теләге дә көчле була, гарәп язуын да, латин хәрефләрен дә өйрәнә. 18 яшендә күрше Апас районының Борнаш авылыннан Гаделҗан исемле егеткә кияүгә чыга. Авылда ачлык, шуның өстенә бер-бер артлы каенанасы белән каенатасы да дөнья куя. Башка бик күпләр кебек, әниемнәр дә читкә чыгып китә. Донецк өлкәсенең Макеевка шәһәрендә төпләнеп калалар. Бу кырыгынчы еллар була, - дип сөйләде безгә Наилә апа.
Тиздән Бөек Ватан сугышы башлана, әтиләре Гаделҗанны сугышка алалар. Әниләре өч яшь баласы белән үзе генә кала. Беркөнне алар яшәгән җиргә немец гаскәрләре килеп керә. Алар юлларында очраган һәр өйне яндыра башлый. Алты яшьлек Фәүзелҗан - кулына ипи, өч яшьлек Наил мендәр алып, күршеләр белән траншеяга качалар. Әниләре яшь бала белән өйдә кала. Чоланда торган салам өеменә бер немец ут төртә. Икенче берсе мәрхәмәтле кеше була, яшь балалы хатынны янып торган өйдән алып чыга. Нурлыбанат апа бер эчке күлмәктән генә кала. Аңына килгәч, улларын эзли башлый. Җиде көн эзләгәннән соң гына таба аларны. Кызганыч, яшь баласы үлә. Сугыш беткәч, балаларым чит-ят җирләрдә үсмәсен дип, туган авылына кайта. Бу вакытта Хәйретдин агасы үлгән була. Таифә апа аларны үз яннарына сыендыра.
- Ул безнең өчен дәү әни булды, бик тату, матур яшәдек, - ди Наилә апа.
Нурлыбанат апа гомер буе колхозда эшли, бөтен авылга тегү тегә.
- Эшсез торырга бер дә яратмады. Бер минут вакытын да әрәм итмәс иде. Кеше кереп, озаграк сөйләшеп утырырга туры килсә дә, бу арада күпме эшемне эшли идем, дип уфтанганы әле дә хәтердә. 87 яшендә дә печән чаба иде. Әле хәзер дә: «Тик кенә утыра алмыйм, энә бир әле кулыма», - дип сорый. Ашарга пешерә башласам, бәрәңге, суган әрчеп куя. Озын гомерле булуның серен мин аның ризыкны озак чәйнәвендә дә дип беләм. 80 кат чәйнәргә кирәк, ди. Моны кайчандыр укытучылары Сөнгатулла абый әйткән булган. 95 яшенә кадәр ураза тотты, ә намазын әле дә калдырганы юк. 48 яшендә намазга басты. 100 яшенә кадәр Коръән укыды. Хәзер күзләре начар күрә, мин укыганны тыңларга ярата. Буш вакытларда: «кызым, Коръән укыйк әле», - ди. Дисбесен дә кулыннан төшергәне юк, - ди кызы.
Нурлыбанат әбинең уллары гүр ияләре. Бердәнбер кызы гына исән-сау. Алты оныгы, унике оныкчыгы бар, аларның да балалары үсеп килә. Күптән түгел генә туган оныгының кызына, әбиләре кебек дин юлыннан китсен дип, Исламия исеме кушканнар.
Килене Рабига апа да аны мактап туя алмый.
- Балаларны тәрбияләргә булышты, сабырлыгы белән безгә үрнәк булды. Беркем белән сүзгә килмәде, гайбәтне яратмады, бөтен булганына шөкер итеп яши белде. Әниебез бик кунакчыл кеше, кунаклар ярата. Һәрчак якты йөзле, ягымлы сүзле, ачык күңелле булды, - ди ул.
Нурлыбанат әби авылда килене белән 48 ел яшәгән.
- Әниле-кызлы кебек тату тордык. Киленемнән мин бик разый. Шөкер, Аллаһы Тәгалә миңа бәхетле картлык бирде. Кызым, киленемнең, оныкларның ярдәмен тоеп, күңел тынычлыгы табып, өйнең түрендә булып, кадер-хөрмәттә яшим, - ди гасыр яшьтәше Нурлыбанат әби.
Быелның гыйнвар аенда Саба районының Оет авылында яшәүче Хәкимә Закировага, Кама Тамагы районыннан Халисә Сөләйманова белән Евгения Сафоновага, Биектаудан Фәйзрахман Әхмәтҗановка 100 яшь тулды. Апаста гомер кичерүче Зәйнәп Ибраһимова исә 103 яшен каршылады.
Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар