Алай гынамы? Беренче Бөтендөнья сугышына киткән әтисен дә күрергә насыйп булмаган Фәһимә әбигә. Әнисе аны табарга тулгаклап йөргәндә, «үлде» хәбәрен китереп биргәннәр. Ике ир туганы да якты дөньядан вакытсыз китеп барган. Үзенең дә гомере кыл өстендә калган чаклары аз булмаган Фәһимәнең. Сабый вакытта авырганда, әнисе: «бу бала үләме-каламы», - дип өзгәләнгәндә, өйләренә күрше авылдан Салават атлы туганнары килеп кергән. Күрәзәлек сәләте дә булган аның. «Яши әле! Бу кызың, би-и-и-ик озак яши!» - дип сузган ул. Фәһимә әбинең үзенең дә, күр инде, ничек шулай юраганы юш килде Салават абыйның, дип исе китә хәзер. Оныкларын гына түгел, оныкчыкларын күрергә дә насыйп булганына сөенеп бетә алмый.
- Зур әни шушы яшендә дә бик зиһенле. Авылның бөтен тарихын белә. Телефоннан һәркайсыбызны тавышыннан таный. Ә бит әз түгел без: 15 онык, 18 оныкчык. Һәркайсыбыз кайда, нишли - барысын да сораштырып тора, - ди аның турында район газетасында журналист булып эшләүче оныгы Ләлә.
Кыскасы, бу өйнең ишеген кем генә ачып кермәсен: оныклармы алар, кияү-киленнәрме - барысы да, зур әни дип, иң беренче Фәһимә әбиләре бүлмәсенә ашыга. Башкача була да алмый, нәселләренең иң олы тоткасы, терәге бит зур әниләре.
Комментарийлар