16+

15 яшендә мәңгелек йортына иңдерелде

Яшьлегенең чәчәк аткан чагы, табигатьнең ак бәхетләр вәгъдә итеп, матурлыкка күмелгән гүзәл мизгелендә, тугызынчы сыйныфны тәмамлап көллияткә керәм дип хыялланып йөргән көннәре иде Сылукайның.

15 яшендә мәңгелек йортына иңдерелде

Яшьлегенең чәчәк аткан чагы, табигатьнең ак бәхетләр вәгъдә итеп, матурлыкка күмелгән гүзәл мизгелендә, тугызынчы сыйныфны тәмамлап көллияткә керәм дип хыялланып йөргән көннәре иде Сылукайның.

Сылуның һәлак булуын ишеткән һәркем елады.

Кыз ул көнне иртәдән үк хуҗалыктагы бөтен эшләрен тәмамлады да, 15 яшьлеген үткәрү өчен әнисе белән өстәлгә кирәкле азык-төлек исемлеген тутырды. Бөтен сыйныфташларын җыеп бәйрәм итәргә уйлаган иде ул. Әтисе белән район үзәгенә барып продуктлар алып кайтты, иң матур, ак чәчәкле күлмәген сайлады. Кичен кызга әнисе "Сарык бәтиләре кайтмый калды, урамнарны әйләнеп кайтчы", дип эндәште. Әле яңа гына көтүгә чыккан бәрәннәрнең болында уйнап калулары гадәти күренеш иде. Көтүгә күнеккәнче шактый азаплыйлар шул алар. 

Кыз юл аркылы чыкканда арттан тузан туздырып килүче тугызлы машинасын абайламый калды. Сылуның ап-ак төстәге күлмәге каннан кып-кызыл булды.

Әле узган айда гына машина йөртү таныклыгын алган егет автомобилен туктатып, аннан төште дә, йөгерә-йөгерә канга батып яткан кыз янына килде. Сылу соңгы сулышын ала иде. "Гафу ит мине, зинһар гафу ит. Мин бит сине күрмәдем. Кулымнан телефоным төшеп киткән иде. Шуны алырга дип үрелдем генә бит...", дип елап җибәрде егет аның янына тезләнеп. Бу фаҗига шаһитләре кайсылары Ашыгыч ярдәмгә шалтыратты, икенчеләре Сылукайның әти-әнисенә ничек хәбәр итәргә дип тораташ катып калды... 

Тиз арада килеп җиткән табиблар кызның гомерен саклап кала алмады. Рәхимсез үлем әти-әнисенең газизен мәңгегә тартып алды. Авылдагы һәр гаиләне кайгы сөреме каплады. Һәркем елмаюдан балкып торган, ачык, яшел күзле кызны искә алып илерде дә илерде. Хәтта ирләр дә елады. Яшьлеге чәчәк атканда, киләчәккә өмет һәм хыяллары ташып торганда якыннарын ташлап китте Сылукай.

Туган көне, унбиш яшьлеген бәйрәм итәсе көнне кызны мәңгелек йортына иңдерделәр. Акрын гына җылы яңгыр явып торган көн иде ул. "Ник син китәргә тиеш соң? Син бит безнең алтыныбыз идең, кызым", дип Сылуның әтисе җирне тырнап-тырнап елады. 

Гаепле егетне һәлакәт булган көнне үк кулга алдылар. Хәзер ул суд карарын көтә. 15 яшьлек Сылу кабердә. Әтисе баласын җир куенына иңдергәч үк, йөрәге белән хастаханәгә озатылды. Кызның әнисе дә урын өстеннән тора алмый.

Ә фаҗигане китереп чыгаручы шофер, унтугыз яшьлек егетне ничә еллык төрмә көтә. Бер ялгыш адым ике яшь кешенең язмышын җимерде. Әллә язмыш, әллә бер ялгыш...

P. S. Бу вакыйганы бер танышым сөйләде. "Яшьләр өчен гыйбрәт булсын иде", диде ул сүзен җөпләп. Бигрәк тә ашыгып йөрүче машина сөючеләргә кагыла бу. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

16

0

32

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    2

    0

    Алла сакласын. Эти энисенэ сабырлык

    • аватар Без имени

      0

      0

      Кайбер машина йөртүчеләрнең ,барганда да, гел телефон шул кулларында. Үз гомерләрен генә түгел,кеше гомерен дә куркыныч астында калдыралар.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Кайбер машина йөртүчеләрнең кулларыннан телефон төшми шул. Кеше гомерен дә куркыныч астына куялар. Камералар телефонга да штраф җибәрсеннәр иде.

        • аватар Без имени

          2

          0

          Аллаhым сакласын инде балаларын,оныкларны исэн генэ йорсеннэр берук,имин юллар,хэерле гомерлэр бирсен Алла hым барсынада,Эмин.

          Мөһим

          loading