Тик Зөлфия белән тиз генә күрешә алмый әле алар. Кыз Мәскәүгә укырга китәргә җыена. Атна-ун көнсез дә кайтмаячак икән. Шуннан телефоннан сөйләшүләр, смслар язышулар башлана. “Синнән башка әниләр янына кайтмыйм. Өйләнмичә кайтма, диделәр”, – дип тәвәккәллек тә күрсәтә әле егет. “Әле бер тапкыр күргән кеше түгел, кара аны осталыгын, елгырлыгын”, – дип шаккатып кала кыз.
Башкаладан кайтуга кыз берничә көнгә авылына кайтып китә. Аннан беренче кат очрашулар, Кабан күле буенда сөйләшүләр, авылдагы “свиданиелар” – әнә шулай ике арада сизелмәс күперләр салына. Беренче очрашуда ук егет кызны Кабан күлендәге катамаранда йөрергә чакыра. Китәләр болар берни белмичә күл уртасына ук кереп. Шунда су эчендә йөргәндә ялтырап кояш та чыга, кинәт җил дә исә. Күк йөзе әле болытлап ала, әле яктырып китә. Күл уртасында бик матур кош та күреп соклана алар. Икесе дә беренче тапкыр чиратлашып катамаран әйләндерәләр. Алда булачак тормышларын бергә шулай алып барулары, Кабан күле аларның язмышларын тасвирлаган бер эпизод булмадымы икән? Бу хакта Зөлфия соңрак та уйлана әле.
Беренче очрашудан төп-төгәл бер ай дигәндә никах укыта алар. Бер ай эчендә үпкәләшеп алырга да, дуслашырга да өлгерәләр. Иң мөһиме – аларга бергә рәхәт булачагын яхшы аңлыйлар. Менә шундый гаилә тарихы.
– Икебез дә гаилә корырга үз кешебезне эзләгәнбез. Табышып кавышу өчен бер ай вакыт җитте безгә. Кавышканнан соң йорт та салдык, бала да үстердек, фатир да алдык. Машиналы да булдык. Хикмәт бер-береңә карап түгел, ә бер якка таба карап яшәүдә. Миңа аннан башка бу тормыш күңелсез булыр иде, – дип сөйли Зөлфия апа.
Азат абыйга да шалтыраттык. “Зөлфия апаң белән күңелсез яшәп булмый. Хикмәтле хатын булып чыкты ул. Әле дә серләрен ачып бетерә алмыйм ”, – ди гаилә башлыгы.
Комментарийлар