Бүген аның дөньясы түгәрәк. Алма кебек дүрт баласы, янында терәге булган хәләле, йорты, яраткан шөгыле бар. Ә бит бу бәхетле көннәр килгәнче, билгесезлеген дә, югалту ачысын да башыннан үткәрергә туры килгән. Хәер, Саба районы, Мамалай авылында гомер итүче җиденче дистәсенә якынлашучы Мәгъфүр Шәкүровның тормыш юлын бергәләп сүтсәк, барысы да үз...
Бүген аның дөньясы түгәрәк. Алма кебек дүрт баласы, янында терәге булган хәләле, йорты, яраткан шөгыле бар. Ә бит бу бәхетле көннәр килгәнче, билгесезлеген дә, югалту ачысын да башыннан үткәрергә туры килгән. Хәер, Саба районы, Мамалай авылында гомер итүче җиденче дистәсенә якынлашучы Мәгъфүр Шәкүровның тормыш юлын бергәләп сүтсәк, барысы да үз урынына кайтып утырыр дип уйлыйм.
«Бик сагынам...»
Тумышы белән шушы авылдан ул. 1972 елда күрше авыл кызы Кадрия белән тормыш корып җибәргәннәр. Әмма 25 ел дус-тату яшәсәләр дә, Аллаһы Тәгалә аларга бала сөю бәхетен бирми. Шуннан соң ир белән хатын утырып киңәшләшәләр дә Пермь өлкәсенең Кизел шәһәреннән ике бала: Кәүсәрия белән Газизне алып кайталар. Ул вакытларда кыз бала - беренчедә, малай өченче сыйныфта укый торган булган. Кайтканда бер авыз сүз татарча белмәгән балалар, ике ай дигәндә, чатнатып үзебезчә сөйләшә башлыйлар. Инде тормышлары түгәрәкләнеп, сөю-сәгадәттә һәм тигезлектә генә яшисе көннәрдә, гаилә ишеген кайгы җиле шакый. Хуҗабикәнең яман шеш белән авыруы ачыклана.
- Кадрия башта колхозда сыер сауды, аннан соң амбарга келәтче итеп куйдылар. Ул елларда аның янына килә торган түгел - агу, тузан иде. Менә шул харап итте дә инде җаныемны. Авырып киткәч, Сабаның йогышлы авырулар хастаханәсенә салдылар. Шунда эшләүче шәфкать туташы: «Аның урыны монда түгел бит», - дигәч, башка бүлеккә күчерделәр. Шуннан соң хатыныма берничә операция ясадылар. Аннары Казанның онкология хастаханәсендә тагын берничә тапкыр пычак астына керде. Сеңелләре бик булышты инде. Ялгызым, кулымда ике бала да бар бит әле, ни кыла ала идем? Хәленең никадәрле авыр икәнлеген миңа белгертмәсәләр дә, чамаладым инде. Өйгә кайтып, ике ай да өч көн яшәде, бичара. 2004 елда вафат булды. Бик сагынам үзен. Бик сабыр хатын иде, җаныем. андыйлар сирәк хәзер. Туганнары да бик яхшы булды, - дип хатирәләрен яңартты гаилә башлыгы.
33 ел гомер иткән хатынын бик яратып, хөрмәт итеп, сагынып, аңа бәйле вакыйгаларны көне-сәгатенә кадәр хәтерләп, барысын да төгәл әйтеп бәян итүе белән соклану уятты Мәгъфүр абый миндә. Аның турындагы хатирәләрне барлаганда да тыныч күңел белән генә сөйли алмый ул. Күңелдәге яралары кузгала да, күзеннән яшь тамчылары булып бәреп чыга.
- Кадриясез калгач, үземә дә, балаларга да бик авыр булды. Балаларны алырга дип, берничә тапкыр приюттан да килделәр, ләкин мин: «Улым белән кызымны бирмим, үзем карап үстерәм», - дидем. Балаларны башка бүлмәгә алып чыгып китеп, бер сәгать чамасы сөйләштеләр. Алар да районнан килгән кешеләргә: «Беркая бармыйбыз, әти янында калабыз», - дигәч, үземнең янымда калдырдылар, - ди әти кеше.
«Нишләп куркыйм инде?!»
Әлеге вакыйгалардан соң бер ел узгач, Мәгъфүр абыйны Гөлниса апа белән таныштыралар. Ул вакытта инде Кәүсәрия белән Газиз дә канат ныгытып, туган йорттан шәһәргә китәләр. Шулай да әтиләрен онытмый, атна саен гаиләләре белән бергә кайтып, кунак булалар. Бүген инде Мәгъфүр абыйның бәхете түм-түгәрәк - дүрт бала әтисе генә түгел, ике оныкка бабай да әле ул.
- Ялгызлык бик авыр икән. Балалар кайта-китә йөрсә дә, үземә ямансу иде. Ул елны Кукмара ягыннан авылга шабашкага егетләр килде. Кичләрен шулар янына барып утыра идем. Беркөнне Ринат дигәненә күңелемне бушаттым да, «Берәр яхшы кеше булса, кавышыр идек», - дигән ниятемне әйттем. Ул да миңа: «Бездә бер хатын бар барын да, тик аның ике баласы бар», - диде. Минем исә күңелдә, ниндидер бер җылылык белән бергә, өмет чаткысы кабынды. Шуннан соң ул белеште дә, Гөлнисаны барып алып та кайттык, - дип, икенче хатыны белән танышу тарихын сөйләде.
Өйләнешеп бер ел узгач, Мәгъфүр абыйга гомер буе көткән бәхет ишек кага. 58 яшендә беренче тапкыр әти була ул!
- Нишләп куркып калыйм ди инде?! - дип гаҗәпләнә яңа танышым, минем сорауга җавап итеп. - Бу яңалыкны бик сөенеп каршы алдым. Гомер буе көткән бәхет бит! Гүзәлия кызымнан соң улыбыз Илһам туды. Анысы тач минем малай инде! (Әти кешенең күзендә бәхет һәм горурлык очкыннары кабына. - Авт.) Минем белән йоклый, атларны да бергә карыйбыз, - ди ул, компьютер янында утырган малаена ярату белән тулы карашын төбәп.
- Мәгъфүр балалар ярата. Балабыз буласын белгәч тә, ничек кенә сөенде әле! - дип сүзгә кушыла Гөлниса апа. - Бала тудыру йортыннан шарлар белән бизәлгән машинада килеп алды бит! Мин аңа ике баламны ияртеп килдем. Хәзерге вакытта олы кызыбыз да улы белән безнең янда яши. Мәгъфүр аларны да какмады-сукмады. Улыбыз Зөлфәт җиденче сыйныфка бара. Җәйләрен ул колхоз көтүен көтә. Уртак балабыз Гүзәлияне алып кайтканда, миңа 36 яшь иде. Моңа кадәрге ирләремнең берсе дә бала тудыру йортыннан килеп алмады. Беренче иремнән аерылып, 11 ел ялгыз яшәдем. Икенчегә чыккан идем, анысы үлде. Кыскасы, таныштырдылар да менә шулай килеп «кунакладым» да инде мин, - дип сүзен тәмамлый Гөлниса апа, көлә-көлә.
Шул ук минутта аның сүзен җор телле Мәгъфүр абый эләктереп ала:
- Бар кит дип куып карыйм да хәзер, китми бит, - дип көлә.
- Мәгъфүргә килгәнемә бер дә үкенмим. Башта йорт-җирләрен карап киттем, аннан соң кайттым да: «Килмәс инде бу, мин аңа нигә кирәк», - дидем. Ә ул килде. Шул килүдән унбер ел бергә менә. Бөтен тирә-юньдә дан тота торган бабай бит инде ул! - диде хуҗабикә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар