16+

70 ел бергә гомер итүче Насыйровлар: «Сүзгә килгәндә дәшми тору кирәк»

Насыйровларның 70 ел бергә тату яшәү серләре Алтын туйларын да уздырды алар, бриллиантын да гөрләтте. Быел менә гомер юлыннан иңгә-иң куеп атлауларына 70 ел була Насыйровларның. 70 ел бергә каршылаган гомер бәйрәменең ничек аталуын интернеттан чак эзләп таптым - куанычлы туй була икән ул. Туйлар белән бәйле түгәрәк даталар, гадәттә,...

70 ел бергә гомер итүче Насыйровлар: «Сүзгә килгәндә дәшми тору кирәк»

Насыйровларның 70 ел бергә тату яшәү серләре Алтын туйларын да уздырды алар, бриллиантын да гөрләтте. Быел менә гомер юлыннан иңгә-иң куеп атлауларына 70 ел була Насыйровларның. 70 ел бергә каршылаган гомер бәйрәменең ничек аталуын интернеттан чак эзләп таптым - куанычлы туй була икән ул. Туйлар белән бәйле түгәрәк даталар, гадәттә,...

Насыйровларның 70 ел бергә тату яшәү серләре

Алтын туйларын да уздырды алар, бриллиантын да гөрләтте. Быел менә гомер юлыннан иңгә-иң куеп атлауларына 70 ел була Насыйровларның. 70 ел бергә каршылаган гомер бәйрәменең ничек аталуын интернеттан чак эзләп таптым - куанычлы туй була икән ул. Туйлар белән бәйле түгәрәк даталар, гадәттә, 60 елдан соң - бриллиант туй белән чикләнә. Ярты гасырдан артык парлап яшәү сирәкләргә генә насыйп бәхет шул.

Гайнан бабай Муса Җәлилне күргән

Гайнан бабай белән Фәүзия әби - Чаллы авылында бик абруйлы кешеләр. Авылда мәчет торгызу, клуб, мәктәп салдыру эшендә дә башлап йөргән алар.

- Күрше Апас районына Коръән ашына баргач, халыкның акча җыешып мәчет төзүләре турында ишетеп кайттым. Чаллыда элек булган мәчет Совет чорында ябылган. Авыл картлары озак еллар аерым йортларга җыелып намазлар укыр­га мәҗбүр иде. Кыскасы, апаслылар үрнәгендә, без дә, авылдашлар белән берләшеп, 1991 елда Чаллыда мәчет ачтыра алдык, - дип искә ала Фәүзия әби.

Ире хөрмәтенә мәчеткә «Госман улы Гайнан» дип исем бирәләр. Гайнан бабай озак еллар авылның мулласы да булып торган. Бүген дә, 93 яшендә булса да, догаларын калдыр­ганы юк.
Мин килгәндә, Гайнан бабай телевизордан хоккей карый иде. Югары Ослан районыннан кызлары Гүзәлия дә кунакка кайт­кан. Фәүзия әби, бисмиллаларын әйтеп, чәй ясарга кереште.

- Менә ябалдашлы әрем суын эчеп кара әле, аннары бал кабып куярсың, күп авырудан дәва, ди, балаларым миңа шуны эчерә, - дип, Фәүзия әби дару үләнен сузды.

Башындагы чигүле калфагы, кулындагы асылташлы беләзекләре килешеп тора үзенә. Хатын-кыз, ничә яшьтә булса да, өйдә дә әнә шулай матур булып калырга, үз-үзен карап торырга тиештер ул.
Насыйровларның җиде баласы көн дә диярлек чиратлашып әти-әнисе янына кайтып йөри. Үзләре янына да алып китәрләр иде аларны, тик Гайнан бабай белән Фәүзия әби генә: «Нигезне ташламыйбыз», - диләр. Шөкер, әле үзләре, күз тимәсен, тавыклар ас­рыйлар, өй тирәсендә җай гына кайнашалар. Яңа ел алдыннан икәүләп пилмән бөккәннәр.

Гайнан бабай белән аның яшьлек елларын искә төшерәбез. Бу үзе бер китап язарлык тарих. Язмыш Гайнанны тугач ук сыный башлый. Сабыйга 40 көн булганда, әнисе үлеп китә. Бер елдан әтисе дә вафат була. Малайга өч яшь тулганда, аны Насыйровлар гаиләсе асрамага ала.
Гайнан бабай - сугыш ветераны. 1942 елда бер төркем фронтташлары белән дошман кулына әсирлеккә эләгә, «Идел-Урал» легионында була.
- Бу легион төрле милләт халыкларыннан төзелгән җиде батальоннан тора иде. Батальон җитәкчебез Шәфи Алмас башта ук: «Безнең алга бару өметебез юк. Иң мөһиме - үзегезне саклагыз», - дип кисәтеп куйды. Ачтан үлмәс өчен, без дә легионга кердек. Ашарга юк. Лагерьга кайту юлында чүплек тулы чокырлар очрый иде. Һәркем шуннан нәрсәдер эләктереп калырга ашыга. Лагерьга кайткач, табышны чистартабыз, запаска әзерләп куябыз. Ике батальон Көнбатыш Украинада сугышкан чакта, күп солдатлар партизаннар белән бергә үзебезнең якка чыгып беткәннәр. Ә безгә андый бәхет насыйп булмады. Немецлар корал бирмәде. Без окоп казыдык, күперләр сакладык, - дип искә ала ул елларны Гайнан бабай.



Легионда чакта, якыннан ук булмаса да, шагыйрь Муса Җәлил белән очрашкан булган ул. Бөек шагыйребезне әңгәмәдәшем горурлык хисләре белән искә ала. Фашист концлагерьларының коточкыч шартлары да Муса Җәлилнең рухын сындыра алмый. Ул иптәшләре белән «Идел-Урал» легионында яшерен оешма булдыра, шунда дошманга каршы көрәш алып бара. Татар, башкорт әсирләре өчен концертлар куябыз дигән булып, бик күп концлагерьларга бара, анда фашистларга каршы яшерен төркемнәр оештыра. Кызганыч, Муса Җәлил һәм җәлилчеләр: Гайнан Кормаш, Әхәт Атнашев, Абдулла Алиш, Сәлим Бохаров - барлыгы 11 татардан торган төркем 1944 елның 25 августында Берлиндагы Плетцензее төрмәсендә гильотинада җәзалап үтерелә.

Гайнан бабай да туган якларына 1947 елда гына кайта. Тракторчы һөнәрен үзләштерә. Бер урамда уйнап үскән Фәүзиягә өйләнә. Тормыш җайланды дигәндә генә, коточкыч хәбәр барлык хыялларны җимерә. Гайнан бабайны, халык дошманы дип, 25 елга төрмәгә ябалар. Сатлыкҗан ярлыгы тагылганнар, гаепсезгә ирекләреннән мәхрүм ителгәннәр өметен өзми - амнистия көтеп яши. Бары 1957 елны гына Гайнан бабай азат ителә.

Бергә җыелганда, 70ләп булабыз

70 ел гомер. Насыйровлардан озак еллар тигезлектә, бер җан булып яшәүнең серләрен сорашам.

- Авырлыклар күп күрдек. Бергә кичергән кайгы-шатлыклар мөнәсәбәтләрне ныгыта. Гайнан чын ир-ат булды. Ямьсез сүзләр әйтмәде, кул күтәрмәде. Каенана, каената янында да ун ел яшәдек. Өлкәннәрнең киңәшләре дә ярдәм итми калмагандыр. Җиде бала тәрбияләп үстердек, - ди Фәүзия әби. - Тату яшәүнең иң мөһим кагыйдәсе - сабыр була белүдә. Сүзгә килгәндә дәшми тора белү кирәк. Авыр сүзләр әйтү яхшыга илтми. Бер-береңнең кадерен белеп яшәүгә ни җитә.

Ходай тарафыннан бирелгән тигез тормышның сере изге гамәлләрдәдер, мөгаен. Бөтен Чаллы авылы халкын су белән туендырган, өйдәге краннарга торба аша килгән чишмәне дә элек-электән Гайнан бабай карап торды. Хәзер аңа бөтен авыл ярдәм итә. Быел менә чишмәнең тирә-юнен яңартырга җыеналар. Төзелеш материаллары да кайтартылган инде.
Гайнан бабайның кулыннан килә: тимерче дә булган ул, туннар да теккән. Авылдашлары еш кына пыяла кистерергә, тегү машинасы төзәттерергә аның янына килә торган булган.

Насыйровлар апрель аенда булачак «Татар­стан» дәүләт теле­радио­компания­се әзерли торган «Пар канатлар» тапшыруының 30 еллык юбилеена да чакырулы. Гайнан абый белән Фәүзия апаның бүген 17 оныгы, 22 оныкчыгы бар. Барлык туган-тумачалар бергә җыелганда, 70кә җитә икән Насыйровлар. Әле менә балалары нәсел шәҗәрәләрен эшләү белән мәшгуль.



Кызлары Гүзәлия Гә­рә­ева -татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
- Әти-әнине карау - төп бурычыбыз. Исән-сау гына булсыннар, - ди Гүзәлия апа.

Кадерлеләренә шигырь юллары да багышлаган ул:
Җирдә кояш нуры балкыгандай,
Балкыйсыз сез безнең күңелдә.
Тормышыбыз сезнең белән матур,
Рәхмәтебез, сезгә - гомергә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading