16+

81 яшьтә дә мәхәббәт сүрелми

Гомеренең шәфәкъ алсулыгы иңгән мәленә яшьлек яме өстәп, беренче мәхәббәте белән никахлашкан 81 яшьлек ханымның тәвәккәллеге кеше ни әйтер, дигән, кирәксез бер тормыш әдәбенә берегеп яшәүчеләргә үрнәк! Моның өчен үз-үзеңне җиңү кирәк. Тормышны тамырдан үзгәртәсе, авылдашларның  төрле сүзләренә түзәсе, гайбәтләрне йөрәкнең түренә үк үткәрәсе...

81 яшьтә дә мәхәббәт сүрелми

Гомеренең шәфәкъ алсулыгы иңгән мәленә яшьлек яме өстәп, беренче мәхәббәте белән никахлашкан 81 яшьлек ханымның тәвәккәллеге кеше ни әйтер, дигән, кирәксез бер тормыш әдәбенә берегеп яшәүчеләргә үрнәк! Моның өчен үз-үзеңне җиңү кирәк. Тормышны тамырдан үзгәртәсе, авылдашларның  төрле сүзләренә түзәсе, гайбәтләрне йөрәкнең түренә үк үткәрәсе...

Сүзен җитәрлек ишеткәндер. Сүз кушкач та:

—Туктаганнар гына иде, янә күтәрелерләр... — дип куйды Зәкия апа.

Алексеевск районының Кыр Шонталасы авылында яшәүче ярларны инде бер елдан артык, күз өстендәге кара каш итеп, тәмләп күзәтәләр. Нишләп бетәрләр... 80 яшен узган кияү белән кәләш... Күпкәме түзәрләр? Ә Зәкия апа Хөснуллинаның кеше сүзендә эше юк. Хәләле —Галимҗан абый аңа терәк. Тиң канатлы ул!

Ә бит үзләрен сиксәнне узганнар димәссең дә. Галимҗан абый да төз, Зәкия апа да яшь күренә. Сугыш чоры баласының ачлы-туклы үсүе, унбиш ел сырхау ирен тәрбияләп, 40 ел тол яшәве дә, улын сыңар күтәрүе дә көр күңеленә “кизәнмәгән”. Яшьлегендәге дәрт-дәрманы кими төшсә дә, Галимҗан абый белән икесенә уртак көч белән ике бакча, 50 шәр баш каз-үрдәк, 100 ләп чеби үстерәләр.

—Әти сугыштан авырып кайткан. Хәсрәт ут эчендә генә түгел, аны өйдә көткән — 5 бертуганым бер сәгать эчендә бер-бер артлы китеп барган. Ниндидер үлән ашаганнар, мескенкәйләрем. Тәмле тоелган. Кырпак кына яңгыр явып үткәч, тагын шуңа чыгып ябышканнар... Әллә яңгырның зыяны тигән, әллә үләннең... 3 көн күмәргә рөхсәт итмәгәннәр. Башта районга, тегеләре Казанга, Казаннар Мәскәүгә хәбәр биргән. 3 көн буе әти белән әни ике ир,  өч кыз бала мәетен саклаган. Ә мин күкрәк баласы — күршеләр караган. “Андый хәл бер сездә генә түгел, күп җирдә, күмегез, әти-әнисен тилмертеп мәетләрне ярмагыз”, — дигәннәр. Ике абыйны — бер, өч апаны бер ләхеткә иңдергәннәр. Биш баласын җирләгәч тә, әтине Суслонгерга алып киткәннәр. “Күпме кешене саз йотты... Ачлыктан тилмердек, дошман да әсирлектәгеләрне болай җәзаламагандыр”, — дип сөйли иде әти. Сугыштан соң ул бер хатынга йортка кергән әле, әни барып алган. Аннары әни тагын 5 бала тапты, — ди Зәкия апа.

Зәкия апа да сигезенче сыйныфны бетергәч, фермада бозаулар карый, аннары сыер сава. Димче коткысына бирелеп Чистай егетенә кияүгә үк китеп бара...

—Галимҗан белән балачактан дус идек. Ул миңа бернәрсә дә вәгъдә итмәде. Мәктәптән соң Чистайга укырга китте. Сүз үзеңнән алда йөри, ишетәм — Галимҗанны Чистайда бер кыз белән очрашып йөри диләр. Ачуым килде. Атна ахырында кайта —мин чыкмыйм. Юри күзенә күренмим. Үземнең йөрәгем яна... Күрәсез бит, сөйләшүем дә кешенеке төсле үк түгел — хисле, тавышым көр! Мине кычкырыша дип уйлыйлар. Авыл өстенә дә сүзләр менде, мине усал, артык кыю, кәперәючән, диделәр... Авыр булды ул сүзләрне ишетүе дә. Альбертка димләгәч, күз йомып ризалаштым. Читкә китсәм, теге сүзләрне дә ишетмәм, дидем. Бер мәртәбә күрмәгән егеткә хатынлыкка ризалашкан бер бичара мин... — ди үзе турында әңгәмәдәшем.

Яратмаган кешегә яр булу, сүз дә юк, авырдыр. Зәкия апаның башыннан кичкәннәре гыйбрәтле.

—Сөйләсәм дә... Беренче төндә иремне якын китермәдем. Иртәгәсен качып кайтып китәм дип, аш бүлмәсендә утырып чыктым. Ә аның үз хәле... Төнне шабыр тирдә үткәрде. Тәне ут кебек, температурасы — 40 икән. Йөртүче иде. Казаннан көзгеләр төяп кайтып килгәндә, Кама елгасына төшеп киткән. Апрель уртасында! Руле төзексез килеш юлга чыккан. Альбертны судан алып чыгуга толыпларга төреп утыртканнар да соң... Машинасын су төбеннән икенче тәүлектә генә күтәргәннәр. Бозлы суда ул суык тидергән. Туберкулез белән авырганын да соңрак белдем. 14 елымның ирле үткәргән көннәре күпме икән? 6 ай тоташ хастаханәдә ята да 3 айга шифаханәгә китә иде... Ел саен! Өйгә кайтып торган арада санпедстанция тилмертә —түшәмнән алып идәнгә кадәр, ишек тоткаларын, шүрлекләрнең берсен дә калдырмыйча дезинфекциялиләр. Артларыннан хәлдән таеп җыештырасы. Ярый әле трикотаж фабрикасында эшләдем. Тегеләр килешенә бүләкне алдан әзерләп куярга өйрәндем. “Үзегез өчен аерым сөлгеләр тот, аерым савытлардан ашагыз! Керләрен аерым юыгыз!” — диләр иде. Бүленгән ди! Бер тормыш белән яшәдек. Альбертны дәваларга аю белән бурсык маена кадәр табыштырдым, калганнарын әйтеп тә тормыйм. Операция ясасалар да уңышлы килеп чыкмады... 1982 елны 7 мартында өзелде. Бердән-бер улым Илдар 6нчы сыйныфта укый иде. Кайнанам куенында үскән бала ул, әнкәйнең бар шатлыгы да, юанычы да без идек, янында яшәп калдык, — ди Зәкия апа.

Ә бит тормышын ул элегрәк тә үзгәртә алыр иде. Хәер, баласы — тәхетендәге бәхете! Менә шул бәхете хакын хаклап яши ул!

—Яшермим, ир җылысын күрмәгән хатын мин. Альберт та: “Миннән соң кияүгә чыкма... Ир рәхәтен белмисең, син минем белән гомер буе ялгыз яшәдең”, — диде. Җидесен үткәргән көнне үк сорап килделәр. Әнкәй: “Минем сезгә бирерлек киленем юк! Ә кызым өлгермәгән әле!” — диде. Әнкәйнең зирәклеге! Мин бүгенгәчә балам өчен яшим. Кош-корт, бакча дип әрсезләнүем дә алар өчен. Илдар улым хәрби хезмәттән йөреп кайткач та өйләнде. Киленемне мин дә әнкәй кебек кабул иттем — кызым ул! 4 елга 4 якынын җирләгән ятимә бала, бүгенгәчә беркемнән дә сүз әйттергәнем юк үзенә. Ике оныгым бар, алар баладан да тәмлерәк икән, — ди ул.   

Олыгайган көнендә туган авылыгызга күченеп кайтуы сәбәпсез түгел. Әнисен карый. Маһинур карчыкның үзе исән чагында: “Берегезгә дә бармыйм, картлар йортына озаттырам!..”— дип бер кисәтүе җитә.

—95 яшенә тиклем яшәде мәрхүмә. “Нигезне бетермә! Авылда яшәп каласың икән урамга чыгып улама!” — дигән сүзе гел истә, әни минем холыкны белә бит. 21 нче ел китте менә. Ел саен 50шәр баш казын, үрдәген, ит чебиләре үстерәм, —ди Зәкия апа.

Көннәрдән бер көнне телефоны шалтырый. Алса — таныш тавыш... “Исән әле...” — дип, кирегә тырнабрак җавап бирә. Холкым белән һаман да шул Зәкия...

—Үземнеке! Беркемнеке дә түгел, минеке генә! Йөрәгеннән  шул сүзне ишеткән кеше хәлемне белә... Хәлләрне сораштык та саубуллаштык. Хатыны исән иде әле, ике еллап сирәк кенә хәбәрләштек. Хәрби хезмәттән соң ул Магаданга чыгып киткән. Аннары Казанга күченгәннәр. Хатыны үлгәнгә 3 ел, улын бер ел элек җирләгән... “Җыенып тор, кайтып алам. Ял итеп китәрсең, эшләп үләсең бит авылда”, — ди миңа. Тагын тәртәгә типтем. Авылга күченеп кайтты, йорт сатып алды. Авылдан китмәслегемне аңлагандыр. “Бергәләшәбезме?... Икебез ике йортта ялгыз”, — дигәч тә әле озак уйладым. Хаман да кеше нәрсә әйтер дим, кешегә дә бирәсем килми, күңелем ут кебек яна үземнең... Башта киленем Резедага әйтеп күрсәттем. Тыңлап торды да бер сүз дәшмәде. Улым белән дә киңәшим әле, мәйтәм. Бардым, Илдарга әйтергә көчем җитми. 3 көн кунак булдым, киткәндә улым аяк киемемне киерткәндә елап җибәрдем. “Сүзем дә бар иде бит...” — мәйтәм. “Яле, Резеда чәй куй! Сөйләшәбез хәзер...” — ди. Яңадан чишендем. “Әни, үзеңә кара... Каршы килмибез. Үзебез никах укытып, сине моннан биреп җибәрәбез. Тик син тормышны тартам дип зинһар алдан барма, яме...” — диде. Икенче атнасында Галимҗан белән таныштырдым. Тыныч холыклы ул, күренеп тора, бик ошаттылар үзен... Никахны Галимҗан үз өендә үткәрде. Балаларым да килделәр. Беренче иремнең туганнарына әйтмәдем. Соңыннан Резеда Коръән ашы үткәреп, яңалыкны шунда җиткергән. “Зәкия апа бәхеткә күптән лаек! Ул барыбер безнеке!” — дигәннәр. Шуны беләсем килә — ярату гөнаһмы ул? Мин бит аны гомерем буе яраттым...  Авыл тулы тол хатын. Һәрберсе артык тәртипле. Сорап килсәләр дә кияүгә чыкмыйлар. Үзләре курчак кебекләр! Ә мин менә тәвәкәлләдем... — ди Зәкия апа.

Бик дөрес эшләгән ләбаса! Ә нигә әле үз бәхетеңә үзең юл ярмаска?

—Беләсеңме сеңлем, күңелдә әле дә яшь киленнәр “акылы”. Үзем монда, күңелем үскән нигеземдә. Быелгы кышны да миченә ягып чыгарга исәп, газын сүндермәмен дим. Көн дә бер барып кайтам, догаларымны укый-укый йозагын ачып керәм. Ятагыма ятып торам, да кош-кортларны ашатып, бакчаларны карап кайтып китәм. Җәйләрен бакча тутырып яшелчәсен үстерәм, ике йортта да каз-үрдәк! Икебезгә бер тормыш югыйсә! — дип елмая Зәкия апа.

Алар тормыш юлын тигезлектә сыңар күңел белән кичкән кешеләр. Табышып кавышканнар икән, үзләре үргән бәхетнең тәмен белеп яшәсеннәр!

 

Язмага реакция белдерегез

79

0

4

0

2

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    8

    2

    Яратып һәм яратылып яшәргә беркайчан да соң түгелдер инде ул! Тигезлектә яшәргә язсын, Амин, Раббым үзләренә!

    • аватар Без имени

      13

      3

      Сокланып туймас кешеләр бар!

      Мөһим

      loading