16+

«95 яшендә дә «Ак Барс» уеннарын карарга йөрде...»

Татарстанның Биектау районы Казаклар авылында яшәүче Фатыйма әби Шиһапова бер гасыр гомер кичереп, 100 яшьлеген тутырды.

«95 яшендә дә «Ак Барс» уеннарын карарга йөрде...»

Татарстанның Биектау районы Казаклар авылында яшәүче Фатыйма әби Шиһапова бер гасыр гомер кичереп, 100 яшьлеген тутырды.

Фатыйма әбинең хәтере соңгы елларда гына чуала башлаган. Туган көнен генә түгел, тормыш юлында булган вакыйгаларын да истәлек итеп балаларына, оныкларына сөйләгән ул. Бик төпченсәң, бүген 11 оныгы, аларның 22 баласының исемнәрен шартлатып әйтә.
- 1924 елның 17 сентябрендә Кече Казаклар дигән авылда дөньяга килгән ул, – дип сөйли килене Асия. – Ә туу турындагы метрикасына 25е дип язылган. Өч бала булган алар. Сеңлесе Фәүзия дә исән, 98 яшен тутырды. Казанда яши. “Мин күргәнне, эт баласы да күрмәде”, дип елый иде әни.  Әтиләре өч баласын, яшь хатынын ташлап башка хатын янына чыгып киткән. Менә шул хәлләрне әни күз яшьләресез искә ала алмый. “Мескенкәй әниебез нишләргә белмичә, авыртуга сабышты”, ди. Берсеннән-берсе кечкенә өч бала белән калдырып киткән ата кеше турында ни әйтеп була инде. Юклык заманы бит, бер уч онга тилмергән чаклар. Черек бәрәңге ашап җан яшәттек. Әни өчебезне дә укытып чыгарды, дип искә ала әни. Яшьлек еллары сугыш чорына туры килгән. Авылдагы 16-17 яшьлек кызларны җыеп окоп казырга алып киткәннәр. Беләкләрендә көч тә, аякларында егәр дә булмаган яшь-җилкәнчәкне тагын да авыр хезмәт көткән. 

Кайбыч, Апас, Буа районнарында әлеге окоплар тирән чокырлар булып әле бүген дә саклана. Аларга Фатыйма әбинең дә өлеше кергән. Окоп казырга килүчеләр җәяү, көчле җилле, карлы-яңгырлы һавада, өс-башлары манма су килеш, аяк атлап булмаслык пычрак ерып, юлда куна-куна, казылырга тиешле урыннарга җыелганнар. Аларны якын-тирә авыллардагы йортларга урнаштырганнар. Һәр йортта кимендә 25-30 кеше. Барысы бергә укмашып, салам җәйгән сәкедә, идәндә йоклаганнар. Эшләүчеләргә көнгә 600 грамм икмәк, аш пешерерлек он-ярма бирелгән. Окопчылар авылдан иртәнге караңгыдан 3-4 чакрымга - окоп казыла торган урынга ашыккан. Эш кораллары - көрәк, лом, кәйлә, агач носилка булган.
– “Андагы шартларга түзә алмыйча, иптәш кызлары белән ике тапкыр качып кайткан әни, – дип әңгәмәгә кушыла Фатыйма әбинең кече кызы Фәридә апа, – Авыллар буйлап. хәер сорашып, атналар дәвамында Казакларга кайтканнар. “Кешеләр үзенең бер бәрәңгесен яртыга бүлеп бирә иде. Чабаталары тишелеп беткән, аның өстеннән тагын агачтан күтәртмә ясаганнар. Язгы салкын көннәрдә, кайта-кайта алар да ашалып, таушалып беткән. Шаккатам, әни нинди нык булган. Шундый зыкы салкыннарда, бозларда чабата белән эшләп кара әле син. Хәзерге яшьләр җил иссә дә, чирли башлый бит. Ходай биргән саулык. 

Мең газап белән туган өенә кайтып егылган кызларны күргән күршеләре үк авыл җирлеге башлыгына “сата” торган булганнар. Иртән торуга аларны янәдән кеше алдында оялтып, поездларга утыртып эшкә җибәргәннәр. Окоп казу эшләре төгәлләнгәннән соң, кызларны урманга агач кисәргә җибәргәннәр. Алда Фатыйма әбине тракторчылар курсы, хәрби заводта хезмәт итү көткән.
– Биредә эшли башлагач, ризык күрә башлаган ул. Әнисенә дә өлеш чыгарган, черек бәрәңге ашап үскән балаларга бу җәннәт булып тоелган. Бөек Ватан сугышы бетте дигән хәбәрне дә ул заводта ишетә. Бөтенесе шатлана, бер-берсен кочаклый, елашалар. 1950 елда әнисе чирли башлагач, эшен калдырып туган авылына кайтырга мәҗбүр була. Олы Казаклар авылы егете Кавил белән танышалар. Әтиебез 1943 елда сугышта яраланып кайткан, аның уң кулы, терсәгеннән өзелгән була, – ди Фәридә апа. 

Үзе юклыкта, ачлыкта интегеп үскән кыз, егетнең хәлле, уңган гаиләдән икәнлеген күрә дә, Кавилгә кияүгә чыгарга ризалыгын бирә. Төп йортка килен булып төшә. Каенанасы Хәдичә тирә-якта усаллыгы белән дан тота. 
– Явыз каенана түгел. Ә бик төгәл, таләпчән була әбиебез. Әнинең сөйләгәннәреннән: “Көмәнле чакта каенанам башкаларга бер өлеш ит сала, ә миңа ике өлеш. Юклык заманы бит. Үз өлешемне иремә төртәм, ә каенанам моны күреп ала да, мине ачулана. Янәсе, сиңа түгел, балага ул өлеш”, дия иде. Сүз уңаеннан, мине Хәдичә әбигә охшаталар, – бу урында Фәридә апа белән көлешеп алабыз. – Бер кечкенә генә өйдә ничек бөтенесе сыйган диген син. Шул өйдә сыер, бозау да асралган әле. Бөтенебез дә идәндә, бер карават, мич арты "кәзәнлек" әнинең бала тудыру йорты булган. Аның сөйләве буенча, бала табарга тулгаклый башлагач ук, мич артындагы шул урынга салам алып кереп салган. Алты бала мич артында туды минем, ди әни. Кендек әбиебез Әнвәрә апа күршедә генә яшәгән. Авылдагы бөтен бала аның кулы аша узган. Бала дөньяга килгәннән соң ук шул кендек әбиебез безне мунчага алып кереп, коендырган. 

Ул елларда мунча ягулары да тарихка кереп калырлык. Берничә гаилә бер үк көнне бер үк мунчада юынып чыга алган.
– Бүген без ягабыз икән, әниләр күршеләрне дә чакырганнар, эссе салып торганнардыр инде. Бәкедән чиратлашып су ташыганнар. Бөтен кеше юынып чыккач, һәркемнең керен әни юып чыгара торган булган. Ничек түзгәндер. Бөтенебез исән-сау, Аллага шөкер. Инде миңа, иң кечесенә алтмыш биш була. Иң олысы Алсу апа 1951елның сентябрендә туган, Айдар абый 1953 елгы, Ирек абый 1955 елда туган. 1956 елда - Ирек, ә мин 1958 елда туганмын. 

Әбекәй төп йортта килене Асия һәм улы Айдар тәрбиясендә яши.
 – Әни ярдәме белән өч бала тәрбияләп үстердек. Беренче баламны табып, өч ай үттеме икән, колхозга эшкә чыктым. Әни терәк, таяныч булмаса, мин алай йөри аламмы? Балалар да, өй дә аның өстендә булды. Кайсын бакчага, кайсын мәктәпкә озатты. Бик тату яшәдек. Әни 90 яшенә кадәр аш-су әзерләп торды, – ди килене Алсу апа. Аның сүзен улы Илһамның тормыш иптәше Гөлшат та куәтли: 
– Әниебез искитмәле безнең, әбигә ризыкларны пешереп кенә тора. Иртәнге аш, әбәт, кичке ашмы. Ул үзен дә шуның чаклы карамыйдыр, мөгаен. Андый тәрбия булмаса, шул гомергә чаклы җитеп булмый. “Хәзер үләсем килсә дә, китәсем килми. Менә шул мул өстәлләрне. барлыкны калдырып китәсем килми. Яшим әле, яшим! Мондый киленем, балаларым, оныкларым, “дәү әни” дип сагынып сарылучы оныкчыкларым булганда үлем турында уйлау гөнаһ”, - ди әбекәебез. Бик җайлы ул, һәркем ярата аны, сөйкемле сөяге бардыр. 

Шунысын да әйтик, Фатыйма әби “Ак Барс” хоккей командасының ихлас җанатары. 95 яшендә хоккей матчын карар өчен Казанга авылдан ук килгән булган. 
Фатыйма әби хоккей белән дистә еллап кызыксына икән инде. Спортчыларның номерларына хәтле белә, ди. Иң яраткан хоккейчысы исә – Данис Зарипов. Матч вакытында аның үзен күреп сөйләшкән.
– Ул вакытта әби, "Әйдә хоккей карарга барабыз", дигәч тә: "Бармыйм, кешедән уңайсыз, оялам", дип киреләнеп маташкан булды. Әмма аннары әни, үзе кайтмасалар да ярый инде, дип әйтә, үзе киенә дә башлады, дип әйтеп көлдерде. Галошларын киеп, таягын да үзе белән алып, стадионга кердек. Шуннан әбиебез йолдызга әйләнде дә куйды. Бөтен кеше аңа карап, елмайды, фотога төшерделәр. Әбинең күңеле булды. Матчтан соң хоккейчылар янына да кердек. Чит илдән килгән, русча да белмәгән спортчылар белән дә, балакайларым, рәхмәт инде сезгә дип килеп исәнләште, Данис белән сөйләшеп, фотога төште, – дип сөйләде безгә оныгы Энҗе. 

Әбекәй белән 105 яшьлек юбилеена кадәр дип саубуллаштык.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading