16+

Аерылганнар язмышы: әле теге хатын янында, әле бу ир кочагында...

Үзен тәрбияләп үстергән якын кешеләре үрнәгендә генә бәхетле гаилә кора аладыр адәм баласы... Һәр кеше үз гаиләсен корганда бәхетле киләчәген күз алдына китерә. Бу, әлбәттә, күңелле балачакның бәхетле мизгелләре белән бәйле. Әти-әни тәрбиясе, әби-бабайдан буыннар аша күчкән гаилә кыйммәтләре һәр баланың хәтеренә уеп язылган.

Аерылганнар язмышы: әле теге хатын янында, әле бу ир кочагында...

Үзен тәрбияләп үстергән якын кешеләре үрнәгендә генә бәхетле гаилә кора аладыр адәм баласы... Һәр кеше үз гаиләсен корганда бәхетле киләчәген күз алдына китерә. Бу, әлбәттә, күңелле балачакның бәхетле мизгелләре белән бәйле. Әти-әни тәрбиясе, әби-бабайдан буыннар аша күчкән гаилә кыйммәтләре һәр баланың хәтеренә уеп язылган.

Язмыш сынавы

Газинур белән Гөлнур да яратышып кавышканнар иде, югыйсә. Пар канатсыз калганнан соң тормышларын җайга салып яши башларга иде исәпләре. Яшьләре дә инде 18дә түгел. Икесенең дә беренче гаиләләрендә туган балалары бар. 

Гөлнур баласының әтисе белән 22 ел элек аерылышкан. Кызына үзенең парын табып, үз гаилә учагын кабызып җибәрергә вакыт җиткән иде. Тормыш иптәше булырга тиешле кеше белән ике ел дустанә мөнәсәбәттә аралаштылар. Аллаһның рәхмәте белән никах көннәре дә якынлашып килә иде. 

Гөлнур белән Газинур менә шул мәшәкатьле көннәр алдыннан танышкан иде. Газинурның беренче гаиләсендә җылылык таба алмыйча аерылып яши башлаганына җиде ел тулып килә. Яшәгән урыныннан ул башкалага күчкән. Гөлнурның яшәү урыны башка шәһәрдә. Үзенең курчак өе кебек җыештырылган фатирында тыныч кына яшәп ята иде. Танышырга, бергә гаилә корып яшәргә теләк белдереп сүз катучы ир-атлар аз булмады. Ләкин аларның берсен дә үзенең эчке дөньясына кертергә теләмәде Гөлнур.

Ә менә Газинурны танышкан көннән үк үз итте Гөлнурның күңеле. Ниндидер тарту көче, уртаклык бар иде алар арасында. Үзенә карата хөрмәт, итагать сизде яшь хатын яңа танышыннан. Сөйләгән сүзләре, ярдәмчеллеге белән ир мәхәббәт тулы күңелен яулый алды аның. 

Гөлнур әкренләп, баласының никах көннәре турында уйланып, хәер итеп бирелгән бүләкләрне алу хәстәрен күреп яши бирде. Яңа танышы икенче шәһәрдән күрешергә килеп йөрде. Никах табыны заманча, кафеда үткәрелергә тиеш иде, шуның өчен финанс мәсьәләсен дә Гөлнур үзе генә чишәргә тиеш булды. Банктан банкка йөреп, хатын кредит алырга җай эзли башлады. Газинур бу турыда белде. Үзенең ярдәм итәсе килүе турында белгертеп: “Матурым, банктан кредит алма, үзем биреп торырмын, миндә акча бар”, – дисә дә, сүзен үтәмәде. Хәер, үзеннән башка бер кешедән дә ярдәм көтмәгән Гөлнур бу сүзләрне җылы кабул итсә дә артык хафаланмады.

Көн артыннан көн үтте. Гөлнурның кызы кияүгә чыкты. Казанның башкаласында урнашкан мәһабәт бинада – Мәрҗани мәчетендә яшь парларга Аллаһы Тәгалә ярдәме белән күктән иңгән никах укылды. Кызы белән киявенең йөзләренә чыккан бәхетле елмаюлары Гөлнурның йөрәгенә май булып ятты. 

Газинур никахка чакырулы түгел иде. Тормышыннан канәгать булып, сөенеп йөргән көннәрдә, ул, үзенә карата булган игътибарны югалтыпмы, җылы һәм назлы кочакны башка җирдән ззли башлады. Шул вакыт аралыгында алар арасында аңлашылмаучанлык килеп чыкты. Барлык интернет челтәре сайтларында дуслары арасыннан Газинур үзенең сөйгәнен алып атты, хәтта кайберләрендә блокка да куйган булып чыкты. Бу аның Гөлнурга үзенчә үпкәләве иде. 

Ир кеше танышулар сайтыннан чыгып та тормаган икән, шунда ук ул яңа очрашулар эзли башлады. Безнең әби: “Эзләгән эткә сөяк бетми”, - диеп әйтә иде. Үзеннән күпкә яшьрәк, иреннән аерылган Гөлфия исемле хатын белән очраша башлый ул. 

Ике-өч атна буе Газинурдан хәбәр килмәгәч, Гөлнур үзе аның хәлен белешеп, телефоннан хат яза. Сөйгәненнән хәбәр көтеп кенә торган кебек, ир шунда ук җавап бирә. Әйтерсең лә аңа канатлар үсеп китә. Икенче көнне дә көтеп тормый ул, шул ук кичне кунакка килеп җитә. Аның чираттагы ял вакыты килеп җиткән икән, туган авылына кайтып, әти-әнисе янына булышырга кайткан вакыты туры килгән. 

Яз аеның бар халык та көтеп ала торган май бәйрәмнәре яшь йөрәкләрнең араларын тагын да якынайта. Гөлнур бу бәйрәмнәр аралыгында әнисе янына авылга кайтып йөри. Очрашулар ешая. Җәйнең матур бер көнендә Газинур Гөлнурга гаилә корып яшәргә тәкъдим ясый. Әти-әниләре, якын туганнары чакырылган никах мәҗлесе матур гына үтә. Аллаһы Тәгаләдән вакыт җиткән булгандыр, никах күктә укылмыйча, җирдә укылмый, диләр. 

Газинур гына үзенең “шома” кушаматын тагып йөрүне дәвам итте. Гөлфия белән язышуын да, аралашуын да туктатмаган булып чыкты. Никахның икенче көнендә үк тавыш чыга. Гөлфиянең хәерле иртә теләп язган хатлары килә тора. Гөлнур бу хәлгә ышыанмас иде дә, Газинур аңа телефоныннан тәмле ризык рецептларын күрсәткәндә, хат үзе килеп чыга. Димәк, ир чуалган хатынынына өйләнгәнен хәбәр итмәгән, тегесе кабат очрашуга өметләнеп, аралашуны дәвам итә. Ир-атны тәмле сүзләр белән алдап булса да, хатын-кызлар белән бу номер барып чыкмый шул. Хатын-кызларда тоемлау дигән ирләр аңлап бетерми торган кызыклы халәт бар. Гөлнур да үзенең иренең башка хатын-кыз белән элемтәдә торуын сизеп кенә калмый, хатларын ачып укый.

Әлбәттә инде мондый хәлләрдән соң, хатын-кыз тавыш чыгара. Бер-береңне алдап йөрергә калгач, нигә кирәк иде никах укытып яшәргә? Әти-әниеңне, туганнарыңны алдап, Аллаһы Тәгалә алдында бирелгән антың, хатыныңа тугрылык саклап калырга дип теләгән уй-хыялларыңны үтәмәгәч нигә иде бергә яшәү? Бердәнбер көнне инде үзе теләгәнчә төзелеп беткән тормышын чәлпәрәмә килер дип күз алдына китергән идеме икән Газинур?

Ә Гөлнурның күңелендә нинди уйлар туганын бер кеше дә белми иде. Ул төн уртасында алдына да, артына да карамыйча авыл уртасында урнашкан зиратка йөгерде. Анда бит аның газиз әтисе ята. Әтисенең кабере өстенә утырып, сулкылдап елый күңеле яраланган хатын. “Калдырып киттең мине, - ди ул. Син киткәннән бирле яклаучым да, саклаучым да юк. Абый белән энемнең үз тормышлары, аларның миндә гаме юк”.

Газинур, әлбәттә, хатыны артыннан зиратка бара, аның “әтисе белән сөйләшү”ен читтән генә тыңлап тора, үзенең дә күзләре яшьләнә. Шул хәлләрдән соң хатынына башка чит хатыннар белән аралашмаска сүз бирә. Ләкин бу вәгъдәсе дә үтәлми ирнең. Сарымсакны хаҗга алып барып кайтсаң да татлыланмый икән.

Гөлнара Шакирҗанова.

Язмага реакция белдерегез

10

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Фу какая безвкусица...Набор слов в одностороннем порядке, нет ни сути , ни смысла...зря потерянное время

    Мөһим

    loading