16+

Һаман яшь, һаман тынгысыз

Минһаҗевлар гаиләсе үзе бер дәүләт сыман, биредә үз кануннары, үз гадәтләре. үз кагыйдәләре хөкем сөрә.

Һаман яшь, һаман тынгысыз

Минһаҗевлар гаиләсе үзе бер дәүләт сыман, биредә үз кануннары, үз гадәтләре. үз кагыйдәләре хөкем сөрә.

Гөлнәфис апаны балачактан ук беләм. Бер-бер артлы өч туганын, әни-әнисен җир куенына салган әлеге мөлаем ханымның ничек шулай һәрчак балкып торуына шакката идем. Хәер, сабырлыгы, көләч йөзе, үзен яраттыра белүе, кунакчыллыгы белән Югары Әлки авылына килен булып төшкәннән бирле һәркемнең күңелен яулап алган ул. Гөлнәфис апа 26 ел буе авылдагы балалар бакчасында тәрбияче ярдәмчесе булып эшләде. Хәзер үзләре ата-ана булган яшьләр аны әллә каян күреп исәнләшәләр, кочып алалар.

Тормыш иптәше Тәлгать белән Гөлнәфис апа тормышны бергә җигелеп, тигез тартты. Шуңа күрәдер барлык авырлыклар да җиңелә килде. Берсеннән берсе 5 балалары тәгәрәшеп үстеләр. Алтының белән мактанма, акылың белән мактан, дигәннәр бит. Бар балалары да мәктәптә иң яхшы, алдынгы укучылар иде. Шул түгелме соң бәхет? Мал, кош-корт карыйлар, чүп утыйлар, бакча үстерәләр... Утын кисү, бәрәңге-чөгендер алу, чиратлап көтүгә чыгу... Кыскасы, кечкенәдән үк һәр баласы эшчән, тырыш, көчле ихтыярлы булып үсте Гөлнәфис апаның. Олы улы Фәнилне республикабыз көрәшчеләре арасында белмәгән кеше юктыр. Ул мәктәптә укыганда ук ныклы рәвештә спорт белән шөгыльләнде. Акыллы, сабыр егет милли көрәш буенча үткәрелгән ярышларда катнашып чыныкты, яңадан-яңа үрләр яулады.

Гөлнәфис апа һәм Тәлгать абыйның кызлары Фәния, Гөлия, Алия һәм Алинә дә әти-әниләре өчен өзелеп торалар. Шәфкатьлелек, игелеклелек, булдыклылык, ярдәмчеллек әлеге гаиләдә беренче урынга куелган. Бу Гөлнәфис апа куйган таләп. Югары Әлки мәдәният йорты директоры Фәния Минһаҗева районда билгеле кеше. Хәер, авыл халкының "ашыгыч ярдәме" дисәм дә ялгыш булмас, сала халкының нинди гозере, эше бар, шунда ук әлеге җитез, баскан җирендә ут уйнатучы Фәниягә киңәш сорап киләләр. Ә ул тимер атына утыра да, район үзәгенә я “бүлнискә”, я банкка илтеп килә авылның өлкәннәрен. Югары Әлкилеләр өчен ул "безнең Фәния". Аның көче белән Югары Әлки мәдәният учагы гөрләп эшли, салага яшәү сулышы өрүче урын ул. Аның көче, тырышлыгы белән клуб каршында ансамбльләр, төрледән  - төрле түгәрәкләр эшләп килә.

- Төп терәгем, сердәшчем, уң кулым ул – әнием, - ди Фәния, бу кадәр эшкә ничек өлгерәсең, җитешеп бетәсең соң дигән соравыма. - Авыл халкы да бик ярдәм итә, киңәшләшеп яшәсәң, барысына җитешәсең ул.
Гөлнәфис апа – чыннан да, Фәниянең иң беренче ярдәмчесе, киңәшчесе көч биреп торучысы. Әлеге гөл тамып торган йорттан кунакларның өзелгәне юк, каладан концерт, спектакль куярга килгән һәр артист Гөлнәфис апаның телеңне йотарлык бәлеш, сыйларын авыз итмичә киткәне юк.

- Минем күңелем шундый, тынгысыз җан мин, бар дөньяны ямьләндерәсем, нур бөркисем, җылытасым килә. Әгәр дә кемгәдер яхшылыгым тисә, димәк, тормыш юкка гына яшәлмәгән, ди - Гөлнәфис апа. - Балаларыма да шул сыйфатларны булдырырга тырыштым.
Уртанчысы Гөлиянең дә җитмәгән җире, белмәгән һөнәре юк, әле ул стоматология буенча белемен ныгыта, әле ул косметология, маникюр, педикюр курсларын тәмамлый. Инде соңгы уңышы – изолоннан чәчәкләр ясарга өйрәнгән.
- Балаларымны чөеп, башкалар алдында өстен куеп мактаганым юк. Барысы да кеше күз алдында, - дип гаилә белән төшкән фотосурәтләрне күрсәтә Гөлнәфис апа.

Дүртенчесе Алия аш-су остасы, район үзәгендәге кафеда хезмәт куя.

- Кечесе Алинә өзмәде дә куймады, хокук сакчысы булам, полициядә эшләячәкмен, дип хыялланды. Бары яхшы билгеләргә генә укыган бала Әлмәттә юридик институтны тәмамлап, хәзер Казанда полиция бүлегендә хезмәт куя, - ди кечесе турында бәхетле ана.

Гөлнәфис апа Татарстан Президенты Указы белән "Ана даны” медаленә лаек булды. Биш баланың сөекле әнисе, дүрт оныгы өчен өзелеп торучы дәү әни ул. Еллар үтеп, маңгаенда җыерчыклар пәйда булса да, ул әле һаман яшь һәм тынгысыз күңелле булып кала бирә. Аның тормышны яратуына, яшәүдән тәм, ямь таба, кечкенә генә шатлыкка да зур итеп сөенә белүенә сокланмый мөмкин түгел. Ул компьютерны үзләштергән, интернет аш дуслары, туганнары, танышлары белән аралашырга, яңа мәгълүматлар алышырга, сәяхәт итәргә ярата.
"Нечкәбил" конкурсында катнашып та, үзен сынап караган әлеге тынгысыз ханымның тормыш иптәше Тәлгать абый да - гаиләсе өчен җан атып яшәүче ир. Соңгы елларда ул Әлмәт шәһәрендә эшләде. Хәзер катлаулы операциядән соң, тернәкләнүдә.  Аның "Ватан алдындагы хезмәтләре өчен" орденының икенче дәрәҗә медале белән бүләкләнүе Минһаҗевларның булдыклы, данлыклы, үрнәк гаилә булуына бер дәлил.

Лилия ГАЙНУЛЛИНА,

ӘЛКИ районы.

Фотолар гаилә архивыннан.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading