16+

«- Әни-и!!! Ә акча яндымы? Әйттем мин сиңа»

Галимә, чиләктәге суын алмаштырырга чыгып барганда кесәдәге телефоны шалтырады.

«- Әни-и!!! Ә акча яндымы? Әйттем мин сиңа»

Галимә, чиләктәге суын алмаштырырга чыгып барганда кесәдәге телефоны шалтырады.

Күршесе – Зәминә. Әле җыештыра башлады гына, эшенең өч сәгать чамасы барасын белә – нигә шалтырата икән, дип уйлап телефонның төймәсенә басты.

– Галимә апа! Тиз кайтып җит, йортың яна! – дип ачыргаланып кычкырды Зәминә. – Янгын сүндерүчеләргә хәбәр иттек, инде килеп җитәләр!!!
Кулындагы чиләге төшеп китте. Пычрак су коридор идәненә түгелде. Кафе хуҗасы утыра торган бүлмәгә шакымыйча гына керде Галимә.

– Гөлзөһрә Шәһитовна, минем йортым яна, дип шалтыраттылар. Кайтыйм инде, рөхсәт итегез, – диде ул күз яшьләренә ирек биреп.
Хуҗабикә миһырбансыз түгел иде – үзен йөртүче шоферга Галимәне өенә кадәр озатырга кушты.

Казанның борынгы Җиләк бистәсенең тар урамында халык шау итә иде инде. Чиләк-көрәкләр тотып чыкканнар, җил төрле тарафларга куалаган төтен арасында чабышып йөриләр. Урамдагы су колонкасына шланг сузганнар, бер ир заты нечкә агымны ут арасына юнәлтеп маташа. Тик, файдасы ташка үлчим, су утны котырткан сыман гына сиптерә иде. Янгын йортны уратып алган һәм хуҗа булып бүрәнәләрне ялмап ята. Янгын сүндерүчеләр күпме генә су сиптерделәр икән – цистерна тиз коргаксыды. Машина, иләмсез чинап, урам башында урнашкан гидрантка китте. Ул арада йорт эченнән көчле шартлау ишетелде. Өй артындагы кечкенә корылмада, әллә кайчангы газ баллоны шартлап, янгын башка каралты-кураларга үрләде.

Өстәмә янгын сүндерү машинасы килде. Ике яктан сиптерә торгач утны җиңделәр. Күршедә терәлеп торган йортлар юк иде инде, ә арттагы өйләргә зыян килмәде. Галимәнең бакча артына ук салынган  мунчасы һәм тимердән койган капкасы гына исән калды.

– Бүген безгә кер инде, Галимә апа! Сыярбыз, – диде Зәминә күрше апасының югалып калган кыяфәтенә күз төшереп. – Ашарга пешкән, чәй кайнаган.
Галимә баш кагып ризалыгын бирде һәм сазлыкка әйләнгән бакчасы буйлап атлады. Җәй бетәргә бер атна гына калган иде – түтәлләрдә помидорлар, кыярлар өлгергән мәлләр. Барысы да тапталып, сытылып беткән. Алмагачына да ут капкан булган, кәүсәсе көйгән, төтенләп ята. Алмалары агачта килеш бөрешеп пешкәннәр...

– Ризык булмады быел, – дип уйлап алды Галимә... Әй, лә. Анысы берни түгел. Менә кая барыр, кайларда яшәр икән соң ул? Документларын үзе белән йөртә торган гадәте бар иде – алары сумкада, артыннан йөрисе юк. Инде үз куышы да бетте. Өстендәге бер кат күлмәге һәм җаны гына торып калды. Шактый зур күләмдә җыйган акчасы бар иде – анысын шкаф эчендәге калай савытта саклады. Чү, керим әле, карыйм. Күмерләнгән ишекне каерып атканнар, ул комлы ишегалдында каралып аунап ята. Өй эчендә әче төтен исе. Кисәүгә әйләнгән түшәм җимерелеп уртага төшкән, бүрәнәләр дә кап-кара... Менә шкаф...
Галимә, шкафның ишеген ачам дигән иде, ут теткәләгән җиһаз таралып ук төште. Ватылып беткән тәрәзәләрдән ургылып кергән көн яктысында калай савытны шәйләде. Ачыйм дигән иде, кулын пешерде. Савыт кап-кайнар иде! Күлмәк итәген күтәреп кулына чорнады, каера торгач капкачын ача алды. Йә, Илаһым! Акчалар янмаган! Җылы кәгазьләрне учына кысып ул тизрәк ишегалдына атлады. Бөртекләп җыйган акчаларны, Яр Чаллыдагы Линар улына яңа машина алырга дип туплады. Улына хәбәр салырга кирәк булыр, бәлкем, аларга сыяр. Елый да алмый Галимә, күз яше күптән кипкән шул инде аның. Тапталып, лычма су булып беткән җир дә озак кипте. Җитмәсә яңгырлар башланды. Галимә күршесендә ике кич кунды да эшенә чыкты. Кафе хуҗасы аңа бинадагы хуҗалык кирәк-яракларын тота торган бүлмәнең ачкычын тоттырды.

– Дивар-идәннәрен юарсың, җыярсың. Көрәк-себеркеләр бер почмакта – сиңа тимиләр. Төнгелеккә раскладушка китерерләр. Ватык өстәлләр күп, сипләргә кушармын, урындык та бар. Тик, тикшерү-мазар килгәндә эзеңне җуярсың. Синең өчен штраф түлисем юк, – диде Гөлзөһрә ханым, уенын-чынын бергә кушып. 
Белә иде ул Галимәнең ачы язмышын. Тырыш, чисталык яратучы хатыннны эшкә алып бик уңды! Карусыз, артык сорау да бирмәүче Галимәгә исе китеп карап торганы бар – идән юганда дисеңме, язларын тәрәзәләрне кышкы тузаннардан арындыргандамы – күз иярмәс тизлектә шәп итеп башкарып чыга. Яше дә бар бит, югыйсә, пенсия яшенә җитеп килә. 

– Аллаһының олуг рәхмәтләре булсын сезгә, Гөлзөһрә ханым! – диде Галимә тамагындагы төерне йотарга тырышып. Эх, елыйсы иде дә, булмый шул! Күз яшьләре олы улын җиргәгәндә кабер туфрагына сеңеп бетте бугай...

...Тормышлары бөтен иде әле ул чакта. Иркәе – Зөлфәт тә исән иде, бер-бер артлы туган уллары үсеп килә. Зөлфәт үзе вахта белән Себергә йөреп акча эшләде, Галимә базарда аяк киемнәре белән сату итте. Авылда өйләнештеләр ире белән, шәһәргә киттеләр. Казан кайный иде, тыныч авыл тирәлегеннән соң шәһәр шау-шуына ияләшү авыр булды. Җиләк бистәсендә ярыйсы гына күренгән йорт сатып алдылар, аны елдан елга кордылар, үзгәрттеләр. Бакчасы булгач Галимә тынычланды, авыл сыман иде торган җирләре – күршеләре әйбәт, гел аралашып яшәделәр. Әле бер мәлне кәҗә асрадылар. Сөтлебикә дип кушамат такты малкайга хуҗабикәсе, чөнки токымлы кәҗә сөтне мулдан бирде. Балалары аллергиядән интеккән бер гаиләгә сөт сатты. Сатмады инде. Акчаны ирексезләп калдырып чыгалар иде. Бәхетсезлек килсә – капкаңны ач, диләр урыслар. Зөлфәте Себердән кинәт кенә авырып кайтты. Бер айда ябыгып, кечерәеп калган иренең сулышларына кадәр икенче иде. Анализлар бирде, тикшерелде. Соң килгәнсең, үпкәңдәге шеш дүртенче стадиягә җиткән, җитмәсә метастазалар таралган, диде табиблар. Өч ай дигәндә сулып, саргаеп кибеп китеп барды Зөлфәте. 40 яшенә бер ай тулмады. Уллары илереп еладылар, Галимә кайгыдан ябыгып, йомылып калды. Улларын булдыра алганча тәртәдә тотарга тырышса да сизде – олысы кулдан ычкынып бара. Урам йогынтысына бирелде шул Русланы. 16 яшеннән сыра чөмерде, тәмәке көйрәтте.

– Син ник әтине Себергә җибәрдең?! Әллә Казанда трактор беткән идеме? Имеш анда акча көри. Экскаваторчылар кирәк булмаган урын юк, эшләсен иде монда. Кайтсын иде көн саен өйгә, утырсын иде сөйләшеп безнең белән! Ә син аны чыгарып җибәрдең! Үлми иде әле әти! Яши иде! – дип ярсыды ул бервакыт салган баштан. Галимә шаккатты – улы дөрес сөйли, ләбаса. Уртага салып сөйләшә белмәделәр шул – ияләшкән бригадасы белән ерак Себергә чыгып китте – кайтып керде Зөлфәте. Әйе, акчаны мулдан эшләде, рәхәттә яшәделәр. Тик ул акчаларның бәрәкәте булдымы икән? Кеше сыман бер тапкыр диңгезгә дә бармадылар бит, ичмасам...Ким булмасалар да артык булмадылар алар кешедән.

Русланы, әтисе үлеменнән соң ике елдан кинәт юкка чыкты. Әйе, юкка чыкты. Дуслары белән шәһәр читенә чыгып киткән җиреннән кайтмады. Ай буе эзләделәр, тикшерделәр, сораштылар. Билгесез ир бала мәете табылган саен моргка бардылар – аннан чыкканда ана аңсызлана иде. Тагын кемнәр минем сыман газизен эзли микән? Менә бит, ята бер егет – инде танырлыгы юк. Урман арасында ай буе яткан гәүдәнең сөякләре генә калган, дип гасабиланды. Русланы дияр иде, киемнәре аныкы түгел. Базарда сатуының рәте китте: өстенә чыкты, аяк киемнәрен урлата башлады. Киеп карыйбыз дигән булып, искесен калдырып яңасы белән китеп баручылар табылды! Гамъсезләнде Галимә. Көн саен ишеккә йөгерде, урамнарга чыгып китеп баласын сораштырды. Линары әнисен көйләп, юатып арып бетә иде. 

Ә беркөнне тикшерүче шалтыратты, имеш кабат бер мәет тапканнар, киемнәреннән булса да танырга кирәк. Моргта керүгә сизенде – бүген ул баласын күрәчәк. Ботинкасыннан таныды – ул аны улының туган көненә үзе алды. Чалбары да, кул чугындагы көмеш чылбыры да урынында. Кул чугы түгел, скелеты.
Ябык табутта җирләделәр Русланны. Зөлфәт янында үземә дип урын калдырган иде Галимә. Әле әйттеләр ул чакта туганнары, кырык яшеңнән зиратта урын алмыйлар инде, диделәр. Ата белән улы Юдино бистәсе зиратында яталар. Ленары, хатыны ягына – Яр Чаллыга күченде. Фатирлары бар, балалары үсә. Алар еш кайтмый, хатыны ягына йөриләр. Анда юл арасы якынрак, кодагыйларның тормышлары мул, иркен...

...Янгын чыгып йортсыз калганын Ленарга бер атнадан гына җиткерде Галимә. Борчылмасын, бер атна булса да тыныч яшәсеннәр, диде.

– Әни-и!!! Ә акча яндымы? Әйттем мин сиңа, саклык кассасында тот, процентлары эшли торыр дип. Гомергә кеше тыңламадың инде! – диде Линар, беренче сүз итеп. Кая яшисең, дип тә сорамады, хәлең ничек дип тә әйтмәде.

Галимә ул көнне бик тырышып җыештырды, кафедагы урындыкларның бормалы араларына кадәр сөртте. Тавышсыз-тынсыз шулай эшләде дә эшләде. Кайтасы юк, китәсе юк – хәзер кереп ятасы гына калды. Арып-талса да җанында әллә нинди җиңеллек барлыкка килгәнен сизде ул. Тәрәзәсез бүлмәсендә кечкенә утын элдерде дә ятагына ауды. Икенче иртәдә, Гөлзөһрә ханым, Галимә нигә һаман күренми икән, дип ишеккә килде. Шакылдатты. Башка вакытта әллә кайчан аягөсте хатын җавап бирмәде. Хуҗабикәнең күңеле яманны сизде. Шоферын һәм администраторын чакырып китерде. Запас ачкыч белән бүлмәне ачып керделәр. Җыелмалы ятагында бөгәрләнеп яткан Галимә, елмайган килеш җан биргән иде.

Фәридә Ибраһим.
Фото: ru.freepik.com

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

11

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading