16+

Әни! Яныңда торырга кайттым! Әни!

Әнинең керфекләре кара, куе иде. Ә мин, сап-сары керфекле! Җитмәсә, җирән чәчле, зәңгәр күзле.

Әни! Яныңда торырга кайттым! Әни!

Әнинең керфекләре кара, куе иде. Ә мин, сап-сары керфекле! Җитмәсә, җирән чәчле, зәңгәр күзле.

Әнинең алдына менеп утырам да, керфекләрен нәни бармакларым белән аралыйм.
– Ник мин синең сыман түгел? – дим.
– Син Мирсат бабаңнар ягына тарткансың, кызым! – ди әни, елмаеп. 
– Сезнең нәселдә дә җирәннәр бар бит! Чын болгарлар җирән чәчле, зәңгәр күзле булганнар! – ди күп белә торган әти. 

– Алайсам сез чын түгел? Ә мин чын! – дип куанам. Әти белән әни бер-берсен бик яратканнар! Аны мин хәзер генә аңлыйм.
Җиде чакрым ераклыктагы Бүрсет-Сукачы дигән авылдан урлап алып кайткан әнине безнең әти! Маһруй атлы әбиемнең уртанчы кызы Фәймә – минем әни. Ә бит олысын – Фатыйма исемлесен урларга тиеш булганнар! Клубта “бичер” беткәч ишектән беренче булып әни чыккан. Әллә бутаганнар, әллә нәрсә – әнине эләктереп алганнар да, чана төбенә салганнар. Кыз урлашырга баручы Фазылҗан абый, әнинең авызын томалаган

– Кычкырма! Барыбер бер кияүгә чыгарга кирәк! Бер дигән егеткә алып кайтабыз! – дигән. 
Кыз карышмаган, язмышым шулдыр, дип уйлаган. Әмма, әнисеннән курыккан. Олы апасын калдырып, кияүгә китүне элек хупламаганнар. 28 яшендәгесе утырып калган, 23 яшьлеге кияүгә киткән. Әле тагын Хәтимә исемле сеңлесе бар.
Сеңлесенең җир астына убылган сыман югалуын аңлагач, Фатыйма апа елый-елый өенә йөгергән. Иртәгесен, Маһруй апа, кулына төенчеген тотып, бураннан да курыкмыйча юлга кузгалган:

– Кыйнап алып кайтам, мөртәтне! – дип бураннан да ныграк дулаган. Бер баргач кире кайту дөрес түгел бит инде – хурлык! Килешкәннәр.
Әни сөйли иде:
– Кайтып кердек ат белән! Капкалары да юк боларның! Өйдә бик матур бер карчык көтә. Кысыр аш пешергән, ипекәй тураган. Өйләрендә өстәл, сәке, ике урындык – бүтән бернәрсә юк! Китаплары күп иде. Хаҗинурны бер дә күргәнем юк, әмма ишетеп беләм. Егет юаш, артык сүз ычкындырмый. Тик утыра янымда. Кулымны тотып. Аерым йокладык, чөнки никах укытмадык бит әле. Никахтан соң да кагылмады. Өченче көнне әйттем, булмас ахры, Хаҗинур! Бигрәкләр дә хәерче икәнсез бит! – дидем. – Без хәллерәк, Чистай юлыннан кайтып кермәдем. Сату иттем.

– Фәймә! Китсәң, гәүдәмне Баскан урманы чатындагы юан имән ботагыннан табарсың! – диде. Шуннан яши башладык. Кызгандым инде, кеше баласы бит ул!
Әни бик җитез! Кеше атлый гына башлаганда ул барып җитә! Үземне белә башлаганда әни зифа буйлы, ябык кына иде, гомер буе тәненә май катламы кунмады. Бер рәвештә, матур килеш гомер итте. Борчулы, көяләк җаны бөтен кеше өчен, бөтен нәрсә өчен кайгырды. Әти әкрен, артык адым ясамый торган, карусыз ир заты булды. Матур кеше иде – озын буйлы, кап-кара чәчләрен интелигентларча артка тарап куя. Күп укый, күп белә – хәтере искиткеч! Авылда кемнең ничәнче елда туганын, нинди вакыйгалар кайчан булганын аннан кереп сорыйлар! Гайшә атлы әбиебез Катмышта атаклы кендек әбисе – авылда ансыз бәбәйләгән хатын юк! Өстәвенә дини, биш тел белә! Урысча, татарча, казакча, латинча, гарәпчә! Кадер кичәләре җитсә кечкенә генә өйгә ярты авыл сыя – вәгазь тыңларга киләләр иде. Әби “Кыйссаи Йосыф”ны яттан, көйләп укый. Коръәнне күңелдән белә! Тавышы матур, моңлы. Елый-елый тыңлыйлар. Әз генә укыган булса профессор булыр иде. Әни кайнанасына “әнкәй”, дип эндәшә, үз әнисенә “әни” – ди. Әти безгә ялгышып та күтәрелеп сүз әйтмәде! Бер мәртәбә дә! Ә әни!.. Эләкте әнидән! Өч бала үстек - өчебез дә әнидән курыктык. Инде үзебез гаиләле булсак та, әни кинәт өйгә килеп керсә, диваннан сикереп тора идек. Эшсезлекне кичермәде әни! Картайгач та гел кыбыр-кыбыр йөреп нәрсәдер башкарды. Гайшә әбинең язмышы роман итеп язарлык. 13 бала тапкан әбинең өч баласы гына исән калган. Әти – иң төпчеге. Исәпләп чыгардым – әби аны 44 яшендә дөньяга китергән. Мин әбигә 69 тулгач туганмын. Мине әби карап үстерде. Ничекләр карады икән, карт булган бит инде, дип кызганам хәзер. Әниләр эштә, безне үчтекиләп утыручы булмады. Әбине бала таптырырга гына түгел, мәет озатырга да чакыралар. Мине кая куйсын – үзе белән ияртә! Иң аптыраган нәрсәм – кеше үзен 4 яшенән белә башлый, диләр. Зираттагы кабер ташларын карыйм – мин үземне ике яшьтән беләм булып чыга! Чөнки, янгында үлгән бер кызчык янына алып барды әби – аны бүгенгедәй ачык хәтерлим. Мамыкларга, ап-ак җәймәләргә төреп салганнар иде, ике бите кып-кызыл иде ул сабыйның... Шул баланың каберен карагач имәнеп киттем һәм ике яшемдә күргәнемне аңладым. Тагын бар андый истәлекләр! Тик минем хәтерем күп нәрсәләрне, дөресрәге, кирәклеләрен тотып калмаган. Үзебез чиләк хәтле булып җирдән күтәрелгәч кура җиләгенә йөртә башладылар. Урман безгә өч чакрым. Иртәнге икедә әни йокыдан уята! Әле караңгы, әле таң беленергә уйлап кына тора. Сөтле чәй чөмерәбез, түтәлдән кыяр йолкып алабыз, янына бер телем ипине каерып кисәбез дә яулыкка төреп билгә урыйбыз. Тузан да салкын әле, аркалар туңа! Әнигә, күрше Минсара апайга ияреп урманга  менәбез.

Икесенең дә эшкә төшеп җитәселәре бар – ашыгалар. Терт-терт килеп мин йөгерәм. Йокы туймаганга баш авырта. Урман почмагына җиткәндә рәхимле кояш күтәрелә! Аркаларга җылы йөгерә, күңелле булып китә. “Җылан күрсәң кач!” – ди әни. Качарсың бар! “Шерт!” кенә итеп чага инде... Уф, балачак дисәләр җиләкләре сыгылып торган куралыклар, ипи телеме белән зур гына кыяр искә төшә. Әй, тәмле була иде шул ризык! Су чиләген тутырганчы бер җиләк тә өзеп капмадык, әни шулай өйрәтте. Хәзер дә шул гадәт китми - чиләк тулмыйча җиләк ашамыйм! Әни безне чыдамлыкка өйрәтеп калдырган, яшәү дәверендә иртә торулар авыр булмады. Без чиләкләрне тутырып урманнан төшкәндә әбиләр оныкларын ияртеп урманга менә генә башлыйлар иде. Гомер буе шәл бәйләвебезне әйтмәсәм бер дә дөрес булмас! Ун яшемдә өйрәттеләр шәл бәйләргә. Кышларын, әле бер күршеләрдә, әле икенчеләрендә җыелышып утыра идек. Кызык иде күрше апайлары, и-и матур итеп, тәмле итеп сөйләшәләр иде. Шәлләр безне ашатты, киендерде, мая җыйдыртты.

Печән өстендә әнине кибән башына менгерәләр иде. Гәүдәсе җиңел булганга гына түгел, эшнең җаен белгәнгә. Төз, матур, тигез итеп очлап куя иде әни кибән башларын! Очып кына төшә иде – әти тотарга да өлгерми кала. “Бүрсет шөпшәсе!” – ди иде әти горуланып һәм яратып. Бүрсет авылы халкын, эшләрен тиз, күмәкләшеп эшләгәнгә “шөпшә” дип атаганнар, кушамат буыннан буынга күчеп бүген дә дәвам итә.

Гайшә әби сиксәнгә җитә алмады. Күргән авырлыклары йөрәгенә җыелгандыр – бер атна телсез ятты да китеп барды. Үз әнисе ак тегүче булган Гайшә әбиемнең. Тумышы белән хәзерге Теләче районы Шәдке авылы кызы. Әнисен чәнчеп үтереп бәкегә салганнар. Чана тартып тегүдән кайтып килеше булган. Акчасына кызыкканнар. Озак эзләгәннәр. Язгы ташу вакытында бозлар арасыннан елгадан агып килгән гәүдәсен чәчәкле күлмәк итәгеннән таныганнар. Гайшә ул мәлдә бишектәге энесен тирбәтеп утырган була.

– Анаңны таптылар! – дип кычкыргач, чыгып йөгергән. Ул аны исән килеш тапканнар дип белгән. Әтисе яшь хатын алып кайткан. Гайшә 16 яшендә Казанга китеп бер байга асрау булып ялланган. Ә анда Мирсат исемле бер ир шул байның ямщигы икән. Катмышныкы. Баласы белән хатынын калдырып акча эшләргә килгән. 1922 елны, Мирсатның Катмыштагы нигезендә беренче хатыны белән улы ачлыктан вафат булалар. Гайшә, ике озын толымлы, кап-кара күзле, әкәмәт чибәр кыз. Мирсат яшь ир. Мәхәббәт кабынгандыр инде. Әби белән бабам өйләнешәләр. Уйлап карасаң әби бик көчле булгандыр – 13 баланы күтәрергә, тудырырга күпме егәр кирәк бит. Ил-җир гизгәннәр, утрак тормышлары булмаган. Өркетскидә яшәгәндә, Алматыда торганда, Чиләбедә, дип сөйли иде. Балалары кайсы тугач, кайсы балачакта, кайсысыдыр егет булгач мәрхүм була барганнар. Мирсат бабай үлгәч, 1949 елда Казахстан далаларыннан Катмышка кайтып егылганнар. Бабайның кабере юк. Әби, күлмәк итәкләремнән кәфенлек ясап, дала туфрагын казып җирләдем. Икенче көнне барып карсам каберен чүл бүреләре актарган, дип сөйли иде. Алар далада сарык көткәннәр, яннарында башка кешеләр яшәмәгән. Шаһинур һәм Хаҗинур исемле ике улын җитәкләп кайтып кергән ул. Ничекләр исән калганнардыр, бер Аллаһ кына белә.

Әни белән әйбәт яшәделәр. Әни аны, гыйлемле карчык икәнен аңлап, хөрмәтләп торды. Гайшә әби үлүгә Бүрсеттән Маһруй әбине алып кайттылар. Әби бездә 20 ел тирәсе яшәп 86 яшенә җитеп гүр иясе булды. Сукыр иде, аның хәлен аңлап бетермәгәнебезне үзебез олыгая башлагач кына аңладык. Әнине урлаганнан соң берничә ай узуга кияүгә киткән Фатыйма апай, күрше авылда яшәүче Хәтимә апай гел килеп йөрделәр! Әбине мич каршысына зур тазаяк куеп юындыралар иде. Әби разый булып күчкәндер, әни аны бик тәрбияләде. Әти дә иртә китте 66 яшендә, тромб ычкынып. Әни, әтидән соң күңелсезләнде. Без гел кайтып йөрдек, ләкин китеп тә бара идек шул. Әти вафатыннан соң әни, күпме генә әйтсәк тә, берничә ел сыерын бетермәде, бер юаныч ул миңа, тимәгез, вакыт җиткәч берсе дә калмас, диде. Еллар уза торды – башта сыер бетте, абзар тулы сарыклар бетте. Тавыклар гына ишегалдына хуҗа булып калды. Әни, тик тора алмыйча оекбашлар бәйли башлады. Күзеңне бетереп, интегеп утырасың, дип тирги идек. Ике кулымны кушырып утырыйммыни, и-и балакайларым, ди иде. Бер сүз дә әйтәсе калмаган икән әнигә! Әни, никадәр нык булса да чирләде. Дарусыз тора алмады. Ләкин үләсе килә димәде! Әни егылгач янында торырга кайттым. Аннары киттем. Тагын кайттым. Әни үзгәргән – шешенгән иде. Чыдарлык түгел – күңел актарыла! Каршысына тезләндем, үзем үкереп елыйм:

– Ән-нии! Нишләтим?! Әйт, нишләтим??? – дим. Учын битемә куйды да:
– Хәзер берни эшләтәсе түгел, кызым! – диде. 
– Әни! Яныңда торырга кайттым! Әни! 
– Ярар, балам...
Бу сөйләшү кичтән булды. Иртән сәгать өч белән дүрт арасында өзелде. 82 яшь иде Биш ел быел әнисезлеккә. Ничә яшьтә булса да ӘНИ ул!

Фәридә Ибраһим.
Фото: https://www.freepik.com/

 

Язмага реакция белдерегез

11

0

6

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading