16+

Арт ягыма кул ябышканлыгын сизеп әллә нишләдем!..

Юлыбызда төрле кешеләр очрый. Кешеләрнең эчен карбыз кебек ярып карап булмый, шуңа кайберләрен күрешүгә генә түгел, еллар узгач та чын йөзен белеп булмаска мөмкин. Маньяклар да – ике аяклы, ике куллы. Аларның ятьмәсенә эләгүдән Ходай үзе сакласын.

Арт ягыма кул ябышканлыгын сизеп әллә нишләдем!..

Юлыбызда төрле кешеләр очрый. Кешеләрнең эчен карбыз кебек ярып карап булмый, шуңа кайберләрен күрешүгә генә түгел, еллар узгач та чын йөзен белеп булмаска мөмкин. Маньяклар да – ике аяклы, ике куллы. Аларның ятьмәсенә эләгүдән Ходай үзе сакласын.

Студент еллары. Шыгрым тулы автобуста каяндыр кайтып киләм. Берзаман кышкы курткам итәге арттан күтәрелә башлады. Берәрсенең сумкасы эләгеп калды ахры, дип уйладым. Боргаланып алсам да, “сумка” ычкынмады. Арткы ягыма кул ябышканлыгын сизеп әллә нишләп киттем! Борылып карарга җайсыз да, куркыта да. Нишләргә? Тавыш куптарыргамы? Күпме кеше алдында оятка калудан да куркам (ояты миңа түгел, шул адәм актыгына буласы булган да бит). Классташ малайларның берәрсе булса, китап белән аркасына тондырыр яки түфлиемнең шпилькасы белән аягын “үбеп алыр” идем дә анысы... Ә монда бөтенләй мин белмәгән кеше. Тавыш күтәргәнгә үч итеп артымнан кайтса? Бер секунд эчендә башымнан мең төрле уй йөгереп үтте. Чарасызлыктан арткы ягымны ишек янындагы тактага “сыендырдым”. 

Ишек ачылды. Кысылып калмас өчен кире үз халәтемә кайтырга туры килде. Тагын теге кабәхәт кул! Бәхеткә, киләсе тукталыш минеке. Ашыга-ашыга төшеп киткәндә тагын да ныграк кысып тотмасыннармы! Ул бәдбәхет егет тә артымнан төшүен күргәч, бөтенләй коелдым инде. Бәхетем бар икән әле: минем арттан кайтмады. Ул вакытта тавыш күтәрмичә дөрес эшләдемме дигән сорау әле дә тынгылык бирми, чөнки горурлыгыма нык тиде.

Күптән түгел эштән кайтканда, метро поезды тәрәзәсендәге чагылыш аша бер егетнең миңа таба борылып туп-туры карап кайтуын күрдем. Берничә минут шулай барганнан соң, бәлки ялгышамдыр, болай озак итеп текәлеп бармас иде, дип уйлап куйдым. Түзмәдем, үзенә борылып карадым һәм әз генә дә кыенсынмаган карашка юлыктым. Күзләр очрашудан аның керфеге дә селкенмәде бугай. Кызарып чыгып, бөтенләй башка якка борылып бастым. Шулай эшләвем булды, теге егет яныма ук килеп басты. Бәлки аның танышасы килгәндер, сүз дә катмакчы булгандыр, ә минем колакта – колакчыннар. Балдагымны күрсен өчен кулымны борыбрак куйдым. 

Мин, гадәттә, тукталышым җитәрәк кенә ишек янына барып басам. Ә бу очракта теге “тигәнәк”тән арыну өчен иртәрәк бардым. Йа, Хода! Ул да шул мизгелдә артымда пәйда булды! Ишек тулысынча ачылып беткәнен дә көтмичә, атылып чыктым һәм йөгереп диярлек баскычлар буйлап менеп киттем. Күз кырыем белән күрәм: теге егет тә миннән күпкә калышмый, эре-эре адымнар белән атлый. Кабалана-кабалана иремә шалтыраттым. Мин сөйләшә башлагач кына билгесез кеше башка якка китеп барды. Бәлки ул начар ниятле кеше дә булмагандыр, шулай да мине нык куркытты. 

Бу дөньяга ышанычны да югалтмыйча, начар кешеләргә дә юлыкмыйча ничек яшисе?

Исемем редакция өчен генә. 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading