16+

Артур Афанасьев: «Буй озынлыгы, яшь аермасы да мәхәббәткә киртә була алмый»

Мамадыштан Артур Афанасьевны күпләр "Минута славы" тапшыруы аша да хәтерли торгандыр. Метр да ун сантиметрлы егет акробатик хәрәкәтләр ясап тамашачыны шаккатырган иде ул чакта. Шушы көннәрдә 27 яшьлек Артурның күптәнге хыялы тормышка ашкан. Ул үзенә тиң яр Гөлчәчәкне очраткан, алар узган атнада никах укыттылар. Без дә яшьләрне олы тормышка аяк...

Артур Афанасьев: «Буй озынлыгы, яшь аермасы да мәхәббәткә киртә була алмый»

Мамадыштан Артур Афанасьевны күпләр "Минута славы" тапшыруы аша да хәтерли торгандыр. Метр да ун сантиметрлы егет акробатик хәрәкәтләр ясап тамашачыны шаккатырган иде ул чакта. Шушы көннәрдә 27 яшьлек Артурның күптәнге хыялы тормышка ашкан. Ул үзенә тиң яр Гөлчәчәкне очраткан, алар узган атнада никах укыттылар. Без дә яшьләрне олы тормышка аяк...

Артур тумышы белән Мамадыш районының Ташлыяр авылыннан. Гаиләдә алар өчәү. Егетнең энекәше һәм апасы бар. Балалар кечкенәдән әтисез калганнар, әниләре бакыйлыкка күчкәнгә дә инде дүрт ел була. "Ләкин ятимлекне, авырлыкны тоймадым. Туган апаларым нык булышты. Ходай аларны ярдәменнән ташламасын. Ун ел буе алар белән бер фатирда яшәдем, миңа терәк булдылар, барысы өчен дә туганнарыма рәхмәтлемен",- ди Артур.

Башкалардан кечкенә буе белән аерылып торса да, Артур үз эченә бикләнеп утырмый. Актив тормыш рәвеше алып бара. Берсендә аңа Казандагы шәхси циркта эшләргә дә туры килгән. Әмма, бу уңышсыз адым булды, дип искә ала Артур. Пычак, лезвие, пыяла ярдәмендә фокуслар күрсәтергә өйрәнгән ул, әмма, ике ай буе тырышып эшләсә дә, аңа хезмәт хакы түләмәгәннәр. Шуннан, тәвәкәлләп егет кире туган ягына кайткан.

- Ул фокусларны бүген дә күрсәтәсеңме соң?- дим Артурга.
- Юк, кирәк тә түгел, балалар кабатлый күрмәсен, бик куркыныч шөгыль. Аның каравы, мине Мамадышта социаль ярдәм күрсәтү үзәге, мәдәният йорты күреп алып төрле чараларда катнашырга чакырып тора. Алар мине тормышка яңача карарга өйрәттеләр, - ди Артур.

Хәзер егетнең бер генә дә буш вакыты юк. Җырларга, спектакльләрдә уйнарга, КВНнарда чыгыш ясарга, спорт белән шөгыльләнергә, балчыктан төрле сыннар ясарга да өлгерә ул. Җитмәсә, өйләнеп тә куйган, хәзер гаилә башлыгы да.

- 32 кило авырлыгым белән аягым җиргә тими. Күктән очып кына йөрим, - ди үзе.
Артур авыр атлетика белән шөгыльләнә, штанга, герләр күтәрә, төрле спорт ярышларында да катнаша. Мамадышта "Забота" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә инвалидлар җәмгыяте белән берлектә эшләп килүче "Чүлмәк ясау кәсебе" түгәрәгенә йөри. Анда балчыктан төрле савыт- сабалар ясарга өйрәнә.

Кечкенә буе авырлык тудырмый икән егеткә. Киемнәрне заказ белән тектерә, 32нче размерлы аяк киемен табу да әллә ни авыр түгел, ди. Иң мөһиме - әйләнә-тирәдәгеләрнең аңа карата мөнәсәбәте.

- Шөкер,кая барсам да ярдәм итәләр, хәлемә керәләр, әле менә район хакимияте фатир алырга да булышты, - ди егет.

Моңа кадәр кызлар белән аралашып караса да, күңеленә ошый торганын очратмаган булган Артур. Ә бүген бәхете эченә сыймый. Чөнки, ниһаять, үзенә тиң ярны тапкан. Гөлчәчәк белән ул иптәш егете аша танышкан. Кызның фотосын күрүгә үк гашыйк булган. Гөлчәчәк шулай ук Мамадыш районыннан, Түбән Тәкәнеш авылы кызы. Ул Артурга ислам динен кабул итәргә кушкач та, мәхәббәт хакына керәшен егете мөселман булырга карар кылган.

- Буй озынлыгы, яшь аермасы да мәхәббәткә киртә була алмый, мин Гөлчәчәкне ягымлылыгы, ихласлыгы өчен яраттым, өйләнүем үзем өчен дә көтелмәгән хәл булды, ләкин хәзер сөйгәнемнән башка яши дә алмыйм, - ди бәхетле Артур. Яшьләр җәйгә туй уздырырга да ниятли, киләчәктә балалар үстереп, тигезлектә тату гаилә булып яшәргә хыяллана. Теләкләрегез тормышка ашсын!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading