Мин аны күтәреп алдым да караватына илтеп салдым. Ул бик җиңел иде. Карчык дәшмәде, бер хәрәкәт тә ясамады –урынга ничек яткырсам, шул рәвешле ятуын белде.
Аш бүлмәсенә чыгып кофе чүмергәч, дусның бүлмәсенә кереп телевизор кабыздым. Карарлык нәрсә юк иде. Аны сүндереп, тагын китап укырга тырыштым. Кызыклы әсәр булырга тиеш иде бу. Тик фикерләрне берничек тә туплый алмадым. Бер битне ике-өч тапкыр укып чыгып та берни дә аңламагач, китапны читкә алып куйдым һәм… Ишектә тагын теге карчык басып тора иде. Төп-төз гәүдәле, озын ак күлмәк кигән, ак чәчләре иңнәренә таралган. Һәм бер хәрәкәтсез. Көтелмәгән хәлдән тәнем эсселе-суыклы булып китте. Шулай да үземне кулга алырга тырыштым. Карчыкны күтәреп алдым да кабат урынына илтеп яткырдым. Бу юлы бүлмәсен бикләп үк куйдым. Берәр нәрсә кирәк булса, чакырыр әле – тавышы бар, һушы дөрес.
Ул арада инде телефон да заряд җыеп өлгергән иде. Китапка да, телевизорга да борылып карамадым, интернет актарырга тотындым. Берничә хәбәргә җавап яздым, видеолар караштырдым. Бу күпкә кызыграк иде. Яктыра да башлады. Ләкин көтмәгәндә ишек алдында чиләк шалтыраган сыманрак тавыш ишетелде. Тәрәзәгә капландым. Ихатада тагын теге карчык басып тора иде. Бу юлы инде чын-чынлап курыктым. Бүлмәсен бикләгән идем, ләбаса! Әллә бу карчык үлгән дә бу аның өрәге микән соң? Ихатага ничек чыккан ул, югыйсә?
Калтырана-калтырана карчык яткан бүлмәгә атладым. Ишек бикле иде. Ачып кердем һәм җиңел сулап куйдым – карчык урынында юк. Бу аның өрәк түгеллеген дәлилләгән кебек тоелды. Хәзер аны тагын ишек алдыннан күтәреп алып керергә туры килерме икән инде? Урамда салкынча, ә бу юка
күлмәк белән… Ишеккә борылдым… Тик… Карчык каршымда басып тора иде…
Котым алынды. Почмакка сыенып, күзләремне йомдым да белгән догаларны укырга керештем. Бутый-бутый укыдым инде, тик бу мөһим түгел, мин бар күңелем белән Ходайдан ярдәм сорыйм, һәм бу хәлдән коткарырлык башка бер юл да күрми идем. Шулай ничектер йоклап киткәнмен…
Уянганда сәгать алтылар тирәсе иде. Өйдә тынлык. Күңел дә бераз тынычланып калган, шик-шөһбәләрнең эзе дә юк. Шулай да мин иң башта карчык яткан бүлмәгә кердем. Ул һаман да урынында ята, күзләре ачык. Сулыш алганы сизелмәгәч, барып пульсын капшап карадым. Ул үлгән иде.
Дуска шалтыратырга туры килде. Төнге маҗараларның барсын да сөйләп бирдем. Тик аның артык исе китмәде.
– Сиңа әйтергә өлгерәлми калдым, – дип гафу үтенде ул. – Без аннан бераз шүрли идек. Йокысында йөри торган гадәте бар иде аның. Көндез аягына да баса алмый, ә йокысында… Сәбәбен белмим инде мин аның, аңлата да алмыйм…
Комментарийлар