16+

5 бала анасы Айсылу Шамазова: «Төпчек улымны машинада таптым»

Бүген Казанда биш балалы 107 гаилә бар. Шуларның берсе - Шамазовлар гаиләсе белән без дә очраштык.

5 бала анасы Айсылу Шамазова: «Төпчек улымны машинада таптым»

Бүген Казанда биш балалы 107 гаилә бар. Шуларның берсе - Шамазовлар гаиләсе белән без дә очраштык.

«Һәр баламны алдан сизәм»
Гаилә әгъзалары барысы да иҗади, актив, җырлыйлар, бииләр, төрле бәйгеләрдә катнашалар. Әле менә IX сыйныфта укучы Кәрим математика буенча Россия күләмендә узган олимпиадада җиңү яулап кайткан. Актив булсалар да, Шамазовлар бик тыйнак, үзләре турында сөйләргә яратмыйлар, күз тиюдән дә куркабыз, диләр. Тату, бердәм, ихлас бу гаиләгә карап, сөбханалла, дип куясың.
Без килгәндә, гаилә башлыгы Фәрит абый эштә иде. Ул конструктор. «Әкият» курчак театры, аэропорт бинасы төзелешенә аның хезмәте кергән. Гомумән, гаиләне бергә җыюы авыр, Шамазовларның һәрберсе үз эше белән мәшгуль.
Күп бала анасы Айсылу ханым кечкенәдән ишле гаилә турында хыялланган.

- Күп бала табу максат түгел иде, һәрберсе - Ходай биргән бүләк. Мин туачак баламны алдан ук сизәм. Аның җаны миңа хәбәр бирә, туачак сабый дөньяга минем күзләр аша карый башлый, - ди Айсылу ханым.
Кәрим дөньяга килгәнче үк, аның малай буласын, техника, космос белән кызыксыначагын тойган ана.

- Кинәттән генә машинага тартыла башладым. Автомобиль төзелеше белән кызыксынам, запчастьларны барлыйм, хәтта йөк машиналары йөртергә дә өйрәндем, машина йөртү таныклыгы алдым. Кәрим тууга, болар барысы да онытылды. Кызым Мәрьямне дә алдан тойдым. Минем кием-салымга, бизәнү әйберләренә исем дә китми. Ә авырга узар алдыннан күңел гел кибеткә тартты, матур күлмәкләргә күз төшә башлады, мин түгел бит бу, әһә, димәк, тиздән кыз туачак икән, балам минем аша дөньяны күзәтә башлаган инде, дип уйлап куйдым, - дип искә ала ана.
Айсылу ханым, мөһим карар кабул иткәндә икеләнсәм, еш кына Ходайдан ярдәм сорыйм, ди. Өченче баласын табар алдыннан, гаиләдә матди хәл авыр­рак булган.
- Ник син миңа бала җибә­рәсең, акчабыз юклыгын да беләсең бит, әйтик, минем алма ашыйсым килә, ди, кайдан алыйм соң мин аны, дип, Аллага мөрәҗәгать иттем. Ул да түгел, олы балаларым урамнан бер пакет алма алып керделәр, узып баручы берәү биргән икән. Мондый очрак­лыклар еш була безнең гаиләдә, шуңа да һәр хәбәрне Ходайдан билге дип кабул итәм, - ди Айсылу ханым.
Балаларны карашырга кеше булмаса, бер бала белән дә авырга туры килә, шуңа да алар белән бергә яшәгән әти-әнисенә рәхмәтле ул. Әти-әниләре эштә вакытта, балалар - дәү әниләре Әминә апа белән дәү әтиләре Фирдәүс абый тәрбиясендә.

«Төпчек улымны машинада таптым»
Олы кыз Ләйсән быел мәктәпне тәмамлый. Әлегә нинди һөнәр сайлаячагын төгәл генә хәл итмәгән, чыгарылыш кичәсенә, бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнә. Скрипкада уйный.
Кәрим тугызынчыда укый. Математика фәнен тирәнтен өйрәнә. Россия күләмендәге олимпиадада җиңү яулаган укучылар югары уку йортына конкурссыз да керә алачак икән. Кыскасы, Кәрим булачак һөнәрен төгәл фәннәр белән бәйләячәк. Егет Ленин мәдәният йортына бию түгәрәгенә йөри, флейта, баянда уйный.

Камил III сыйныфта белем ала. Инглиз теле, математика буенча узган бәйгеләрдә гел призлы урыннар яулый. Балалайкада уйнарга ярата.
Мәрьямгә - 6 яшь. Ул, абый-­апалары кебек, музыка мәктәбенә бармаган, спорт юнәлешен сайлаган. Нәфис гимнастика белән шөгыльләнә. Бик актив, тиктормас бала. Җырларга ярата икән.
Мөхәммәткә исә 2 генә яшь. Ул күбрәк дәү әнисе тәрбиясендә. Мөхәммәтнең туган көнен төгәл берәү дә белми.

- Бишенче балабыз туганын сизмичә дә калдык. Ул көнне безнең лифт ватылган иде. Җиденче катка җәяү күтәрелү ярамаганмы икән, тулгагым иртәрәк башланды. Ирем төнлә 12 тулганда бала тудыру йортына алып килде. Хастаханәгә кереп җитәргә өлгермәдем, берүзем машинада бала таптым, ирем табибларны дәшәргә киткән иде. Төн уртасы булганга, баланы кайсы көнгә теркәргә дип озак уйладылар, Мөхәммәт әнә шундый серле бала безнең, - дип елмая әни кеше.

«Компьютерда утырсалар, колаклары кызара»
- Балаларны телефон, компьютердан ничек аерасыз? - дип, тәрбия алымнары белән кызыксынам әниләреннән.
- Компьютер миңа ярдәм генә итә. Электән үк килгән кагыйдә - әти-әнидән сорамыйча, компью­терга якын килергә ярамый. Рөхсәт алыр өчен, һәр бала ниндидер эш башкарырга тиеш: савыт-саба юамы, идән себерәме. Кыскасы, компьютер ярдәмендә балаларны эшкә өйрәтә алам. Безнең малайларыбызда шундый кызык нәрсә күзәтелә, әгәр алар миннән яшереп телефонда йә компьютерда уйнаганнар икән, колаклары кызара. Шуңа да мине алдый алмыйлар, - ди ул.
Кыш көне Шамазовлар гаи­ләләре белән чаңгыда йөри. Җәй көне бакчада мәш киләләр. Бакча - алар өчен ял итү урыны. «Хәтта утырткан кишерләрне алмый калган чаклар да булды, иң мөһиме - табигать белән аралашу, кошлар тавышын тыңлау», - ди Шамазовлар. Чит илләргә сәяхәт итәргә, байлыкка кызык­мыйлар.
- Ирем белән бары бер тапкыр чит илгә бардык. Һиндстанның Дели шәһәрендә халыкара мәдәният фестивале узды. Анда 155 илдән 3 миллион кеше катнашты. Бер баруда бөтен чит илне күреп кайттык дисәк тә була, - дип искә алалар.

Балаларның сәламәт тормыш рәвеше алып баруы, белемле булулары мөһимрәк алар өчен. Күз тимәсен, балаларына бер тапкыр да антибиотиклар эчергәннәре юк икән. Үзләре вегетарианнар, ит ашамыйлар, йога белән шөгыльләнәләр.
Әтиләре бик йомшак, сабыр кеше булса да, һәр бала «әтиеңә әйтәм» дигән сүздән шүрли. Фәрит абый, балаларны үз үрнәгеңдә тәрбияләргә кирәк, дип саный. Эчми, тартмый, тырыш, гаилә җанлы. Балаларын бергә туплап, гаилә ансамбле оештырырга хыяллана.
- Еллар узган саен, мәхәббәт сүрелми икән. Фәрит белән 21 ел бергә булсак та, мин көн саен аны үзем өчен яңа яктан ачам, ул - минем өчен мәңгелек сер. Еллар узган саен, бер-беребезгә якыная гына барабыз. Киләчәктә уллыкка бала алу теләге дә бар, - ди Айсылу ханым.

Күпбалалы гаилә буларак, торак, өченче балага тиешле җир кишәрлеген дә алмаган әле Шамазовлар. Сабыр гына чиратларын көтәләр.
- Биш бала дип, дәүләт күпләп акча бирми, баланы һәркем үзе теләп таба, ул - мәхәббәт җимеше, булганына шөкер итеп яшәргә кирәк, - диләр.

Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат үзәгеннән алынган мәгълүматлар буенча, 2016 елның 1 кварталына республикада барлыгы 31441 күпбалалы гаилә исәпләнә. Шулардан 27 229 гаилә - өч балалы, 3110 гаиләдә - 4 бала, 780ендә 5 бала тәрбияләнә. 198 гаилә - 6 балалы, 64е - 7, 39ы 8 балалы гаиләләр. 9 балалы гаиләләр - 12, 10 балалы - 6, 11 балалы өч гаилә бар.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading