16+

Бабай әбинең каберен саклый

Мәхәббәт юк ул, диючеләргә әби белән бабай мәхәббәтен үрнәк итеп язарга телим. Үземне белә башлаганнан бирле, әби белән бабай һәрвакыт бергә иде. Табын артында, бакча эшендә, кунакта, кибеттә, хастаханәдә – гел бергә булдылар. Әле кеше күрмәгәндә, кочаклашып "пәп" итешеп тә алалар иде.

Бабай әбинең каберен саклый

Мәхәббәт юк ул, диючеләргә әби белән бабай мәхәббәтен үрнәк итеп язарга телим. Үземне белә башлаганнан бирле, әби белән бабай һәрвакыт бергә иде. Табын артында, бакча эшендә, кунакта, кибеттә, хастаханәдә – гел бергә булдылар. Әле кеше күрмәгәндә, кочаклашып "пәп" итешеп тә алалар иде.

Мин үзем дә “мондый мәхәббәт була микән”, “бу яшьтә дә ярату бар микән” дип аптырый идем. Ә алар һичкайчан бер-берсеннән туймады, зарланмады, киресенчә, бер-берсен хөрмәт итеп, яратып яшәде. Кичләрен бергә телевизор карады яки кроссвордлар чиште. 

Ләкин ун ел элек әбидә яман чир таптылар. Хастаханәгә дәвалануга йөргәндә дә бабай әбидән калмады, гел аңа ияреп йөрде, аңа таяныч-терәк булды. Шушы мәхәббәт әбине яман чирдән коткарды. Бер еллап элек чир тагын үзен сиздерә башлады. Бу юлы алар хастаханәгә түгел, ә мәчеткә йөрде. Әби йөри алмый башлагач, бабай үзе генә мәчеткә барып дога кылды. 

Куркыныч көн килде – әби вафат булды. Соңгы сулышына кадәр бабай аның янында иде, бер минутка да калдырмады. Хәзер бабай зиратта әбинең каберен саклый. Иртүк торуга китә, кояшка баеганчы шунда утыра. Көне буе әби рухына дога укый. Әбине ничек өзелеп яратуын, сагынуын үзе генә беләдер...

Ясминә Х.

Язмага реакция белдерегез

6

0

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    0

    Бабагызга ничэ яшь? Ана нэрсэ дэ булса эшлэргэ кирэк, физик эшме, яраткан бер эш табарга, болай акылдан шаша бит ул, бергэлэп табыгыз бер шогель.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Нишләп булмасын мәхәббәт - бар, әлбәттә. Ничә ел иңгә-иң атлаган кадерлеңне югалту ачысын күтәрү бик авырдыр инде. Шуңа карамастан, килешергә туры килә бабайга, ә якыннарына аны төшенкелеккә бирелдертмәскә ярдәм күрсәтү таләп ителә.

      Мөһим

      loading