16+

Бала хәлсез генә тыпырчынып куйды. – Әнием... Авыр миңа... Һава җитми... Кулыңны бир... Кайда әтием?

– Әнием! – Әү, балам! – Шундый рәхәт миңа синең янда!

Бала хәлсез генә тыпырчынып куйды. – Әнием... Авыр миңа... Һава җитми... Кулыңны бир... Кайда әтием?

– Әнием! – Әү, балам! – Шундый рәхәт миңа синең янда!

Тоясыңмы мине, әнием?
–Тоям, балам!
Син бит асыл кошым!
Күзем нуры, минем нәнием!
– Әнием дим, әни! Әнием!
Бирче кулың! Мин җылыңа синең табынам.
Синең белән тыныч, тик шулай да
Әтиемне бик тә сагынам...
Ана тынып калды...
“Ии, сабыем!..
Көн дә шул соравың белән
Үзәгемне нигә өзәсең?!
Без бит синең белән ике ятим,
Белсәм иде...
Ялгызлыкка ничек түзәсен...
Ни дип җавап бирим икән сиңа?!..
(Ана аңлатырга сүзләр эзләде)
– Әтиең?..
Әтиең хәзер кайтыр
Һәм каршыңа синең тезләнеп
Дәшәр сиңа:
“Кайттым, бәләкәчем!
Бик сагындым сине, тәтием!”
Ана, күз яшьләрен йотып,
Авырсулап иренен тешләде.
Сизмәсен лә кызы (бәлки улы),
Шуның өчен барысын эшләде.
Эх, ялгышты ла,
Белмәде шул
Сөю хисе бик тиз китәсен.
Газиз баласын да, шулай беркөн
Тумас борын ятим итәсен.
Ялгыз гомер кыен булачагын,
Бала ятим булып үсәсен
Аңласа да ана риза булды.
Бала гомерен ничек кисәсең?
Карынында яралганнан башлап,
Өзелеп сөйде бәгырь җимешен.
Сөйләшергә нарасые бар бит хәзер,
Тоя хәтта йөрәк тибешен.
Ә беркөнне...
Ана хәле китеп кинәт егылды.
Бала нәни кулын әнисенә сузды...
Тойды әнисе –
Бертын ана белән бала
Бер җан булып бергә тоташты.
Аннан...
Акрын гына аерылды куллар...
– Балам! – Җаннан өзелеп чыккан аваз,
Кайтавазлар булып томырылды
Һәм... күккә ашты...
Ана әкрен генә торып,
Ишек яңагына сөялде.
Күз алларын тоташ сөрем алды,
Тамагына нидер бөялде.
Бала хәлсез генә тыпырчынып куйды.
– Әнием...
Авыр миңа... Һава җитми...
Кулыңны бир... Кайда әтием?
Ташламагыз, зинһар...
Минем дә бит сезнең белән бергә
Кояш нурын тоеп килә яшисем...
– Балам! Ана...
Авыртудан бөгәрләнеп килде,
Тән газабы белән җан газабы
Барысы бергә килеп тоташты!
Тәнен утлы ялкын камап алды,
Өне-төне бергә буташты.
Кинәт...
Бар да бетте...
Авырту да инде югалды.
Бәгырьләрне айкый бары тынлык...
Салкын бушлык җанга юл алды.
Юк, еламый ана, елый алмый –
Таштай каткан аның күңеле.
Мәңге төзәлмәслек олы яра –
Сабыен уйлап узар гомере.
Гамәлләрне уйлап кылсак иде,
Булса иде кеше кадере.
Ак кылганнар арасында...
Тумый калган... сабый... кабере...

Гөлнара Галәвиева-Гатауллина.
Фото: https://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading