Исәнмесез, хөрмәтле редакция! Сезгә 30 ел гомерен балалар укытуга багышлаган укытучы ханым яза. Нинди генә язмышлар турында язмыйсыз. Мин дә язарга булдым.
Скопировать ссылку
Исәнмесез, хөрмәтле редакция! Сезгә 30 ел гомерен балалар укытуга багышлаган укытучы ханым яза. Нинди генә язмышлар турында язмыйсыз. Мин дә язарга булдым.
Мин инде илледән узган хатын. Ике тапкыр кияүдә булдым. Уңмадым. Балаларым да булмады. Кызганыпмы, белмим нигә, миңа гел әйтә киләләр: “Ичмасам, үзеңә юаныч булсын өчен бер бала да тапмадың!” Монысын инде күбрәк бертуган апам әйтә. Берәрсен тап, иптәш булыр, дип әйтүчеләрнең исә исәбе юк. Тик мин бит үземне бәхетсез итеп тә, кемнәндер ким итеп тә тоймыйм. Бүгенге халәтемнән дә, тормышымнан да канәгать. Кайчак, кешенең үз тормышын кайгыртмыйча, мине тикшереп ятуына ачуым да килә.
Әйе, гаилә тормышы барып чыкмады. Төскә-биткә ямьсез түгел, фигурам да ярыйсы. Беренче ирем эчкече булды. Өч ел түзгәч, аерылыштык. Ул вакытта күпме тәнкыйть утына тоттылар. Имеш мин сабыр итмәгән, айныту өчен бармак та селкетмәгән. Үзе теләмәгән кешене мин ничек айнытыйм? Икенче ирем белән биш ел яшәдек. Ул бик тә бала теләде. Ә мин уза алмадым. Читтә сөяркәсе булып, баласы туганлыгын белгәч, тынычлап кына аерып җибәрдем. Хәзер сөйләве җиңел инде, әлбәттә, ул чакларда миңа да рәхәт булмады. Ләкин мин үземне тамчы да гаепләмим. Исереккә түзеп яшәүне дә, балам булмаганга кимсенеп, сөяркәгә түзеп яшәүне дә нормаль күренеш дип санамыйм.
Әйе, Аллаһ Тәгалә миңа бала бирмәде. Аның каравы, мин ничә дистә ел башлангыч сыйныфларга белем бирәм. Һәр укучымны үземнеке кебек якын күрәм, эшемне яратам. Гадәттә баласы булмаган кеше башка балаларны яратмый, диләр. Юк, дөрес түгел. Минем бер генә балага да кырын караганым булмады. Бала табу бәхетенә ирешкән аналардан да бер тапкыр да көнләшмәдем үз гомеремдә. Хәтта күбесен кызганып та куям. Ни өченме? Күп очракта, балалар ата-ана өметен акламый. Мин моны үзем укыткан укучылардан да күрәм. Бу хәл тәрбиягә дә, гаиләнең матди хәленә дә бәйле түгел. Бала таптым да, мин теләгәнчә була, дигән сүз түгел.
Бик дорес язган бу ханым. Баланы табу гына тугел, ана тиешле тэрбия дэ бирергэ кирэк бит эле. Аннан иптэшлэр, дуслар йогынтысы да бик зур роль уйный.Мин тулысы белэн килешэм сезнен белэн.Бала табып кына бэхетле булып булмый!...
Комментарийлар
0
0
Сез ханым бик бик-бик акыллы сүзләр язгансыз. Димәк, сез үзегез дә эшегезне яратып, балаларны аңлап эшлисез. Үз тормышыгыз белән канәгать икәнсез, димәк сез бәхетле. Молодец.
0
0
0
0
Сез бик дорес эйтэсе. Чынлап та шулай. ???
0
0
0
0
Эйе ,хак сузлэр хэр кешенен уз язмышы ,узенен фикере .Мэжбур кылып булмый беркемнедэ язмыш бу жэмаэгать.
0
0
0
0
Автор, Сезнен язманы укып чыктым да, уйланып утырам. Сез узегезнен тэжрибэдэн чыгып, тормыштан мисаллар китереп китап язсагыз, куплэргэ тэрбия бирудэ урнэк булырлык бик яхшы эсэр булыр иде. Сезнен фикерлэуегез бик ошады.
0
0
0
0
Бик дорес язган бу ханым. Баланы табу гына тугел, ана тиешле тэрбия дэ бирергэ кирэк бит эле. Аннан иптэшлэр, дуслар йогынтысы да бик зур роль уйный.Мин тулысы белэн килешэм сезнен белэн.Бала табып кына бэхетле булып булмый!...
0
0