16+

Баллы мәхәббәт кыйссасы

Умартачы оныгы, умартачы килене, умартачы хатыны Мин бал кортлары турында язарга тиеш идем, язмам герое Эльвира Сөнгатуллина белән сөйләшә башлагач, безелдәвекләр онытылды, чөнки без баллы мәхәббәт кыйссасына кереп киттек. - Әниемнең әтисе умартачы булган. Бабам турында әниемнең сөйләгәннәреннән генә беләм. Ул миңа ике яшь вакытта ук үлеп киткән... Кортлар аерылып...

Баллы мәхәббәт кыйссасы

Умартачы оныгы, умартачы килене, умартачы хатыны Мин бал кортлары турында язарга тиеш идем, язмам герое Эльвира Сөнгатуллина белән сөйләшә башлагач, безелдәвекләр онытылды, чөнки без баллы мәхәббәт кыйссасына кереп киттек. - Әниемнең әтисе умартачы булган. Бабам турында әниемнең сөйләгәннәреннән генә беләм. Ул миңа ике яшь вакытта ук үлеп киткән... Кортлар аерылып...

Умартачы оныгы, умартачы килене, умартачы хатыны

Мин бал кортлары турында язарга тиеш идем, язмам герое Эльвира Сөнгатуллина белән сөйләшә башлагач, безелдәвекләр онытылды, чөнки без баллы мәхәббәт кыйссасына кереп киттек.

- Әниемнең әтисе умартачы булган. Бабам турында әниемнең сөйләгәннәреннән генә беләм. Ул миңа ике яшь вакытта ук үлеп киткән... Кортлар аерылып чыккач, аларны эзләп урманга киткән бабамны гаиләсе үзен эзләргә чыгып киткән. Аны алар еш кына агач башында утырган килеш тапканнар. Мин исә әбигә баргач, шкафлардагы бал тәме килеп торган балавызлар, бал рамнарын карарга ярата идем. Кызганыч, гаиләбездә башка умартачылар булмады, - дип сөйли ул.

Эльвира институтны тәмамлаганнан соң, Мәскәүгә китеп бара. Анда эшкә урнаша. Читтә тормыш иткәндә, янәшәсендә туганнары булмагач, кеше якыннары турында күбрәк уйлана, күңеленнән шуларны барлый. Сагынуларын басар өчен, берәр шөгыль таба. Эльвира белән дә шул ук хәл була.

- Умартачы бабам турында да еш кына уйландым. Бигрәк кызык шөгыль икән бит дип, умартачылыкка кагылышлы журналлар, китаплар белән кызыксына башладым. Мәскәүдәге умартачылар клубын эзләп табып, шунда йөрдем, әлеге һөнәр ияләре белән аралаштым. Бал ярминкәсе эшли башлаганын ишеткәч, шунда киттем. Анда Казаннан килгән умартачы Камил абый Сөнгатуллин белән таныштым. Ачык йөзле, киң күңелле Камил абый белән без бик тиз дуслаштык. Үземне умартачы һөнәрендә сынап карыйсым килә дигәч, Казанга кайткач шалтырат, минем умарталыкта эшләп карарсың, диде. Казанга кайткач, аның гаиләсе белән таныштым. Камил абыйда исә мине улы Зөлфәт белән таныштыру уе да булган икән.

Мине театрга чакырдылар. Зөлфәт белән бер ел аралашканнан соң, аңа кияүгә чыгып, Казанга кайттым. Каенатам исә умартачылык белән сигезенче сыйныфта укыган чагыннан ук шөгыльләнә. Ул китап­лар күп укый башлагач, әнисе, китап җене кагылмасын, бөтенләй исәрләнеп китмәсен дип, ире белән уллары Камил өчен күрше авылдагы умартачыдан ике умарта сатып алып кайталар. Шуннан бирле умарта тота башлыйлар. Каенатам тормышның ямен дә шунда таба, - ди Эльвира.

Бал эзләп Кировка...

Сөнгатуллинар йөз баш умарта тота. Умарталык­лары Лаеш районындагы урман эчендә урнашкан. Ләкин кортлары балны Лаеш җирләреннән генә җыймый икән. Бал төрле булсын өчен, ояларны күрше республика-төбәкләргә алып барып та урнаштыралар.

- Безнең кортлар юкә, карабодай, кандала үләне (донник), кырлыган (кипрей) һәм болын-урманнардагы башка чәчәкләрдән бал җыялар, - ди танышым.

Тик башкаларныкы кебек Сөнгатуллиннарның да бал уңышы быел бик үк әйбәт булмаган. Җәй яңгырлы булганлык­тан, бал кортлары бик үк эшли алмаганнар.

- Булганына шөкер итәр­гә кирәк, монысы да бик җитә, - дип сер бирми Эльвира.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading