16+

Барыбер үземә өйләндерәм

Быелгы язларны көтеп алдым. Егетем җәй башында хәрби хезмәттән кайтачак.

Барыбер үземә өйләндерәм

Быелгы язларны көтеп алдым. Егетем җәй башында хәрби хезмәттән кайтачак.

Сагыныштык инде. Бер ел вакыт әллә ни күп булмаса да, сабыр итеп, көтәргә калгач, ай-һай озак икән... Егетем дә хатларында шулай дип яза. Соңгы көннәре бигерәк тә озак үтә, бер көне елга сузылган сыман. 

Тик ул кайтуын кайта да, әнисе каршы бит. Мине никтер килене итеп күрәсе килми аның. Нәселем дә начар түгел, үзем дә төшеп калганнар исәбендә йөрмим. Имеш, минем гел авызым ерык икән! Ихахай, михахай йөрим, ди. Соң, күкрәп торган яшьлегемдә елап йөриммени? Моңсуланырга язмасын. Тыйнак булырга кирәклекне аңлыйм мин. Ләкин бит мин дә тыйнаклык чиген узмыйм. Әти-әниемнең йөзенә кызыллык китергәнем юк, авылда һәрберебезне беләләр. Уч төбендә кебек яшибез. 

Әллә ни кайгырмасам да, вакыт барысын да үз урына куяр дим дә, барыбер эчтән генә бер корт кимерә. Егетемне кайткач, миңа каршы котыртып куйсалар? Башыма йөз төрле уй килә. Үзем өчен бер фикергә килдем, ничек итсәм итәм, егетемне быелгы җәйдән дә калмыйча, үземә өйләндерәм!

Исемем редакция өчен генә.
Фото: freepik.com

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading