Көннәр көзгә авышты. Таһир белән Әлфинә бәрәңге алырга җыенып йөриләр. Алар уллары Кәримне дә үзләре белән алып чыкты. Берничә рәт бәрәңге казыгач, ишегалды ягыннан бер ир-ат тавышы Таһирны чакырды. Ир көрәген җиргә тирән итеп батырды да ишегалды ягына атлады. Озак та тормый әйләнеп килде.
– Эшкә чакыралар. Әлфинә, мин барып килим, – диде Таһир галошлары эченә кергән балчыкны кагып. – Син берүзең генә маташма, хәзер әйләнеп кайтам. Бергә алырбыз әле, өйгә кереп тор.
Әлфинә ире әйткән сүзләр белән ризалашкандай аңа ияреп өйгә керде. Тик өйдә дә әллә ни эш юк кебек. Яңгырлар, салкыннар башланганчы бакча эшләрен барыбер бетерергә кирәк бит. Ул Кәримгә сок салып эчерде дә, баласын ияртеп кире бакчага чыкты. Кәрим яшелчә бакчасы тирәсендә уенчыклары белән мәш килеп калды, ә үзе бәрәңге бакчасы артынарак юл алды. Бәрәңгенең шулкадәр эре булуы белән Әлфинә вакыт үткәнен сизми дә калды. Сөенә-сөенә бер төп артыннан икенчесен казып өя барды. Кәрим уйнаган якка күз ташлап алды, бала күренмәде. Әлфинәнең берничә тапкыр чакыруына да Кәрим җавап та бирмәде, күренмәде дә. Әлфинә көрәген читкә ыргытып, Кәрим уйнаган якка йөгерде. Бала урынында юк. Ишегалды буйлап тиз генә урап чыкты, баласы ишекне ача алуына шикләнсә дә, өйгә кереп чыкты, тик Кәримне тапмады. Абына-сөртенә урамга атылып чыкты. Анда да бер кеше дә күренмәде. Кире бакчага ташланды. Су савыты, дип йөрәге кысып куйды Әлфинәнең. Тәгәрмәч савыттагы су өстендә Кәримнең носкилары кабарып тора... Әлфинә савыттан баласын ничек тартып алганын хәтерләми. Кәримнең уттай янып торган зәп-зәңгәр күзләре зур булып ачылган һәм төссезләнеп калган иде.
Әлфинәнең тавышына күршесе Сания апа йөгереп керде. Нинди хәсрәт килгәнен аңлап алып, тиз генә ире Фәнилгә йөгереп кереп әйтте. Анысы мотоциклына утырып берничә минут эчендә авыл фельдшерын алып та килде. Тик соң иде инде.
Яшь гаилә тоташ кайгы белән яши башлады. Әлфинә эшкә дә чыга алмады, өйдә дә бер нигә дә исе китмәде. Өй белән бала кабере арасында бәргәләнеп көннәре үтте. Төне дә шунда үтәр иде, Таһир эштән кайткач, Әлфинәне зираттан барып ала. Гөнаһ шомлыгына каршы, зират та аяк очында гына бит. Таһир ничек тә үзен нык тотарга тырышты. Эшенә барды, кайтты. Беренче карлар да төшә башлады. Бакча артыннан зиратка таба илтүче юл кар яугач, сукмак булып ярылып ята иде. Хатынының хәлен аңлый Таһир, тик үзенең дә кайгысы аныкыннан ким түгел бит! Шулай итеп, ноябрь ае килеп җитте. Табигать кышка әзерләнә. Көчле җил тәрәзәгә кары, яңгыры белән бергә соңгы яфракларны китереп сылый. Кар катыш яңгыр тәрәзә пыялалары буйлап агып төшә. Әлфинә яткан мендәр дә күз яшьләренә чыланып юпь-юеш булган инде. Аның да бите буйлап кайнар күз яшьләре ага, бите дә тәрәзә пыяласы кебек сап-салкын булган.
Комментарийлар
1
0
Индира рэхмэт яусын , онытылып укыйм язмаларыгызны . Унгышлар телим!
0
0
0
0
Рэхмэт, укырга авыр булса да, ахыры яшэргэ коч бирэ торган!
0
0
0
0
Эсэр бик эчтэлекле язылган, уңышлар телим.
0
0