Күз яшен тыя алмаган күкнең җаны иңрәп, әле җиргә атыла, әле үз киңлегендә шашына. Аның бу: “Ашыгасыз! Үзегезнеке түгел лә...” – дип кисәтергә теләвен зиратта ләхет алган ирләр аңламый, кайгылары башка. Күкләр кайнаганга җир өсте тулыша – өч каберне өлгертәсе бар.
Зират сагышында янәшә...
Газизенең суык гәүдәсенә капланып елаган әниләрнең берсе кинәт туктап кала. Аның сабые түгел ләбаса...
...Әлмәт районының Колшәрип авылына ябырылган кайгының бүгенгәчә онытылганы юк. Зират киңлегендә җәйрәп яткан янәшә өч кабердә чәчәктән өзелгән гомерләр – дуслар, ахирәтләр.
– Ике баламны җирләдем. Гөлназым – олысы, мәктәпне көмеш медальгә бетерәсе кызым иде. Соңгы кыңгырау чыңлыйсы көнне җир куенына керде. Вафатына 19 ел. Кешене үләр алдыннан танып булмас, диләр. 21е көнне кич, әй ашыга-ашыга мәктәптән кайтып бара бу, шәйлим дә сыман. Күзләрем талганчы карап тордым, Гөлназны барыбер танымадым. Күңеле ашкындымы, соңгы көннәрне ризык төрләндерде, мин аш җылыттым – коймак диде, ул да түгел үзе бәрәңге кыздырды. Әлмәттә яшәүче дустым Рузилә, улының туган көненә чакыргач, озак киреләндем. Барасы да килми, яхшы да түгел. Алар да икесе дә мәрхүмнәр, Гөлназ артыннан ук киттеләр... “Арыдым”, – дим, Гөлназның мине үгетләве!.. Иркенәеп кич чыгасы килгәндерме. Сыңар үстергәч, мин тезгенне кыска тоттым. Мәҗлес күңелле үтте. Тик ул кичтә никтер җаным пошынды, – дип сөйли Әлфия ханым.
Иртән иртүк исә күчтәнәчләрен күтәреп авылга кузгала. Урам буйлап атлаганда янына сызгырып торып килеп туктаган машинага ул да утыра. Авылдашларының: “Моргка киттек, балаларны танырга”, – диюләрен аңлап җиткерми. Юл фаҗигасендә кызлар үлгәненә төшенә, тик үзенеке дип уйламый нигәдер.
– Авылдашларына ярдәм кирәк икән дим. Барып кердек. “Курыкмыйсызмы? Карыйсызмы?” – диләр. “Кемне?” — дип тә сорамыйм, ияреп кереп киттем. Тартып чыгардылар – минем кыз... Канга батып ята. Кулымдагы сумкаларны ике якка атканмын да җан ачысы белән кычкырып идәнгә тезләнгәнмен. Гөлназым, Гөлшат, Зөлфия – өч дус, бер төндә өчесе дә моргка килеп ятканнар. Шунда кояш сүнде минем өчен. Өйгә кайтып, идән уртасына тимер караватны тартып куйдым, аңа такталар тездем. Баш очына мендәр салдым... Кеше арты кеше килә, әни аптырый. Миңа ул, зиһене алышып, апа дип йөри башлаган иде. “Апа, ник моның кадәр кеше бездә?” – дип килә дә сарыла... Саташкан әнигә нәрсә дип аңлатыйм? Үз хәлем хәл. Төнне керфек тә какмадым. Иртән Гөлназны алырга үзем киттем. 24 май бу, дүшәмбе көн. Моргта кешенең күплеге, ашыкмыйлар, – ди әңгәмәдәшем.
Ул төндә ниләр булганын, Әлфия ханым, моргта янында утырган чибәр ханым теленнән ишетә. Рульдә аның ире икән, үз машинасы ватылганга, дустының, стоянкада торган машинасын хуҗасына әйтеп тә тормыйча алып чыгып киткән...
– Безнең кызлар, үзебезнең авылда төнге сәгать уникедә клуб ябылгач, дүрт чакрым ераклыктагы күрше Кәләй авылына дискотекага киткәннәр. Анда бер егет белән йөргәннәр иде, никтер аралары суынды. Сагынып баргандыр, дидем. Кыр уртасы буйлап кайтасын да уйламаганнар. Төнлә этләр улаганын ярты авыл халкы ишеткән. Гомерләре бетәсенә, ике ир белән ике хатын-кыз утырган җиңел машина килеп туктаган. Дөрес юлда йөрмәгән ярлар, диде... Кызмачалар икән болар. Безнекеләр өчәү бит әле. Ялына-ялвара кереп утырганнар. Икесе ике хатынның итәгендә, минем кыз ишек янында. Кара яшел төстәге унбишенче модель “Жигули” машинасы булган ул. Ахырдан күрсәттеләр. Сәгатенә 170 чакрым тизлек белән сызгырып торып, “КамАЗ” машинасы астына килеп кергән. Кызлар бик каты кычкырганнар, тавышларын авыл халкы да ишеткән. Машинаны турап алганнар. Йөртүченең башы өзелгән... Икенче ир дә үлгән. Сөяркәләре бик авырдан исән калды. Зөлфия белән Гөлшатны танырлык та түгел иде. Минекенең бөтен җире үз урынында, баш арты гына бәрелгән дә, алдагы бер теше төшкән... Ул теше кәкре иде. “Алдырам, матурны куйдырам!” – дип йөрде. Аллаһы алып бирде, – дип сөйли газиз ана.
Зөлфия – 1985, Гөлшат – 1986, Гөлназ 1987 елгы кызлар. Каберләре дә шул тәртиптә казылган...
– Башта йөртүче ирне чыгардылар, дүртпочмаклы бер төргәк... “Монысын ачасы түгел!” – диделәр. Кичке сәгать дүртләрдә генә безнең фамилияне дәштеләр. “Габдрахманова! Йөзен карыйсызмы?” – диләр. “Үз балам!..” – дидем дә алып кайтып киттек. Түр якка кертеп салдык. Көчле даруларны артык күп салганга, баламның йөзенә карап та берни күрмим икән. Балакайны юарга керешкәч, бармагындагы йөзеген салдырып бирделәр. Кулыма тотып утырам, кош тырнагына гына ярарлык, дим, Гөлназныкы түгеллеген дә күрәм... Кәфенләделәр генә, күктән яшен гөрселдәмәсенме җиргә!.. Табигать!.. Килешмәде. Яңгыр ишәргә кереште, яшен ташы уйный, күккә карарга куркыта. Халыкның өйгә сыймаганы мунчага, абзарга кереп тулды. Яшен мәңге туктамас кебек иде. Балакайны җирлисе бар бит. Берзаман, шул яңгырда хәлсезләнеп, урам буйлап Гөлшатның әнисе – Фәйрүзә апа килә. Тәрәзәдән күреп, каршысына киттем. Сулышы капкан, тын да ала алмый, үзе елый, өстендә бер коры төртке юк, юп-юеш... “Әлфия, сез бит минем кызны алып кайтып киткәнсез... Гөлназны минем арттан алып киләләр, сез миңа үземнекен төреп бирегез...” – дигәч, өйгә йөгереп кердем. Текәлепләр карасам – Гөлшат... Аһ иттек!.. “Ботлары болай юан түгел иде, шешенгән икән...” – дип аякларыннан ничә сәгать сыпырып утырдым икән?..” – ди Фәйрүзә апа... Ул дарулар миңгерәтә икән кешене, югыйсә үз балаңны танымаслыкмы?.. – ди Әлфия апа.
Ә Гөлназ “кайтып” керүгә ялтырап кояш чыга, давыл тына, җил дә оясына кереп чума! Хата төзәлгәч, җир-анабыз да тынычлана. Ә бутап җирләсәләр?.. Гомер кичермәсләр.
– Мин ул көнне ярты төнгәчә кабер кырена утырдым. Дустымның баласы Гөлназыма чардуган да куйды. Кызымның әтисе килеп: “Чардуганы ямьсез...” – диде. Беренче сүзе!.. “Янәшәсендә әтилеләр ята, берсенеке дә юк әле...” – дидем. Ул мине гаепләде, мин аның кемлеген исенә төшердем. Зиратта әйтелергә тиешле сүзләр түгел иде берсе дә. Ләкин дөресе – балаларны ялгыз үстердем, тамаклары тукмы, өс-башлары бөтенме, берсен дә белмәде. Алимент түләмәде... Урамның бер очында әтиләрен күрсәләр, балалар икенче урамга йөгерәләр иде. Гөлшатның чаялыгы!.. Үләр алдыннан Гөлназны әтисе янына ияртеп кергән дә: “Рәфис абый, без быел мәктәпне бетерәбез. Гөлназның әнә аягына кияргә туфлие, өстенә күлмәге юк!.. Әле альбомнар ясатасы, күчтәнәчләргә, табынга дип тә акча җыясы! Безгә ким дигәндә 4000 тәңкә акча бирегез!” – дигән. “Бозау суйган идем”, – дип 2000 тәңкә акча сузган. Бар ярдәме шул... – ди Әлфия ханым.
“Бәби табасым килде...”
– Гөлназымнан соң тилерер чиккә җиттем. Күз алдымда шәүләләр биешә иде. Көчле дарулардан... Үземне кулга алдым. Әллә нидән генә үзгәрдем, бәби табасым килде – күңелгә шундый хис керде. 18 декабрь Гөлназның туган көнендә каберенә куярга дип ясалма чәчәкләр алып баргач, Әлмәттә беренче йөргән егетем очрады. Сөләйнеке. Радик!.. Аның да тормышы барып чыкмаган. Ике балалары тугач аерылышканнар. Эзләп килде. Рәфисәм балалар бакчасында иде, аны да алып кайттык... “Мин сине һаман да яратам бит Әлфия!” – диде. Арыган йөрәгемә бер сүзе җитте... Ишле терлек-туар, авыру әни, Илдарым да буй җиткән, Рәфисәм кечкенә, хәсрәтем баштан ашкан... Ир терәгенә мохтаҗ идем, гаепләмәгез. Яңа елны бергә каршыладык та кушылдык. Көн дә Аллаһыдан бәбигә узуымны, кыз бала сорадым. Апрель аенда авырга калдым. Табиблар аны 18нән 20нче декабрь аралыгында табасың, диделәр. Нәкъ Гөлназ кебек!.. – ди әңгәмәдәшем.
Ләкин бәхетеңнән бер уңмасаң... Радик эшкә чыгарга ашыкмый. Паспортын югалткан. Алименттан качып йөргәнлеген, паспортын юллаганда гына белә хатын.
– Балабыз туар вакыт җиткәндә ул инде аяк терәп эчәргә кереште. Сәрхүшлектән дәваланган гына икән... Өзелеп кыз көтсәм дә 30 декабрь көнне мин ир бала таптым. Илназ улым Гөлназның җан биргән вакыты — төнге сәгать икенче яртыда йөзлек белән, нәкъ мәрхүмә апасы кебек, җомга көнне, сөннәтле булып туды!.. Палатага чыгарып салгач күзем төшсә — тәрәзә төбендә ап-ак күгәрчен!.. Матурлыгы!.. Кызым иде ул, кызым!.. Радик безне килеп тә алмады, бала күтәреп үзем кайттым. Яши торгач, бөтенләй бозылды – минекеләрне гел читкә какты. Кимсетүенә шактый түздем әле, ахыр чиктә куып чыгардым. Бүгенгәчә алимент түләүдән качып йөри әнә, – дип сөйли Әлфия ханым.
Нәфрәтле балачак...
Күңелен әрнеткән язмыш сынаулары әтисез үскән балачагыннан бирле гомере биштәрендә...
– Әни мәрхүмә Миңзифа исемле иде, соң гына кияүгә чыгып, 35 яшендә тапкан бердәнбер баласы идем. Әти хатын саен йөргән ир – беренче гаиләсендә үскән Дамир абыйны эзләп табасым килә. Ә ун яшькә кечерәк Мәдинә исемле сеңлемне әтине җирләгәндә күрдем. Үз каның бит! Туганлашырга бер сүз җитте! Әти үзе: “Минем балаларым ил буйлап!” — дисә дә без белгәне өчебез... Әти беребезгә дә алимент түләмәгән. Мәдинә дә: “Апалардан калган киемнәрне киеп үстем”, – дип сөйләде, әтигә үпкәле... Мин дә нәфрәтле. Ташлап киткән, мине үстерешмәгән. Кечкенә чагында әтинең бөтен сурәтләрен ертып идән ярыгына тутырдым. “Ул кәгазьләрнең бер гаепләре дә юк”, – дип әнинең шыпырт кына әйткәне исемдә. “Булсын!” – дидем. Сыйныфыбызда 22 бала иде, бер мин әтисез!.. Кимсенә идем. Бер сыйныфташның әтисе үлгәч куанып: “Ура, хәзер әтисезләр без икәү!” – дип куанып кайтып кердем. Бик тыйнак, пөхтә иде әни, бар әрнүен эченә җыйды, – ди ул.
Мәктәпне бетергәч, белешмәләрен күтәреп, Казанга килсә дә ияләшә алмый, Алабугада шәһәренә кайтып, китапханәчелеккә укый.
– Юллама белән Нәдер авылына эләктем. Ноябрьдә Рәфис кайтып төште хәрби хезмәттән. Яраттым димим, ошаттым күрәсең – туй иттек, – дип сөйли Әлфия ханым. – Тормыш – ормыш инде, каенатам да хәмер белән кайнашкач, кайтып-китеп йөрелде. Ирем артымнан килеп ала иде. Мин үскәндә исерек кешене күргән мени? Хәтеремдә, идән юып йөрим, мич артында бедон дерелди. Каенанам куркуымны күрде дә: “Бал әчеткәнегез юк иде мени?” – ди. Кем әчетсен бездә ул балны? Кем эчсен аны?.. Башка чыккач та Рәфис уңайланмады. Эчүе эчү иде. Өстәвенә читкә йөри башлады. Берсендә ул миңа дип, Гөлназга китереп сукты. Бармагы кызымның күзенә эләгеп, кан сауды...
Бик әрнеп сөйләсә дә, хыянәт әчесенә кагылмыйм. Мәхәббәт маҗараларын да аның сер сандыгында калдырыйм.
– Өстемнән икенчегә өйләнеп кайткан!.. Киткән идем. Ике баламны ияртеп кайтып керсәм, ишектә йозак, капка төбендә ябык кына бер кыз басып тора. Ул да Рәфисне көтә. Ә Рәфис өйнең ачкычын әнисендә калдырып йөри икән. 1992 елда мәхкәмә белән аерылыштык, уртак мөлкәтне дә хөкемдар бүлде, – дип сөйли Әлфия апа.
Гөлназ белән Илназын әнисе йортында да үстерә алыр иде, тик бер елдан Рәфисе кабат аягына килеп егыла. Эчмим бүтән, дәваландым, янәсе, менә дәлиле – табиб кәгазе! Әнисе каршына тезләнә ул, балалар хакына тагын торып карыйсы килә... Эшле дә итә ирен, зур гына йорт та бирәләр, күченәләр дә. Ләкин теге мәхәббәт сандыгында маҗаралар ишәя. Көндәше – ерак туганы. Кабат төянеп, әнисе янына кайтып керә.
– Ике ел йөргәннәр. Рәфис белән өйләнештеләр. Кичердем мин аларны. Рәфисәмә генә кыенга туры килде. “Бүген тагын күрше абый артыннан әти дип йөгерде. Башка алып чыкмыйм мин аны урамга!” – дип Гөлназ елап кайтып керер иде, – дип сөйли Әлфия апа.
“Мин өч елдан кайтам”
– 2011 елны Радиктан соң, сынмас өчен, әни бакчасының 10 сутыен бүлеп саттым да, шуның акчасына шәп кенә бура юнәтеп, йорт салырга керештем. Илдарым йомшак үзәкле булып чыкты. Йомшак холыклы кешене тормыш тиз ашап ташлый. Уеннар белән мавыкты, яшел елан белән дуслашты. Көне буе йоклый, төне буе йөри иде. 2007 елны әнине дә озаттык.
2015 ел бу, 23 май көнне Гөлназның ашын үткәрергә җыенып йөрим. 21 май көнне кич Илдар исереп кайтты. Көне буе аяк өстендә, арылган да, ишекне ачып керттем дә, барып яттым. Берни сизмичә таңга кадәр йоклаганмын. Илдар салып кайтса, ул йоклаганчы гадәттә артыннан калмый идем. Иртән урынына күз салсам – юк бу. Илназны мәктәпкә озата чыкканда эш кораллары куя торган иске келәткә күзем төште. Борылдым да: “Бар инде улым кереп ят, күршеләрдән оят, яхшы түгел”, – дим әле. Селкенми дә. Тагын шул сүзне әйттем. Якынрак барып карасам, су сөлеге сыман сузылган... Фельдшерга төшеп йөгердем, барып кергәч тә егылганмын. 23 май көнне мәҗлескә чакырган кунакларым Илдарны соңгы юлга озатырга килделәр, – ди Әлфия ханым.
Күңел әрнүе, шикләре тынгы бирмәгәнгә, ана кеше ахырдан күрәзәче ишеген атлап керә.
– Ул миңа: “Улыгызның үлеменә кара эт каргышы төшкән”, – диде. Хәтердә... Рәфис белән яшәгәндә бер яртыга кара эт баласы алып кайткан иде. Бәйгә дә куймады, тегесе дә шук, урамга чыгып шыла иде. Рәфиснең аны эзләп кайтып, ахырдан мине кыйнаулары... Берсендә ул Гөлназга бүрек тектерәм дип, этне... Әле дә колагымда ул тавыш. Насыйп та булмады, абыйсы ул тирене бер яртыга алып чыгып саткан иде, – ди Әлфия ханым.
Улы белән төшләрендә күрешә. “Синең яныңа мин өч елдан кайтам, күзләремнән танырсың! Мине кулларыңда күтәреп йөриячәксең!” – дигән сүзе дә исбатлана – Рәфисә кызы кияүгә чыгып, 18 июндә ир бала таба. Очраклы гына сан түгел. Илдар да июньдә туган, ә көне Гөлназныкы — унсигезе!.. Карашларында да улы төсмере, шулай ди Әлфия апа. Йөрәк ярасына бер ял итеп, шифа итеп күрә анысын. Берүк шулай булсын, хәсрәтләрен исән балаларының шатлыгы оныттырсын...
Комментарийлар
1
0
Авыр укырга.... Сабырлык бир ходаем бу анага....
0
0