16+

Берничә минутлык ирек хисе

Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең, аерым алганда коляскадагы инвалидларның күбесенә күңел төшенкелеге, җан тынычсызлыгы, йөрәк әрнүе, кәефсезләнү кебек хисләр кичерү, сау-сәламәт кешенең башына беркайчан да килә алмаслык тискәре, борчулы уйлар уйлау хас.

Берничә минутлык ирек хисе

Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең, аерым алганда коляскадагы инвалидларның күбесенә күңел төшенкелеге, җан тынычсызлыгы, йөрәк әрнүе, кәефсезләнү кебек хисләр кичерү, сау-сәламәт кешенең башына беркайчан да килә алмаслык тискәре, борчулы уйлар уйлау хас.

Башка кешеләр кебек кибетләргә, күңел ачарга, кунакка йөреп, коляскада килеш эшләп, теләгән нәрсәң белән шөгыльләнеп булса, аяклар хәрәкәтләнмәвенә генә түзәр идең ул. Безнең илдә дүрт стена эчендә яшәп ятарга мәҗбүр булган коляскалы инвалид үзен азга гына булса да сау-сәламәт, мәңгелек «транспорт чарасыннан» бәйсез итеп тояр өчен әллә ниләр бирергә әзер.

Нәкъ шундый уйлар инвалид коляскасында утыручы 26 яшьлек Түбән Кама егете Саша Ефимовка самолеттан парашют белән сикерергә батырчылык итәргә кыюлык биргән дә.

9 ел элек Сашаның биеклектән бер тапкыр аска сикерү тәҗрибәсе була инде. Һәрхәлдә, ул биеклек күктәге самолет белән җир арасындагы ераклык кадәр үк түгел, бары тик яр белән су арасы гына була һәм ул сикерү егет өчен бик аяныч тәмамлана. Саша башы белән күлнең төбенә бәрелеп, муенын сындыра. Бу балалык адымы олы тормышка аяк басарга өлгермәгән 17 яшьлек егетнең аякларын да, кулларын да яраксыз хәлгә китереп, аның бернинди хәрәкәткә дә булдыксыз булып калган гәүдәсен инвалид коляскасына бәйләп куя. Операциядән соң башын гына азрак як-якка боргалый алуга сәләтле булып калган егеткә һәртөрле кирәкле ярдәмне газиз әнисе һәм бертуган апалары күрсәтә: ашата-эчертәләр, киендерә-чишендерәләр, коляскада этеп йөриләр һ.б. Кыскасы, урта мәктәпне тәмамлап, яңадан кичке мәктәпкә укырга кереп, төзелештә эшли башлаган җир җимерердәй егет җанлы курчакка әверелә дә куя.

Алда Сашаны хастаханәләрдә ятулар, реабилитация үзәкләрендә тернәкләнү курслары узулар, ул чакта иге-чиге күренмәс булып тоелган дәвалану көтә. Ятуга һәм терәлеп утыруга гына сәләтле булып калган гәүдәгә көч иңдерергә кирәк була. Боровое Матюшинода урнашкан тернәкләндерү үзәге белгечләренең осталыгы, егетнең тырышлыгы, үҗәтлеге, вакыт уза торгач, беренче җимешләрне татырга да мөмкинлек бирә. Әкренләп Саша ирекле утырырга, кулларын хәрәкәтләндерергә, күпмедер дәрәҗәдә үз гәүдәсенә үзе хуҗа булырга өйрәнә. Күл төбен «сөзгәннән» соң ике ел вакыт узгач, шул белгечләр егетне беренче тапкыр аягүрә дә бастыралар. Махсус аппаратларга таянып булса да, яңадан тәүге адымнарын ясавын, озак утырганнан соң, торып басудандырмы, шатлыктандырмы, башы әйләнеп китүләрен Саша мәңге онытачак түгел.

«Бер адым, ике адым, өч, дүрт…» дип санаулар, бүген кичәгегә караганда бер адымга күбрәк ясадым дип куану хисләрен кичерү озак вакыт инвалид коляскасында утырганнан соң, яңабаштан йөрергә өйрәнгән кешеләргә генә хас. Анысы да сирәкләргә генә тәти, күп очракта инвалидлар үз коляскаларыннан гомер буе аерыла алмый. Сашага ул бәхетле мизгелләрне кичерергә насыйп булган. Аяклары ахыргача ныгып ук бетмәсә дә, хәзер ул (9 елдан соң) култык таягына таянып, фатир эчендә хәрәкәт итә һәм подъезд төбенә кадәр чыгып-кереп йөри ала.

Коляскалы инвалидларның барысы кебек үк, Саша да мөмкинлекләре чикләнүенең башка кыен яклары белән очрашырга, алар белән көрәшергә мәҗбүр була. Белемнәре, эш тәҗрибәләре була торып та, күпчелек коляскалы инвалидлар үзләренә яраклы эш таба алмау кыенлыгына юлыга, урта мәктәпне генә тәмамлаган егеткә тагын да авырга туры килә. Ярый әле компьютер белән интернет бар! Алар мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә үзләренең яңа халәтләренә азмы-күпме ияләшергә мөмкинлек бирә. Интернет - эш тә, шөгыль дә, күңел ачу да. Саша да, үзлегеннән торып, компьютерында фотомонтаж һәм видеомонтаж ясарга өйрәнә, хәзер шуның белән азмы-күпме акча да эшли.

Бервакыт Саша инвалид коляскасында утыручы кешеләрнең дә парашют белән сикерә алулары турында ишетә һәм шуны эшләү теләге белән яна башлый. Шул эш белән шөгыльләнүче оешмага шалтыратып, барысын да белешкәч, һавада һәм җиргә төшеп утырганда үзеңне ничек тотарга кирәклеге буенча өйрәнүләр узгач тәвәккәлли. Быелның сентябрь аенда ул аркасына беркетелгән инструктор белән бергә 4000 метр биеклектән аска сикерә. Бөтен сикерү процессын, шулай ук парашют белән сикереп, янәшә очып баручы оператор үз камерасына яздырып бара. Шуңа күрә бу үзенчәлекле очышны интернетта карап хозурланырга да була.

«Бу, чын мәгънәсендә, ирек, мөстәкыйльлек, бәйсезлек. Гомумән, моны сүзләр белән генә әйтеп бетерерлек түгел. Үзеңә татып карарга кирәк, - дип бүлешә сикерүдән алган хис-кичерешләре белән Саша. - Очу барышы яхшы узды, җиргә төшкәндә генә бераз каушап калып, инструктор өстенә егылырга туры килде». Шуңа да карамастан егет бер сикерү белән генә чикләнеп калырга теләми, икенче елга моны тагын кабатларга җыена.

Айнур Галимов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading