16+

Без кечкенә чакларда 

Табигатьнең иң матур чагы. Кошлар сайрый. Бүген иртән чыккач, каз тавышларын ишеттем, күтәрелеп карасам, һаваларны иңләп казлар килә.

Без кечкенә чакларда 

Табигатьнең иң матур чагы. Кошлар сайрый. Бүген иртән чыккач, каз тавышларын ишеттем, күтәрелеп карасам, һаваларны иңләп казлар килә.

Өчпочмаклап тезелгәннәр. Кыйгак-кыйгак дип, бер-берсенә эндәшәләр. Казлар күздән югалуга, аннан соң, озак та тормады – торналар очып китте.

Без бәләкәй чакта, йорт саен казлар асрыйлар иде. Кыр казы күрсәк тизрәк, җирдән салам җыеп, бәбкәләребез күп булсын дип, каз оясына сала идек. Безнең әнинең дә әллә ничә оя казы бар иде. Ул аларның ояларын мич артына, аралыкка тезеп утырта. Каз утыра ук башласа, уйныйсы түгел. Идән селкенә, алайса. Бибиләр күкәй эчендә үләләр, дип аңлата иде әни безгә.

Каз бибиләре чыккач, безгә сакларга туры килә. Урам башында, Сөрән елгасы дигән үзәнлек бар. Язга чыккач, ул яшел үлән белән каплана, бәбкәләрне шунда саклыйбыз. Анда бик күңелле була. Шакмаклы, туплы да уйныйбыз. Әни безгә йомырка пешереп, чәй ясап алып килә.  

Казлар үскәч, каз көтүе башлана. Менә өй саен чиратлашып көтү көтә идек. Шулай бервакыт безнең казлар югалды. Юлбаттан Чәүкә дигән авыл җиренә кадәр барып, шундагы басуга ияләшкәннәр икән. Анда ул елны бодай чәчкән булганнар. Чәүкәнең бригадиры безгә хәбәр җибәрде, казларыгызны амбарга яптым, каз саен биш сум акча алып төшсеннәр дигән.

Әни кайгыга калды. Көч-хәл акча җыеп, әни белән Чәүкә авылына төштек. Бригадирны эзләп табып, казларга килгәнебезне җиткердек. Әни безнең бик тапкыр иде. Әйдә башта, казларны чыгар әле, аннан соң исәпләрбез акчаны, диде ул көтмәгәндә.  Бригадирның амбар ишеген ачуы булды казлар күтәрелеп оча башламасыннармы?! Иң соңгы булып ата каз чыкты, ул күтәрелә алмады. Ә барлык казлар Юлбат ягына очты.

Бригадир да, без дә аптырап карап калдык. Әни бригадирны: “Менә казларны ач тоткансың, хәзер менә ата каз үлә”, – дип ачулана ук башлады. Ата каз кайгысыннан бригадир да акча сорарга онытты. Әни дә мә дип акча сузмады. Без ата казны күтәреп авылга кайтып киттек. Ике көннән соң ата каз үлде. Һавада казларны күргәч, балачактагы шул вакыйга искә төште. 

Үзем килен булып төшкән йортта да казлар бар иде. Әле бүгенгедәй хәтеремдә, мин килгән елны әнкәйнең казлары бик күп чыкты. Әнкәй шул кадәр яратты инде, бик сөенде. Уңышлы килен булырсың әле, диде. Көз көне әнкәй өмә ясады. Күрше-тирәләрне җыеп, каз коймаклары, гөбәдияләр пешереп, кич утырдык. Аллага шөкер, әнкәй белән бик тату-дус яшәдек, 40 ел бергә тордык.

Бергәләшеп, дүрт бала үстердек. Әнкәйнең хәер-фатихасын алып, соңгы юлга озаттык. Әнкәй балаларга да һәрвакыт үгет-нәсыйхәтен бирде. Йөз яшендә радиосын тыңлап, тормышның ничек барганын белеп торды. Һәрвакыт догаларын укып, ачлыклар-сугышлар килә күрмәсен, дия иде.  

Гөлфия Фазлыева-Галиева. 

Саба,  Тенеки. 

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading