16+

«Безне дә – 8 баланы сыңар күкрәк белән имезде»

Олы кешеләргә бер гадәт хас – күрешкәндә кулдан җибәрмичә, озак итеп, тәмләп сөйләшергә яраталар.

«Безне дә – 8 баланы  сыңар күкрәк белән имезде»

Олы кешеләргә бер гадәт хас – күрешкәндә кулдан җибәрмичә, озак итеп, тәмләп сөйләшергә яраталар.

Аларның вакыт ягында кысанлык юк, сүзләре дә, киңәшләре дә шактый җыелган. Ә яшьләрне гел эш күмә. Вакыт кысанлыгы менә шул күрешү ямен тагын да тансыклый төшә.  

Арча районының Пөшәңгәр авылында яшәүче Гатифәбану апа белән Рәшит абый Зәйнәгетдиновлар белән күрешүем дә күңелемдә ягымлы яз хатирәседәй уелып калды. 

Кызык “кызгач”...
Алар икесе дә сугыш чоры балалары. Авырлык күреп, ачлыкны кичеп, хөр тормышка тырыш хезмәт белән юл ярганнар. Күргәннәрен китап итеп язарлык. 

–    Без сеңлем, тугыз бала үстек. Әти сугышка киткәнче икебез генә туган иде, калганы сугыштан соңгылар. Бүген алтыбыз да исән әле, шөкер! Нык, төптән юан нәсел дим үзебезне, бирешмибез бит әле, яшибез! Әни менә 48 яшендә үлеп китте. Кан басымыннан интегә иде. Абый белән икәү – олылары без, әтигә терәк булып, үзебездән кечеләрне үстерештек. Әтине димләп тә караганнар иде, минем Гөлбануым диде, әнине оныта да алмады, аны алмаштырырдай бүтән хатын-кызны очратмады күрәсең, – дип сөйли Гатифәбану апа. 

Мәктәпне тәмамлагач измә сылаучы, ышкылаучы булып эшләгән дәвердә Рәшит абыйны күпер башында очрата ул. Ә күпер гади түгел, асылмалы икән! Гатифәбану апа күпер башында аңа юл бирә, егет исә кызыл сәпитен җитәкләп, күпердән эре генә атлап чыгып китә. 

–    Мин аның матурлыгын күрдем дә таң калдым. Чибәр иде, каһәр! Кем булыр икән бу, мин әйтәм. Икебез дә бер авыл кешеләре югыйсә. Аңа кадәр авыл эчендә күргәнем дә юк иде үзен. Кич клубта күрештек. Кызлардан сорыйм. Кем бу, дим. Әйтеп күрсәттеләр инде. Яңа гына хәрби хезмәттән кайткан икән. Мин кыз булып җитешкәндә ул авылда булмаган, димәк, – ди әңгәмдәшем. 

Рәшит абый да хәйләкәр. Күпер башында ук күз төшерсә дә юри сер бирми.

–    Мине ошатмаслыкмени?.. – дип көлә Рәшит абый. – Йөрәге янсын әле, мәйтәм, суз кушкач тизрәк эрер, дидем. Элек бит кызларны сөйләштерүе бик авыр иде. Әдәпле еллар. Бүген генә кызлар егетләре итәгеннән төшмиләр. Элек урамның икебез ике ягыннан кайтып, кызлар озаттык. Без дә ишле үстек. Безнең әни ике буын туганының иренә – җизни кешегә 5 бала өстенә килгән. Үзе тагын сигезне тапкан. 13 бала идек! Әтинең беренче хатыны авыртып үлгән. Әни кечкенәдән ике буын туган апасы янына гел менеп йөргән булган. Аның да язмышы... Энесе белән ул кечкенә вакытта бик хәтәр уен уйнаганнар. Әни авызына керосин каба да, шуны өргәндә энесе шырпы сызып җибәрә икән. Әнинең авызыннан ут көлтәсе чыга бит, боларга кызык! Кызык “кызгач”, әнинең өстенә ут элгән. Тәне бик нык янган аның. “Үтерегез!” – дип хастаханәдә кычкырып яткан ул мескенкәем. Бер күкрәге бик пешкән була. Элек бит хатын-кызга ким итеп караганнар, имана җире дә бирмәгәннәр. Әнидән дә котылыр җай килеп чыккан, үзеннән 15 яшькә олы җизнәсенә димләгәннәр. Апасының 5 баласын да карады, чит итмәде, барыбер үзенекеләр бит, безне дә – 8 баланы  сыңар күкрәк белән имезде. Беренче гаиләдәге балалар әнигә апа дип эндәштеләр, без дә алар артыннан 3 нче сыйныфка кадәр шул сүзне кабатладык. Аннары гына аңыштык. 13 баладан 4се исән әле.

Әтиле тормыш икенче. Авыр булса да, ачлык дигәне ул кадәр интектерми. 

–    Урманда эшләде ул. Пычкы башы тартырга гел әти янында бөтерелдек. Ачлыктан интектек димим. Ашлы яшәдек. Яшүсмердән тай көтүе көттек. Шулкадәр кеше җанлы маллар алар. Башта кыргыйрак булалар да, без гел атланырга кызыга идек, ахыр чиктә яныңа килеп, башын иеп торалар, я атлан, имеш. Аннары ат көтүенә күчтек, үсә төшкән саен эшнең дә иплерәген тапшыралар бит ул, – ди Рәшит абый.

Бәхет эше диген, хәрби хезмәткә дә асыл җиргә эләгә. Такта яру цехында эшләтәләр. Берзаман хәрбиләр артык, кайтарып җибәрергә кирәк дигән әмер чыга.

–    4000 хәрби, шуның яртысы артык булып чыкты. “Хезмәт итеп бетермичә кайтмыйбыз!”– дигән сүзне ничекләр әйтә белгәнбездер. Элек бит хезмәт итмәгән егетләр белән кызлар сөйләшмиләр дә иде. Хәрби киемнәрне салдык. Безгә хезмәт хакы түләргә килештеләр. Ашаган өчен тотып калыр хакны билгеләделәр. Кибет ачтылар. Көне-төне эшләп, хезмәттән мин 9000 акча эшләп кайттым. Юлда нинди генә киемнәр алмадым! Ярты ишек кадәрле чемодан шыплап тулды, ул күчтәнәчләр! – ди Рәшит абый.

Кайткач йөртүчегә укый да, шушы яшенә кадәр машина йөртә ул! Ышанасызмы? Ышану авыр, ләкин хак! Тагын да йөрер иде әле, гомере буе эшләгән иске машинасына техник күзәтү үткәрмиләр. Шул сәбәпле генә кырга икмәк ташырга да, эшчеләрне ашатырга да йөри алмый. Бер еллап тик торган машинасына кызыгучылар күп булганга, күрше авыл егетенә 60 000 сумга сатып җибәргән.

–    Гомере буе карап, майлап кына тордым бит, лаеклы ялга чыкканда миңа үзем йөрткән Газ-51 машинасын бүләк иттеләр. Лаеклы ялга чыккач та эшләдем әле, әйтәм бит, 82 яшенә җиткәч кенә туктадым. Мин комсыз түгел, артык кыйммәт хак сорамадым, металлалом бәясе дидем дә, ризалык белән биреп җибәрдем, – ди Рәшит абый. 

Гомер барында
Төп йортта гаилә кора алар. Заманына күрә, кәләшне кич алып кайта Рәшит абый. 

–    38 ел кайнанана белән яшәдем. Кайнанам белән кайнатам дөньясына бер акыллы кешеләр иде. Үз әнием: “Кызым, син үзеңне кунакта дип бел”,– дигән сүзне гел колагыма киртләр торды. Нинди генә тәмле ризык пешсә дә: “Кодагыйның башка барыр кешесе юк, чәйгә алып килегез!” – дип гел әнине алып килергә кушар иде, – ди Гатифәбану апа.

Кыз бәхетенә тиенгән нигез бу. Дүрт кыз алып кайталар. Алай да күңеле төшми Рәшит абыйның. Үскәндә гөрләп торган кыз-кыркын чыр-чуына җитлеккәч, көр тавышлы кияүләр кушыласын белә бит ул!

–    Дүрт киявебез бар, шөкер! Кызың булгач, Аллаһы Тәгалә ир баланы үзе капка төбеңә үк китерә, – ди Рәшит абый. 

Гүзәл, Гөлнур, Гөлүсә, Гөлназ! Олы кызлары Балтачта яши икән, кияүләре Заһир исемле. 

–    Ике онык бүләк иткән иделәр дә.. Әйттем бит әле, ир баланы Аллаһы Тәгалә үзе китереп бастыра бит. Карап торган балаңны ала да икән... 1993 елгы Ирек исемле оныгыбыз юл һаләкәтенә очрады. Таузар белән Балтач арасындагы юлда хәрәп булды ул. Йөргән кызы шул авылда яши иде. Миңгәргә Сабантуена барганнар, әзрәк салып куйган. Яшьләр бит, күңел ачканнардыр инде. Кайтып җиткәч, кодагый булырга тиешле кешеләр аны йокларга алып калганнар. Салмыш кешене чыгарып җибәрмәүләренә рәхмәт. Иртән иртүк уянып, безнеке кайтырга чыккан. Юлда йоклап киткәнме инде ул, инсульт кебек әйбер булганмы, кем белсен... Юл читеннән 200 метрлап барган әле, эзләре ярылып ята иде, аннары ике мәртәбә әйләнеп читкә очкан. Чигәсе белән бәрелгән. Хәрби хезмәткә дә имин генә барып кайткан иде югыйсә. 23 яшеннән гүргә кереп ятты менә, – ди Рәшит абый.

Гөлнур исемле кызлары соңлап кына кияүгә чыккан да, Казанга китеп төпләнгән. Ире Алмаз белән ипле генә көн күрәләр. 

–    Гөлүсә исемле кызыбыз Сәрдек авылында яши. Ире Хәлиф исемле. Балачагында кияү самавар суына пешкән булган, әллә шуңа, әллә башка сәбәпләр белән балалары булмады. Гөлнур да картаеп кына чыкканга баласыз калды. Икесе  дә бала алып үстерергә кызыкмадылар. Без алар тормышына тыкшынмадык, Аллага тапшырдык инде. Гөлназ кызыбыз белән Илнар кияү белән Балтачта яшиләр. Ике бала үстерделәр. Барысы 3 оныгыбыз, 2 оныкчыгыбыз бар! Әллә ни күп булмасалар да, онык сөю тәмен беләбез, сеңлем, шөкер! – ди Рәшит абый.

Ә мин аларның бәхетле булу-булмаулары хакында сорадым.

–    Рәшит абыегыз хәмер белән артык кайнашмады. Тәмсез сүзләр сөйләшмәде ул, сүгенә дә белмәде. Сүгенгән ирләр янында да басып тормады. “Сөйләшү тәмен җибәреп...” – дип орыша иде әле үзләрен. Кара-каршы басып әрләшмәдек. Рәшит иртә чыгып китте, кич кайтып керде. Мин өйдә өлкәннәр белән тормыш сөйрәдем. Авыл халкы да кая барсын инде, эштән кайтканын сагалап торалар да, әле берсе, әле икенчесе йомыш белән килә иделәр. Яшь чакта дөбердәтеп эшләдек сеңлем. Менә кайтарасы иде дә ул елларны, сау чакларны. Хәзер эш тә, саулык та ташка үлчим генә. Минем зиһен аксады әле. Кирәк-яракларга кибеткә Рәшит йөри. Инсульт булганлыктан мине газ плитәсе янына якын да җибәрми. Кызлар чираттан ике көнгә бер кайтып ашарга пешереп китәләр. Әзер ризыкны Рәшит җылытып ашата. Мин шул савыт-сабаларны гына чайкаштырып, юып куям, – ди Гатифәбану апа.  

Ә бит китәр көн дә җитәр. Соңгы сүзләр – бәхиллек турында да сорадым. Әйтергә өлгерделәрме икән?

–    Юк, яшибез әле! Гомер барында үлем турында сөйләшмибез, – ди Гатифәбану апа.
–    Авылда 130 хуҗалык, 30 йорт бикле тора. 100 хуҗалыкта төтен чыга, авылда барлыгы 300 кеше яшибез. Безнең кебек тигезләр 26 гаилә! 9 өйләнмәгән карт егетебез дә бар. Барысын да исәпләп ятабыз шулай... –  ди Рәшит абый. 

Гомерләре барынча саулык, ә саулыклары гомер ахырынача җитәрлек булсын иде берүк!


 

Язмага реакция белдерегез

11

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading