16+

«Ә безнең өйдә әни бар!»

Казанның 18 нче шәһәр хастаханәсенең ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен психоневрология бүлегенең беркайчан да бушап торганы юк. Анда китерелгән сабыйларны ятимнәр дип әйтеп тә булмый, чөнки һәркайсының әти-әнисе бар.

«Ә безнең өйдә әни бар!»

Казанның 18 нче шәһәр хастаханәсенең ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен психоневрология бүлегенең беркайчан да бушап торганы юк. Анда китерелгән сабыйларны ятимнәр дип әйтеп тә булмый, чөнки һәркайсының әти-әнисе бар.

«Ул әле исәнме?»
Көтелмәгән, теләп табылмаган, исерек ата-ана тарафыннан язмыш кочагына ташланган балаларны бүген бер караганда бөтенләй чит булган, шул ук вакытта аларны үз нарасыйлары кебек яратып-сөеп үстерүче олы йөрәкле табиблар, шәфкать туташлары, тәрбиячеләр аякка бастыра. Моның шулай икәнен мин үз күзләрем белән күреп кайттым. Бүлек мөдире Резеда Галимова белән стационар коридорында торган эскәмиягә килеп утыруыбыз гына булды, аны шунда ук балалар сырып алды. Берсе алдына менеп утырды, берсе, диванга сикереп менеп, муеныннан кочып алды, ул да түгел, икесе ике култык астына кереп сыенды.

Стационар белән танышуны без нәниләр яткан бүлмәләрдән башладык. Бүгенге көндә монда 28 бала тәрбияләнә. Тугызы - күкрәк баласы.

- Әле кичә генә сигезәү иде, бүген эшкә килешемә тугызау булганнар, - ди Резеда Галимова. - Балигъ булмаганнар белән эшләүче участок инспекторы кичә төнлә тагын бер күкрәк баласын китергән. Әти-әнисе кибеттә йөргәндә, аракы шешәләре шалтырамасын дип, аларны бала биләүсәләренә төреп куйганнар. Кассада утыручы шикләнеп, полиция чакырткан. Сабый арбада ярым чишенгән килеш ята ди.

Аның күршесендә Вадим Волков (исемнәре үзгәртеп бирелде. - Ред.) ята. Вадим туганда 940 грамм гына булган. Ике ай буе ДРКБда үстергәннәр. Өч тапкыр кан, бер тапкыр плазма салганнар аңа. Исән каласы бик шикле булса да, балада яшәү теләге көчле, күрәсең, акрынлап авырлыгын җыя бара. Вакытыннан алда туганга, Вадимның күз функцияләре дә тоткарлана. Шуңа да аның күзенә көненә алтышар тапкыр өч төрле дару тамызалар. Атна саен ДРКБга алып барып, күзләрен тикшертеп торалар.

Вадимның уң ягында Анжела исемле кызчык йоклап ята. Анжеланың монда килгәненә дүрт ай. Ел ярым элек кенә бертуган апасын балалар йортына озаткан булганнар. Аналары психик авыру булса да, кызларның икесе дә сәламәт, ди. Кирәкле бөтен документлар җыелып, ятим статусы бирелгәч, Анжеланы да балалар йортына озатачаклар.

Катя исемле кызчык турында әти-әниләре онытты бугай дип йөргәндә генә, телефон шалтыраган. «Крылова сездәме, ул әле исәнме?» дип сораганнар да тагын югалганнар. Ишек янындагы карават өстенә Фролов дигән фамилия генә язылган. Ана кеше туберкулез диспансерында дәваланып ятканга, исем дә бирергә өлгермәгән.

Минем әни иң яхшысы
Күрше бүлмәдә берүзе генә калып, мыштым гына рәсем ясап утырган Кристинаның монда икенче тапкыр килүе. Иң башта мин аны ир малай дип уйлаган идем, кызны монда китергәндә башы бетләгән була, шуңа да аның чәчен бөтенләй кыркып алырга туры килә. Кристинаның әнисе Надя үзе дә балалар йортында тәрбияләнгән.

- Матди проблемаларымны хәл иткәнче сездә яшәп торсын дип китергәч, алып калдык. Сүзендә торды, кызын алып кайтып китте. Ике ай элек кенә тагын китерде. Урыннар җитмәсә дә, алып калдык, бала жәл бит. Анасы килгәләп йөри. Элек әнисе киткәч гел елап кала иде Кристина, хәзер ияләште инде, -дип таныштыра мине аның белән Резеда ханым.

Баштарак дәшмичә читтән генә күзәтеп торганнан соң, кулыма карандаш тоттырды Кристина.

- Апа, әйдә, алма ясыйбыз. Синең алма бармы?

- Үзем белән юк шул. Өйдә бар, - дип әйткәнемне сизмичә дә калдым.

- Ә безнең өйдә әни дә бар!

Рәсем ясап арыгач, Кристина миңа вертолет булып очарга тәкъдим итте. Сандалиларын салып ыргытты да караватына менеп, кулларын күтәреп әрле-бирле йөгерә башлады.

- Апа, әйдә, син дә мен минем яныма.

- Караватка менәргә мин дәү бит инде.

- Ә минем әни менә, без икәү очабыз!

Әнисен сагына сабый, берничә минут эчендә генә дә әллә ничә тапкыр искә алды ул аны.

- Кристина гына түгел, бөтенесе дә көтә әниләрен. Утыз ел эшләү дәверемдә булса өч-дүрт бала гына монда калам дип елагандыр. Калганнарының барысы да өйләренә кайтасы килә. Өйләрендәге суыткычта тараканнар чабышып йөргән бала да өйгә кайтам дип елый. Әниләре эчкечеме-юкмы, өйләрендә ашарга бармы-юкмы, игътибар җитәме аларга-юкмы - балалар аны белми бит, фәкать әниләре генә булсын яннарында. Әле кемнең әнисе яхшырак дип үзара бәхәсләшә дә башлыйлар. Һәркайсы үз әнисен мактый. Нинди булса да, әни әни инде ул...

Уен бүлмәсендә диванда утырып торган моңсу гына кыздан кала барысы да куышлы уйный. Дүрт яшьлек Алтынгөлнең аяклары йөрми, бау кебек тик асылынып тора. Кызның әнисе Үзбәкстаннан, кызының йөри алмаслыгын белгәч тә аңардан баш тарткан. Алтынгөл өч яшенә кадәр 1 нче балалар йортында тәрбияләнгән. Бер тапкыр әнисе үзе белән алып та китеп караган, бер атнадан кабат китергән. Шушы көннәрдә генә кызга инвалидлык статусы бирелгән, хәзер интернатка юллама көтәләр.

Без бит бертуган...
Даша Соболева белән Рамил Гаязов - бертуганнар. Аларның монда икенче тапкыр килүләре. Әниләре эчүдән туктагач, балаларны алып киткән. Тагын эчүгә сабышкач, абыйлы-сеңелле кабат монда кайткан. Рамилдә балалар шизофрениясе, җиде яшендә булса да, йомышын памперска үти, сөйләшә дә алмый. Кайчан карама, тәрәзә төбенә терәлеп, урамны күзәтә. Дашада исә аутизм чире. Аның үз дөньясы. Гел йөреп, хәрәкәтләнеп тора. Абыйлы-сеңеллене, документлары әзер булгач та, Дәрвишләр бистәсендәге инвалид балалар йортына озатачаклар.

Өч бертуган Поляковларның әниләре бала табарга киткән. Калдырырга кешесе булмагач, монда китергән. Поляковлар үзара бик дус. Кечкенә сеңелләре ялгыш кына егылып китеп елый башлаган иде, олы абыйсы күтәреп алды да диванга утыртты. Икенчесе янәшәсенә утырып, кызны култык астына алды.

- Йоклаганда да аерыласылары килми балаларның. Бертуганнары белән кочаклашып бер караватка яталар. Бер-берләрен яклыйлар, саклыйлар да әле. Апалы-энеле бертуганнарны китергәннәр иде. Әниләре берничә көн элек өйдән чыгып киткән дә кайтмаган. Олысы суыткычтан катырылган пилмән табып алып, берсен үзе ашый, икенчесен энесенә каптыра. Энесенең памперсын салдырып алып, батарейга киптерергә дә куя кыз.

Мондагы балалар миңа чынлап та мөстәкыйльрәк һәм тынычрак күренде. Кристинага аяк киемен кияргә булышыйм дигән идем, юк, мин үзем дә булдырам дип куйды. Егылып елый башлаган кызчык та елавыннан бик тиз туктады. Ходай Тәгалә үзе бирә торгандыр инде аларга сабырлыкны. Тормыш авырлыкларын бергәләп җиңәр, сөенечләрен бүлешеп яшәр өчен киң күңелле, мәрхәмәтле кешеләр очрасын иде аларның юлларында.

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading