Бала, курыкма, син бу авыр дөньяда үзең генә түгел. Синең яныңда беркайчан да ташлап калдырмый торган Әниең бар. Сүз дә юк, әтиең дә бар. Ә нигә хастаханәләргә йөргәндә, рентген нәтиҗәләрен көткәндә ярсып типкән ана йөрәген тынычландырырга янәшәдә ата йөрәге, ата терәге юк? Нигә баласының савыгуын теләп пышылдаган иреннәрнең хуҗасы әни дә, абыстайга сузган хәер бары анадан гына... Ә бит авырлыкны бергә күтәрсәң, җиңелрәк тоела диләр.
Бүген аңа баласының тәпи йөриячәген әйттеләр, аның да кызы башка балалар кебек йөгерәчәк, сикерәчәк, төрле концерт-тамашаларда бииячәк, әнисенең горурлыгы булачак. Күз яшьләрен тыюдан инде мәгънә юк. Алар бит бүген бәхет тамчылары, киләчәккә якты өмет тамчылары булып тама. Шул бәхет белән, шул якты матур киләчәк белән уртаклашыр өчен иренә шалтыратырга кирәк.
Тизрәк. Ата кеше дә баласы өчен борчыла булыр. Ул да табиб әйткән сүзләрне ишетергә телидер, ул да моның турында кызыксынмый калмыйдыр, борчыладыр, тик күрсәтмидер. Ах... юк, менә шалтыратты да юк-бар сораулар бирде, ләкин кызының сәламәтлеге турында гына сорамады. Баксаң, шифаханәгә барганнарын бөтенләй оныткан икән. Ә ана бу көнне күпме төн йокыларын йокламыйча көткән иде. Менә нәрсә икән ул ана йөрәге дә, менә нәрсә икән ата йөрәге.
Бала өчен бары Ана йөрәге генә бар гомерен биреп өзгәләнә, телгәләнә, борчыла ала да бары Ана йөрәге генә шатлана, сөенә, җиде кат күкләргә оча ала. Ана йөрәге - Аллаһының һәр адәм баласына бар кылган иң олы, иң садә, иң изге бүләгедер ул.
Комментарийлар