16+

“Бәхил бул, әни. Киттем мин”, – диде дә, якты дөньяны үзе калдырып китте

Һәр кешенең үз язмышы, диләр. Әмма кайберәүләрнең тормышыннан роман язарлык. Актаныш районында яшәүче Венера Сабитова шундый язмышлы кеше булып чыкты.

“Бәхил бул, әни. Киттем мин”, – диде дә, якты дөньяны үзе калдырып китте

Һәр кешенең үз язмышы, диләр. Әмма кайберәүләрнең тормышыннан роман язарлык. Актаныш районында яшәүче Венера Сабитова шундый язмышлы кеше булып чыкты.

“Әни вафат булды, ә әти...”
Венера апа тумышы белән Актаныш районы Киров авылыннан. Тормыш сынаулары аны балачактан ук читләтеп үтмәгән.

– Язмышыма бер үпкәм юк, шулай булырга тиештер. Ике энем бар, без әнисез үстек. Әни вафат булганда миңа 13 яшь иде. Әни үлгәнче, әтине төрмәгә утырттылар. Безне әтинең энеләре үзләренең гаиләләренә бүлеп алды. Тамак тук, өс бөтен булды, тәрбияләгәннәре өчен рәхмәт. Тик үзебезнең гаиләбез булмады. Иң авыр чаклар иде. Энем белән мәктәптә генә күрештек. Әти-әнине өзелеп сагындык, нинди генә булсалар да, алар үзеңнеке бит, – дип сүз башлады Венера ханым.

Венера апа әтисенең кайтуын зарыгып көткән. “Яшь чак, юләр чак”, – диләр бит. Ә бәлки, әтисе дә аларны бик сагынгандыр?
– Әти кайткач, бергә булырбыз, дип өметләндек. Тик ул төрмәдән кайту белән өйләнде, яңа тормыш башлады. Өметләр акланмады, киресенчә, иң кадерле кешедән әти назын тоеп бетерә алмадык, – ди Венера апа.

Мәктәпне тәмамлагач, авылда кала ул. Фермада сыер сава. Кайчандыр мәрхүм әнисе дә савымчы булган икән. Венера ханым кечкенәдән авыл тормышының бөтен ямен һәм авырлыгын тоеп алган. 17 яшьлек чибәр, уңган кызга егетләр дә сокланып караган. 

– 17 яшьтә кияүгә чыктым. Аллаһка шөкер, тормыш иптәшем Алмаз белән 37 ел бергә торабыз. Алмаз күршедә генә яшәде. Аларга кереп сыер сауган вакытлар да булды. Тормышта төрле хәлләр кичердек. Әмма беркайчан да артка чигенгәнем булмады, – ди ул.

Венера апа 18 яшьтә үк әни була. Сабый поездда дөньяга килгән. Венера ханымның ике туган апасына Оренбургка барышы булган. Шулай итеп, 8 айлык вакытта дөньяга килгән 2 килограммлы малай юлдан иң зур күчтәнәч булган. “Ашыгып туган балам, дөньядан ашыгып китте шул”, – ди әни кеше. Рузатның гомере 24 яшендә өзелгән...

– Армиядән бик үзгәреп кайтты. Кояш кебек балкып торган балам, кашларын җыерып, көлмәс булды. Бер ел эчендә гаилә корды, кызы да туды. 18 мартта Рузатның үлеменә 11 ел булды инде... Ул телефоннан шалтыратып: “Бәхил бул, әни. Киттем мин”, – диде дә, якты дөньяны үзе калдырып китте. Бу – еллар да дәвалый алмый торган гомерлек ярам. Тормыш дәвам итә. Шул кайгыны йотып, елмаеп яшәргә өйрәнәсең. Рузатның кызын – оныгымны сөеп яшәү, минем өчен бәхет. Аңа карагач, улым әле дә янәшәдә кебек тоела, – дип уртаклашты Венера Сабитова. 

“Бу юлны үзем дә үттем”
 Дөньяда олы йөрәкле кешеләр бар. Венера апа нәкъ шундыйлардан. “Балалар, сабыйлар”, – дип яши. Тормышның ямен, тәмен ул балаларда күрә. Венера ханым ике бала таба, моңа өстәп тагын 10 сабый өчен әни дә булган әле. Оныгына да әби һәм әни. Шул рәвешле 13 балага ана назын, җылылыгын бүләк итә. 

– Кеше баласын карарга кечкенәдән хыялландым. Курчакларны чын итеп, иркәләп, назлап, хәтта ачуланып та тордым. Тормыш – үзе могҗиза. Балачакта барлык теләгән уйларым чынга ашты. Беренче итеп абыйлы-сеңелле Руслан белән Алинәне гаиләгә алдык. Ул вакытта аларга 4 һәм 2 яшь иде. Башта балаларны кире алмаслармы, дигән курку булды. Балаларны тәрбиягә алу – яхшы чир кебек. Бу эшкә күңел үзе тартыла башлый. Тормыш иптәшемә рәхмәт. Миңа каршы килмәде, аңлады. Балаларга әти булды, – ди Венера апа.

Сабитовлар гаиләсе шулай зурайган да инде. Руслан белән Алинәдән соң, Казаннан – 9 айлык Лилия, аннан Кукмарадан – өч бертуган Риана, Альфред, Арслан, Сабадан – Индира, Артем, Максим... Венера апа һәммәсенең күңеленә юл таба алган. 

– Балалар белән адаптация чорын үтү авыр булмады, бәлки онытылгандыр. Авырлыкларны җиңү, эзләнү, балалар белән уртак тел таба алу – күңелгә рәхәтлек бирә. Аларны җаным-тәнем белән тоям, чөнки бу юлны үзем дә үттем. Ятимлекнең нәрсә икәнен аңлап үстем. Сабыйларым юлларында абынмасын өчен, аларга ут яктыртып торам. Бәхетле генә булсыннар, – ди Венера апа.

Сабитовларның иң кечкенәсенә 9 яшь. Арсланга әнисе “кояшым”, дип назлап эндәшә икән. Аның мөмкинлекләре чикле. “Бик шук малай, елмаеп, көлеп кенә тора. Арслан һәм аның апасына йөрәкләренә операция ясалган”, – дип аңлатып китте Венера апа. Бу гаилә турында күбрәк белгән саен, ихтирам, хөрмәт арта. Алар – көчле рухлы, һәр көннән ямь табып яшәүчеләр.

 Сабитовлар гаиләсе ялларын саф һавада үткәрергә ярата. Балык тоталар, бакчаларда җиләк-җимеш җыялар. Венера апа балаларны чигәргә, тегәргә өйрәтә, аш-су серләренә төшендерә. Алмаз абый – алтын куллы кеше, игенче дә, эретеп ябыштыручы да. Ул егетләргә өлге, бөтен белгән һөнәрләренә өйрәтә. Әти-әнисен сабыйлар бәйгеләрдә җиңүләре, укудагы уңышлары белән сөендерә. Сабитовлар “Идел буеның уңышлы гаиләсе”, “Ел гаиләсе – 2022”, “Содружество сердец” һәм башка бәйгеләрдә җиңү яулаган.

– Бер баланы да сайлап алмадык. Сәламәтлекләрен дә алдан тикшертеп, белешеп тормадык. Аллаһка ышандым. Барлык сынаулар миңа язган булгандыр. Үкенмим. Аларны кабул итеп, алга атладым, – ди әниләре.
Венера ханым балалары белән таба тоткычлар тегеп, авыл халкына өләшеп тә йөри икән. Бу гамәлне: “Бәхет өләшү”, – ди алар. Венера апа балаларын видеога, фотога төшереп бара. Аның һәр җөмләсе “балалар” сүзе белән башлана. 

“Бер бала белән калганнарны кызганам”
“Венера апа, балалар йортыннан алынганнар чын әти-әниләре белән аралашамы?” – дип сак кына сүз катам. Һәм, беләсезме, һич көтелмәгән җавап ишетәм.

– Ата-аналарын үзем эзләп табып хәбәргә чыктым, – ди Венера ханым. –  Баласын алган анага да, әнисез калган балага да ярдәм итәсем килде. 7 ел элек Риана, Альфред, Арсланның әти-әнисе килеп кунакта булды. Аннан юк... Индираныкылар да килде дә югалды. Бу вакытта ялгышканымны аңладым. Балаларга өмет бирделәр дә, юк булдылар. Мин аларга әниләрен хурламый: “Ялгышканнар, дөрес юлдан китмәгәннәр, сез алай булмагыз”, – дип әйтәм. Әти-әниләре шалтыратса, телефонны балаларга бирәм. Кайвакыт башларын болгыйлар, сөйләшәселәре килми. Әмма болай эшләмиләр, бер югалалар, аннан калкалар. Әти-әниләрен табу, дөрес тә булмагандыр, дип уйланам хәзер. Азагы хәерле булсын.

– Тәүлек буе балалар белән, үзегез өчен вакыт табасызмы?
– Төнне бик яратам. Тынычлыкта, балаларның мыш-мыш килеп йоклаганын ишетеп, үткән көнне искә төшерәм. Елмаеп-көлеп куям, үзем төшергән видеоларны карыйм. Тәмләп йоклыйм. 

– Ничек барысына да өлгерәсез? 13 балага тәрбия бирергә кирәк бит.
– Балаларым булу – үзе бәхет. Алар белән яңа һөнәрләр үзләштердем, белем тупладым. Кайберәүләр: “Абау, балаларыгыз бигрәк күп, Аллаһ ярдәм бирсен”, – ди. “Күп” сүзеннән куркырга кирәкми, барысын да бергә, ярдәмләшеп эшләү мөһим. Хәзер бала табарга да куркалар бит. Авырлыкларга сынмагыз, алар һәркемнең тормышында була. Яңгырдан соң да, кояш чыга. Яшәеш катлаулы дип, бер бала белән генә калган гаиләләрне кызганам. Күпме бәхеттән мәхрүм буласыз. Балаларыбызның һәрберсеннән: “Син ничек уйлыйсың?” – дип киңәшләшеп торабыз. Балалар белән бергә үзгәрәбез. Ана булу – иң зур бәхет. Ул һәркемгә насыйп булсын. 

Язмага реакция белдерегез

9

0

3

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Соклана торган гаилә! Шундый язмышлар була Шул! Молодцы

    Мөһим

    loading
    2
    X