16+

"Бәхил бул, әнием, күз нурым..." (булган хәл)

“Миңа ир булсалар да, кызыма ата була алмаячаклар. Минем бөтен бәхетем, шатлыгым, көнем һәм төнем – Рәсимәм”, – ди ул. Ә үзенең иртән торганда мендәре күз яшьләренә чыланып беткән була.

"Бәхил бул, әнием, күз нурым..." (булган хәл)

“Миңа ир булсалар да, кызыма ата була алмаячаклар. Минем бөтен бәхетем, шатлыгым, көнем һәм төнем – Рәсимәм”, – ди ул. Ә үзенең иртән торганда мендәре күз яшьләренә чыланып беткән була.

Әнисен күмеп кайтканга да 40 көн үткән. Салкын җир куенына илтеп кенә тык икән, вакытның үткәнен сизми дә каласың. Исән кеше өчен һәр көн бер мизгел кебек

Әнисенең кырыгына җыелган халыкны озатып ялгызы гына калгач, Рәсимә түр яктагы креслога барып утырды да, авыр сулап күзләрен йомды. Иң газиз кешесенең үлемен бик авыр кичерде ул. Ярый әле янында балалары, ире, туганнары булды. Тилерергә дә күп кирәк түгел икән. Әнә бит, кайнар аш, чәй тутырган банкаларны сумкаларга салып, хастаханәдә палата саен эзләп йөргән әнисен.

Туктаусыз аккан күз яшьләрен сөртеп алды да, авыр уйлардан арынырга теләп, башын селкеп куйды Рәсимә. Туганының: “Елама, юкса анаң су эчендә ятар”, – дигән сүзләре исенә төште. Ничек инде еламый түзеп була, әни кадәр әнине югалт та, йөрәгең өзгәләнмәсен, ди.

Әллә арыганлык басты, әллә хәсрәт үзенекен итте, ул йокымсырап китте. Шунда каршына кунакка барганда гына кия торган матур, ялтыравык укалы күлмәктән, затлы яулыктан, елмаеп әнисе килеп басты. Рәсимә сикереп торып аның кочагына ташланды. “Елама, кызым, мин менә еламыйм бит. Кара, никадәр бүләкләр җибәргәнсең. Шатланып бетә алмыйм”, – дип ана кызының башыннан үпте.

Рәсимә “әни”, дип кинәт урыныннан сикереп торды да, тирә-ягына каранды. Шунда гына моның төш булуын аңышып, яңадан боегып калды. Кинәт кемдер тәрәзә шакыгандай итте. “Йа, Ходаем, әллә тилерәмме? Үлгән кеше кырыгына кадәр өенә кайтып йөри, дия иде әби. Әллә дөресме икән? Раббым, бу авыр кайгыны җиңәргә балаларым хакына зур сабырлык бир”.

Хатын яңадан креслога иңде һәм әнисенең язмышы, күргәннәре турында сөйләвен бер кат башыннан кичерде. Бәхиллеген дә сорый алмады әнисеннән. Хәер, соңгы минутына кадәр: “Хастаханәдә табиблар үләргә ирек бирмәсләр”, – дип ятты бит. Аннан кызын янына яткырып, кочаклап баштан сыйпаулары, кулдан тотып утырулары, күзләрен мөлдерәмә тутырып карап рәхмәт әйтүләре бәхилләшүе булгандыр инде.

Ничек шулай була икән ул – бер кешегә бәхетне өеп-өеп китерә, ә икенчесенә үлчәп кенә бирә, гомер буе сабырлыкта сыный. “Аллаһы Тәгалә яраткан бәндәләрен шулай сыный”, – диләр. Андыйга китсә, бәлки, аның яратмавы яхшырактыр да. “Тьфү–тьфү, нәрсә сөйлим соң мин, – дип куйды Рәсимә. –Сынмады, сыгылмады, кешеләр арасында ким–хур булмады, әти-әнисен тәрбияләде, мине үстерде, укытты, оныкларын карады. Шунысы гына бар, гомере буе ялгызлыктан иза чикте, ир назы күрмәде, парлылар янында кимсенеп яшәде”.

Ишле гаиләдә иң олы бала буларак, таякның юан башы һәрчак Фатыйма апа җилкәсенә төшә. Әнисе өйдә юк чакта йорттагы вак–төяк эшләр дә, эне–сеңелләрен карау да аңа йөкләнә. Шунысы ярый, әтисенең тырышлыгы нәтиҗәсендә гаилә ачлык, ялангачлыкның ни икәнен белми. Нык тормышлы гаилә була ул. Шуңа әнә кулаклар белән беррәттән куалар да инде үзләрен. Әтисен төрмәгә утырталар, өйдәге бар әйберне алып чыгып китәләр. Әнисе, мескен, биш баласын кочаклап буш өйдә утырып кала. Бу көн аларның рәхәт тормышына нокта куя. Әмма тырыш кеше җир астыннан да баш төртә, уттан да, судан да курыкмый. Кулы эш белгән ана балаларын язмыш кочагына ташламый, җил–яңгыр тидерми.

Фатыйма янып торган чибәр, ут кебек чая, әнисе кебек тырыш бала булып үсә. Ундүрт яшендә ул үзеннән күпкә олы күрше егете гармунчы Хөрмәткә гашыйк була. Тегесе дә кызны карап кына йөртә, очрашканда күзен алмый, еш кына: “Эх, яшьрәк шул”, – дип көрсенеп куя. Шулай бер–берсенә сүз катарга куркып, эчтән генә янып–көеп йөреп ике ел үтеп тә китә. Кыз тирәсендә яшь–җилкенчәк егетләр бөтерелеп йөри башлый. “Кара аны, урлап китмәсеннәр”, – дип шаярта Хөрмәт еш кына, кызның тулып пешкән иреннәреннән, алмаланып торган битләреннән, янып торган кап–кара күзләреннән карашын ала алмыйча. “Миңа аларның берсе дә кирәкми”, – ди кыз шундый чакта күзләрен озын керфекләре астына яшереп.

Кызык, шулай бер–берсеннән оялып күпме йөргән булырлар иде икән? Ярый әле Хөрмәтнең әнисе эшнең нидә икәнен аңлап алып, күп уйлап тормыйча, яучылар җибәрә.

Тик кавышу насыйп булмый аларга. Сугышның кара болыты алар йорты өстен дә каплый. Беренче көнендә үк егет сугышка китә, озак көттерми, үлгән хәбәре дә килә...

Фатыйма сөйгәне өчен фашистлардан үч алу нияте белән янып йөри башлый. Тәвәккәлләп хәрби комиссариатка бара. Тик кызны, син әлегә монда кирәк, дип хәрби заводка җибәрәләр. Башын күтәрмичә эшли, көн дә аякларын көчкә өстерәп өйгә кайтып егыла кыз. Шулай көн артыннан көн, ел артыннан ел үтә. Җиңүне Фатыйма иптәшләре белән бергә бәйрәм итә, шатлана, көлә, шаяра. Төнен исә мендәренә капланып елап үткәрә. Исән булса, Хөрмәте дә кайтыр иде бит.

Озакламый кыз җыенып авылына кайтып китә. Нигәдер шәһәргә күңеле ятмый аның, һаман туган йортына ашкына. Әнисе дә сөенеп каршылый үзен, Хөрмәтнең әнисе дә кысып–кысып кочаклап, әрнеп елый–елый: “Бергә булу насыйп булмаган икән шул, балалар”, – дип кабатлый.  

“Бер миндә генә түгел, ил белән килгән кайгы. Әнә күпме тол хатыннар, ятим балалар”, – дип үзен юата Фатыйма. Клубта эшли башлый. Концертлар оештыра, җырлый, бии, спектакльләрдә уйный. Яндыра егетләрнең йөрәген. Тик берсен дә үзенә якын җибәрми.

Шулай да район үзәгеннән авылга эшкә җибәрелгән сөйкемле генә бер егет йөрәгенә ачкыч таба кызның. Юк, мәхәббәт дип әйтеп булмый моны, назга, иркәләүгә сусау гына. “Мине чит районга тәҗрибә уртаклашырга командировкага җибәрәләр, 15 көн тиз үтәр, көт, кайту белән өйләнешербез”, – ди беркөнне Мәгъсүм кызга. Ничектер мәңгегә аерылышкан кебек йөрәге кысып куя Фатыйманың. “Китмә, зинһар китмә”, – ди ул егеткә. Кычкырып әйтергә теләсә дә, сүзләре пышылдап кына чыга кызның.

Хатын–кызның күңеле бәхетсезлекне мең чакрымнан да сизә, диләр. Дөрес ахры, бер атнадан үзе киткән аты белән кошевкасына салып Мәгъсүмнең үле гәүдәсен алып кайталар. Үлемнең сәбәбен төгәл әйтеп бирүче табылмый. Кыйнап, үтереп атына утыртып җибәргәннәр диючеләр дә була. Басуда адашып өшеп үлгән икән дигән хәбәр дә ишетелә. Ничек кенә булмасын, ул хәзер юк. Фатыйма ярәшеп кияүгә дә чыгарга өлгермичә икенче тапкыр ялгыз кала.

Юк, бу юлы үрсәләнеп еламый ул. Тормыш сабыр булырга өйрәттеме, әллә бәхетсез булып яратылганына күңеле каттымы, башка аның күзендә берәү дә бер тамчы күз яше күрми. Бик нык хәтерен калдырганда да кеше янында еламый Фатыйма, бары күзләрен чытырдатып кысып, төкереген генә йотып куя, аннан башын селкеп, берни булмагандай эшен дәвам итә торган була.

...Нәкъ тә җиде айдан Фатыйма кыз бала таба. Аңа күптән инде вафат булган әбисенең исемен бирә. Бөтен гомерен, барлыгын, назын, мәхәббәтен Рәсимәсенә багышлый, олы яшьтәге әти–әнисен дә бага. Эшкә батыр хатын була ул, район үзәгеннән йорт сатып алуы да шул тырышлыгы нәтиҗәсе.

Ә кияүгә чыкмый. Кызы белән дә, аннан башка гына алырга теләүчеләр дә табыла. Димләп тә карыйлар, чәчәк бәйләмнәре белән килеп алдына да тезләнәләр... Юк. “Миңа ир булсалар да, кызыма ата була алмаячаклар. Минем бөтен бәхетем, шатлыгым, көнем һәм төнем – Рәсимәм”, – ди ул. Ә үзенең иртән торганда мендәре күз яшьләренә чыланып беткән була.

Анасының хәлен Рәсимә үзе кияүгә чыккач кына аңлады. Юк, анда да аңлап бетермәде бугай, чөнки аның янында ире, балалары бар. Ялгызлыкның ни икәнен үз башына төшкән кеше генә белә. Тешен кысып түзгән икән шул әнисе. “Күз яшьләрен дә күрсәтмәде бит миңа, – дип аның өчен дә шашып-шашып елый яшь хатын. – Кайчан карама, күзе, йөзе елмая иде. Бары кулымда җан биргәндә күз кырыенда бер яшь бөртеге ялтырады. Һәм мин аны гомерлеккә әниемнең төсе итеп истә калдырачакмын. Бәхил бул, әнием, күз нурым”.

Гөлсинә Зәкиева, Арск-информ

Фото: https://pixabay.com/ru/

Язмага реакция белдерегез

21

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Хэрвакыттагыча еларлык итеп язасыз язмаларыгызны,сокланам мин сезгэ Голсинэ апа,ижади унышлар сезгэ!?

    Мөһим

    loading
    2
    X